Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” хоккейчысы исерткеч эчемлек кулланган килеш такси белән идарә иткән

Бәйрәмнән соң таксида утырып барган Косов машина йөртүчедән рульне сорап алган.

Казанда юл-патруль хезмәте инспекторлары туктаткан такси белән “Ак Барс” командасының аек булмаган хоккейчысы Ярослав Косов идарә иткән. Бу хакта “Татар-информ”га үз чыганагы хәбәр итте.

Чыганак мәгълүматлары буенча Косов, "Ак Барс" хоккей командасын котлау бәйрәменнән соң таксида кайтканда, йөртүче белән урыннарын алмашырга тәкъдим иткән. Хоккейчы фикеренчә, таксист акрын барган.

Таксины йөртүче, әлегә аңлашылмаган сәбәпләр аркасында, аек булмаган пассажирга рулен биргән.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хоккейчыга карата транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән өчен беркетмә төзелгәнлеген расладылар.

Исерек кешегә идарәне биргән өчен, такси йөртүчегә дә проткол төзегәннәр.

Моңа кадәр “Татар-информ” чыганагы Косовның салмыш килеш автомобиль белән идарә иткән өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүен хәбәр иткән иде. Ачыкланганча, аны беренче тапкыр 2015 ел кышында Магнитогорскида юл-патруль хезмәте инспекторлары тоткарлаган. Суд аны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән, әмма Косов таныклыкны тапшырмаган. Бүген иртәнге сәгать 5тә ул янә шул ук хокук бозу өчен тоткарланган.

Агентлыкка билгеле булганча, хәзер полиция ул вакытта Косовның ничек тоткарлануы һәм судның машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүе турындагы карар буенча Магнитогорскидан белешмә көтә.

Әгәр Магнитогорск коллегалары тарафыннан Татарстан полиция хезмәткәрләре мәгълүматы расланса, “Ак Барс” уенчысы Ярослав Косовка карата җинаять эше ачылырга мөмкин.

Фото: http://www.tatar-inform.tatar
http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев