Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аида Гарифуллинаның рецептлар китабында татар милли ризыклары да булачак

Россия опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы татар милли ризыкларын бик яратуын әйткән.

Россия опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Аида Гарифуллина аш-су рецептлары тупланган китап язарга җыенганын хәбәр итте. Китапның бер өлеше татар милли ризыкларына багышланачак. Бу хакта ул үзенең Инстаграмдагы битендә язган.

“Якынча ярты ел элек “Эксмо” китап нәшрияты аш-су китабы язарга тәкъдим итте”, - дип белдергән Айда Гарифуллина.

Танылган сопрано тавышлы җырчы шулай итеп үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырырга җыена. Китапка дөньяның төрле почмакларыннан җыелган яраткан рецептлары һәм аларның фотолары керәчәк.

Аида Гарифуллина татар ризыкларын бик яратуын әйткән. Социаль челтәрдәге видеода ул үз куллары белән әзерләгән өчпочмак, гөбәдия, җиләк-җимеш белән тутырылган үрдәк күрсәткән.

 

Фото: интсграм

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев