Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Агымдагы ел­ның 9аенда гына районда машина саны 1000гә арткан

    Быелгы кыш көтелмә­гәндә һәм үзенчәлекле килде. Хәер, әле кышны ныклап "килде" диеп тә булмый кебек, чөнки һава торышы гел үзгәрештә.

    Инде октябрь аенда ук һава температурасы кискен түбәнәеп, карлы-буранлы яңгыр яву нәтиҗәсендә юллар тиз арада бозлавыкка әйләнде.

    Машина йөртүчеләр бе­ренче чирканчыкны ин­де октябрь уртасында ук алырга өлгерделәр. Шугалакка әйләнгән юл җәяүлеләргә дә, бигрәк тә машина йөртүчеләргә нык куркыныч тудыра. Чөнки һава торышының кисәк икенче борылыш алуына машина йөртүчеләр дә ияләнеп җитмәгән, сезон алмашуына техника да әзер булмый. Табигатьтә начар көн юк дияргә яратсак та, юл-транспорт ва­кыйгалары күп­че­­леге нәкъ менә юллардагы көчле бозлавык нәтиҗәсендә килеп чыга. Аяныч нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт вакыйгалары шул хакта сөйли. Мәсәлән, быелның 9аенда гына да районыбызда барлыгы 25юл-транспорт вакыйгасы теркәлеп, аларда сигез кешенең гомере өзелде. Юлларда техника ташкын кебек, артканнан-арта, шулай ук тигез, яхшы асфальт юлда тизлек режимы да еш бозыла. Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы ел­ның 9аенда гына да районда машина саны 1000гә арткан. Кышкы юллар бигрәк тә уяулыкны, саклыкны сорый. Шуңа да көннәр салкынайтуга машиналарның җәйге көпчәкләрен кышкыга алыштыру, шиплы тәгәрмәчләр кую юллардагы иминлекне саклау­чы чара булып тора. Әлбәттә, кышкы тәгәрмәч алыштыру гына юл хәрәкәтендә тулы иминлек гарантияләми. Автомобиль йөртүчеләрдән һәрдаим юлларда игътибарлы булырга, тизлекне арттырмаска, каршы як полосага чыкмаска, бөтен кагыйдәләрне төгәл үтәү сорала. Бу хакта автомобиль йөртүчеләр үзләре ни уйлый, гомумән, кышкы юлда тәгәрмәчләргә генә ышанырга буламы?

    Нәкыйп Галиев, "Татав­то­дор"ның Саба филиалы "Вольво" йөк машинасы йөртүчесе:

    Мин 1974 елдан бирле руль артында, шуңа төрле елларны һәм юлларны күрергә туры килде. Һәр көн иртәнге 6да куәтле "Вольво" машинасында хезмәт көнем башлана. Әлеге техника биек, зур, тәгәрмәчләр дә кышын да, җәен дә бер үк. Бозлавыкта идарә иткәндә аеруча саклык, чамалап йөрү сорала, тиешле тизлекне сакламасаң - машина хәзер уйнаклый башлый. Шуңа да техниканы тоемлый белергә кирәк. Үземнең шәхси машинамның тәгәрмәч­ләрен беренче бозлавыкта ук алыштырсам да, бу бөтен бәладән дә коткара дигән сүз түгел. Кышын белгечләр шиплы тәгәрмәчләргә 80 процент ышанырга була диләр, тик техника белән идарә иткәндә тәгәрмәчкә генә түгел, хәтта үзеңә дә ышанып бетәргә ярамый дип уйлыйм. Чөнки еш кына бер гаепсез кешеләр башкалар гаебе белән бәлагә тарыйлар.

    Илнар Кадыйров, "Сабагаз" идарәсе хезмәткәре:

    Юл - елның кайсы гына фасылында да һәркемнән нык игътибар, сакчыллык сорый. Кышкы юллар бигрәк тә. Һәр кеше руль артына утырганда үзе өчен генә түгел, башкалар, тирә-юньдәгеләр өчен дә җаваплылыкны онытмасын иде. Һәрбер машина йөртүче юл билгеләрен төгәл үтәп, юллардагы кагыйдәләргә тиешенчә буйсынса, юл бәла-казалары да азрак булыр иде. Мәсәлән, юлга махсус билгеләр юл куркынычлыгы тудырган урыннарда хәвеф-хәтәрләрне кисәтү максатыннан урнаштырыла, ә чынлыкта "Уступи" юл билгесен дә санга сукмаучылар очрый. Шул сәбәпле, кеше юктан гына юл казасына очрый. Әлбәттә, кышкы юлларда нинди генә яхшы тәгәрмәч булган очракта да аңа гына ышанырга ярамый. Шунысын да сорар идем: хатын-кызлар рульдә барганда телефоннан азрак сөйләшсеннәр иде!

    Фәнил Фәлахиев, таксист:

    Ашыгулар ялгышуга илтә, дип юкка гына әйтмиләр. Иң мөһиме - юл­да ашыгырга ярамый. Рульдә 1994 елдан бирле йөрим. Бервакытта да ашыгып, зур тизлек белән йөрергә тырышмыйм: тизлекне 90-100 км/сәгатьтән арттырганым юк. Такси хезмәтендә төр­ле җирләргә йөрергә туры килә. Гел халык соравы буенча йөрисең, маши­на йөртүчегә икеләтә зур җаваплылык өстәлә. Чөнки ничә кешенең тормышын, гомерен үз ку­лыңа аласың. Октябрь аенда булган беренче бозлавыкта ук тәгәрмәчләрне шиплыга алыштырдым. Әмма ул гына бәла-казага киртә була алмый. Еш кына юл һәлакәтләре - ашы­гу һәм каршы як полосага чыгу аркасында була.

    Фәрит Гайнуллин, лаек­лы ялда:

    Мин гомерем буе шофер булып эшләдем. 1966 елда машина йөртү таныклыгы алганнан башлап, бүгенге көнгә кадәр рульдә йөрим, Аллага шөкер. Машинада эшләү чорында күп җирләрне кичәргә туры килде. Ул вакытта колхозларда карап торган машина "УАЗ" иде. Шуның белән кыш көне Украина, Казахстан кебек ерак юлларда йөргәннәр истә. Юл нинди генә бозлавык булса да, кышкы тәгәрмәчләр юк иде ул чакта. Тизлекне тиешенчә саклап ерак юллар гизеп кайта идек. Дөрес, хәрәкәт тә бүгенге кебек түгел иде. Аннан шоферлар да бер-беренә ихтирамлырак иделәр. Бөтен ялгышлыклар ашы­гу нәтиҗәсендә була. Кайбер машиналарның тизлегенә күз иярми. Кышкы юлда аеруча сак булырга кирәк. Юл хәвеф-хәтәрләре берәүгә дә язмасын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: