Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" ике елга беренче тапкыр "Салават Юлаев"ны җиңде

Кичә Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Уфаның "Салават Юлаев" командасын җиңде. "Татнефть-арена" боз сараенда узган көрәштә Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 3:2 исәбе белән өстен чыкты. Моңа кадәр казанлылар уфалыларга 5 матч рәттән оттырган иде. "Барслар" соңгы тапкыр уфалыларны 2013 елның сентябрендә 4:3 исәбе белән җиңгән. Бу матчта казанлылар составына Александр Свитов әйләнеп...

Кичә Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Уфаның "Салават Юлаев" командасын җиңде. "Татнефть-арена" боз сараенда узган көрәштә Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре 3:2 исәбе белән өстен чыкты.

Моңа кадәр казанлылар уфалыларга 5 матч рәттән оттырган иде. "Барслар" соңгы тапкыр уфалыларны 2013 елның сентябрендә 4:3 исәбе белән җиңгән.

Бу матчта казанлылар составына Александр Свитов әйләнеп кайтты. Бозда әлегә Канададан 28 яшьлек яңа уенчы Райан Уилсон күренмәде.

Казанлылар чемпионатта киләсе уенны 12 ноябрьдә Магнитогорскиның "Металлург" командасына каршы үткәрә.

«Ак Барс» (Казан) - «Салават Юлаев» (Уфа) - 3:2 (1:1, 0:1, 2:0). Алкалар: Леписте (Умарк, Логинов, 07.31), Лукоянов (Чибисов, Корнеев, 11.41, бол.), Макаров (Умарк, 39.04), Варнаков (Дялога, Лукоянов, 49.29), Шегрен (Меллер, 50.20).

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев