Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс"ка яңа уенчы килә!..

31 яшьлек һөҗүмче Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккей командасыннан "Ак Барс"ка күченергә мөмкин. Кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары шул хакта җиткерә.

Михаил Жуков бу сезонда Түбән Кама командасы составында КХЛның даими чемпионатындагы 59 уенда катнашып, 36 (16+20) очко җыйды. Плей-офф вакытында ул бер нәтиҗәле пас кына бирә алды. 30 апрельдә хоккейчының "Нефтехимик" белән килешү вакыты чыга.

Исегездә булса, Михаил Жуков Казанда 6 сезон уйнады, 2008-2009 елгы сезонда Гагарин кубогын откан команда составында булды. Димәк, баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов кул астында эшләү тәҗрибәсе дә бар.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев