Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аккошлар мәхәббәте

Сүриядә батырларча һәлак булган Герой Марат Әхмәтшинга бүген бюст ачылды. Декабрь аенда "Шәһри Казан"да яшьли тол калган Гүзәл Әхмәтшина белән геройның тормышы, мәхәббәтләре, хыяллары турындагы язма дөнья күргән иде. Шуны сезнең хозурга тәкъдим итәбез. - Безнең мәхәббәт турында китап язарга булыр иде, - ди Гүзәл, күз яшьләрен тыя алмыйча. -...

Сүриядә батырларча һәлак булган Герой Марат Әхмәтшинга бүген бюст ачылды. Декабрь аенда "Шәһри Казан"да яшьли тол калган Гүзәл Әхмәтшина белән геройның тормышы, мәхәббәтләре, хыяллары турындагы язма дөнья күргән иде. Шуны сезнең хозурга тәкъдим итәбез.


- Безнең мәхәббәт турында китап язарга булыр иде, - ди Гүзәл, күз яшьләрен тыя алмыйча. - Гаиләбездә һәрвакыт әйтеп-аңлатып бетермәслек мәхәббәт, хөрмәт һәм җылылык булды. Әллә нинди хыялый мәхәббәт иде ул! Андый мәхәббәт бик-бик сирәк хәзер! Яшьләргә карыйм да, бөтенләй әллә нинди, куркыныч мөнәсәбәтләр аларда. Егетләр кызларны хөрмәт итми, ә тегеләр шулай булырга тиеш дип кабул итә. Марат белән безнең мөнәсәбәтләр бөтенләй башка иде. Әкияттәгечә! Аның белән 14 ел яшәдем, һәр көнем тулы бәхеттә үтте. Ир белән гомер буе торып та, бәхетнең ни икәнен белмәгән хатыннар күп. Ә мин чын хатын-кыз бәхетенең ни икәнен беләм! Кулымны йөрәгемә куеп әйтәм, миңа һәр хатын-кыз көнләшер иде! Дөрес аңлагыз, бер генә дә мактанып әйтүем түгел, әмма безнең гаиләне һәр җирдә үрнәк итеп куйдылар. Ул бик кайгыртучан булды. Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, көтелмәгән сюрпризлар дисеңме... Үзенә әйбер алмаса алмас, әмма балаларга һәм миңа һәрвакыт бүләкләр төяп кайтыр иде. Еш кына миңа: «Матурым, син иң яхшы тормышка лаек», - дип әйтә, иң мөһиме: шул сүзләрне эш-гамәлләре белән дәлилли иде. «Лебединая верность» дигән җырны элек тә күз яшьсез тыңлый алмый идем. Мин үзебезне дә, ни өчендер, гел аккошлар белән чагыштырам. Әйтерсең алар безнең гаилә символы. Менә мин дә яралы аккош булып, канатсыз калдым. Әмма егылып төшеп җан гына бирә алмыйм, чөнки күземә карап торучы балаларым-бәгырьләрем бар. Бу дөньяларда Маратсыз калырмын, дип, башыма да кертеп караганым булмады... Хәзер инде гомерем буена мәхәббәтебезне йөрәгемдә саклап, истәлекләр белән яшәячәкмен.
Төрле язмышларны, гаилә тарихларын язарга туры килгәне бар, әмма хатын-кызның иренә булган шулкадәр олы, эчкерсез хисләре турында тыңларга туры килгәнен хәтерләмим. Алты ай элек кенә 35 яшьлек сөеклесен, өч баласының әтиләрен соңгы юлга озаткан тол хатынның күңелендә нинди уйлар өермәсе бөтерелгәнен мондый хәлне кичергәннәр генә аңлыйдыр...
Марат белән Гүзәл яшүсмер вакытта икесе дә бер җиргә - Лаеш районының Атабай авылына кайтып йөри торган була. Җәйге каникулларын берничә ел бергә уздырсалар да, ике арадагы олы хисләр берничә елдан соң гына кабына. Яшьләр 2002 елда гаилә корып җибәрә. Ул вакытта инде Марат, әтисе Радик абый юлыннан китеп, Казан югары артиллерия училищесын тәмамлый. Шуннан соң яшь гаилә, юллама буенча, Төньяк Кавказга китеп төпләнә. Марат Кабарда-Балкар Республикасының Прохлодный шәһәрендә взвод командиры вазифасына керешә. Ачык һавада туплар, минометлар белән идарә итә. 2005-2009 елларда хәрби хезмәт юлын Көньяк Осетиянең Цхинвал шәһәрендә тынычлык урнаштыручы көчләр сафында дәвам итә. Грузия 2008 елда Осетиягә каршы сугыш башлагач, канлы бәрелешләрне туктатуда катнаша. Капитан Әхмәтшин 2010 елда Әрмәнстанның Гюмри шәһәрендә дә шундый ук бурычны үти. Шушы ук елда гаиләсен - кызы Зәринәне (2003 елгы), улы Әмирне (2007) алып, Казанга кайта.

2 нче автотранспорт предприятиесенә инженер булып эшкә урнаша. Түгәрәк тормышларына тагын да ямь өстәп, 2013 елда кызлары Ралинә туа. Шулай матур итеп яшәп ятканда, Марат тагын хәрби хезмәт турында уйлана башлый. Төрле каршылыклар аша үтеп, тормышын кабат хәрби хезмәт белән бәйли. 2015 елда капитан Марат Әхмәтшинны Новгород шәһәренең бер частенда разведка идарәсе башлыгы итеп билгелиләр. Анда ул үзенең хезмәттәшләре белән комиссия каршында теоретик һәм гамәли әзерлекнең торышы буенча имтихан тота. Марат үзен бик яхшы һәм оста артиллерияче итеп күрсәтә. Май аенда балаларның укулары беткәч, гаиләсен дә үзе янына алып китәргә дип планлаштыра башлый. Әмма бер кайтканында, ул тормыш иптәшенә берничә айга ерак командировкага китүе турында әйтә. Хәрби серне саклый белүче Марат ул вакытта ук үзен кая җибәрәчәкләре турында белгән була югыйсә. Әмма беркемгә берни әйтми. Гүзәл өчен өч ай күрешми тору бик авыр булса да, күңеле белән берни дә сизенми.
- Марат апрельдә китте, - дип искә ала Гүзәл ул көннәрне. - Беләм, ул анда безнең өчен дә бик борчылды. Аларга телефоннан сөйләшү тыелган иде, әмма күпмедер вакыттан соң ул безнең белән хәбәрләшү юлын табып, шалтырата алды. Беренче тапкырында ук шалтырауның каян килүен белгерткән язу чыкты. Анда Сүрия дип язылган иде. Моны күргәч, күз алларым караңгыланып китте. Бәлки, ялгышамдыр дип, олы кызыма күрсәттем. Ул: «Әни, мин куркам», - дип елый башлады. Телефонны алу белән үк Маратка: «Мин синең кайда икәнлегеңне белдем», - дидем. Ул миңа: «Мин синең борчылуыңны теләмәдем», - диде. Аннан соң шалтыратуларда мин аңардан: «Анда куркынычмы?» - дип сорадым. Ул: «Юк, ярыйсы», - диде. Әмма аннан соң берничә тапкыр сөйләшүебездә, авыр сулап: «Эх!» - дип куйды. Соңгы тапкыр аның белән 1 июньдә сөйләштек. Ул миңа 3 июньдә шалтыратырга тиеш иде. Шалтыратмады, тик... килделәр... Аның үлем хәбәрен алып килделәр... Җомга иде ул. Эшкә шундый күтәренке кәеф белән килдем. Соңыннан да кат-кат уйланам, бер-беребезгә карата шул кадәр зур сөю хисе булып та, ничек аның һәлак булганын сизмәдем икән мин?..
- 5 июньгә кадәр ышанмадым. (Бу көнне Гүзәлгә 35 яшь тула. - Авт.) Ялгышканнардыр, дидем. Миңа Маратның йөзен күрсәтергә теләмәгәннәр иде, әмма мин аның йөзенә соңгы тапкыр карап, иреннәреннән үбүгә ирештем. Бердәнберемне Рамазан аеның беренче көнендә Лаеш районының Атабай авылы зиратына җирләдек.

«Һәркем каһарман була алмый»

Герой исеменә лаеклы батырлык кылынгач, аның эчтәлеге белән дә кызыксынулар башлана. Әлегә Маратның гаиләсе югарыдагылар сүзен генә җиткерә: «Якын кешебез Сүриядәге Пальмира шәһәрендә халыкара террорчылыкка каршы көрәшкәндә, дошман юлына аркылы төшеп, батырларча һәлак булган».
- Мин аңа һәрвакыт: «Марат, сине өйдә хатының һәм балаларың көтә. Без сине яратабыз. Син безнең өчен батыр һәм безгә син исән килеш кирәк. Шул турыда онытма!» - дип әйтә идем. Ә ул чын офицерларча, намусы һәм бурычы кушканча эшләгән. Минем бурычым хәзер - мәхәббәтебезне саклау, саф хисләребезнең җимеше булган балаларыбызны лаеклы итеп тәрбияләү. Марат балаларга үрнәк иде. Спорт белән шөгыльләнү булсынмы, бергә ял итүме, диңгезгә барумы, балалар өчен оештырылган чараларга йөрүме - кыскасы, ул гел балалар, гаилә дип яшәде. Төшләремдә Марат һаман юлга җыена, ә мин аны тотып калмакчы булам. «Син бит аннан кире кайтмыйсың!» - дип өзгәләнәм. Ә ул: «Миңа кирәк. Мин башкача булдыра алмыйм», - ди.

Әтиләре вафатыннан соң, Россия Саклану министрлыгы олы кызлары Зәринәгә Мәскәүдә кадет мәктәбендә уку мөмкинлеген биргән. Уллары Әмирне дә Суворов училищесында көтәләр икән. Өч яшьлек кечкенә кызлары Ралинәнең көн җитте исә әтисен сорап елавы әни кешенең бәгырен парә-парә телгәли.
- Мин һәрвакыт балаларыма әтиләре турында сөйләячәкмен, - ди Гүзәл. - Бергәләп видеолар карыйбыз. Улыбыз Әмир барысын да эченә җыя. 10 декабрьдә Маратны искә алу кичәсе узды. Шунда Әмир кич буе елады. Олы кызыбыз әтиләре үлгән көннәрдә: «Моннан соң мине кем яклаячак?» - дип үкседе. Аларга бик авыр. Кеше алдында, балалар каршында еларга тырышмыйм. Качып, төннәрен елыйм. Йомык күздән яшь агадыр, дип бервакытта да уйламый идем. Ага икән шул...
- Улыгызның әтисе юлыннан китүен теләр идегезме? - дим сак кына, ярасына кагылудан куркып.
- Әтисенең җидесен уздырган көнне Әмир: «Башта мин армияда хезмәт итәчәкмен, ә аннан соң десантчы булам», - диде инде. Минем йөрәгем «жу» итте. «Улым, бәлки, син тагын уйларсың?» - дидем. Әмма соңрак, әгәр ул шундый юл сайласа, мин каршы килмәячәкмен, дип уйладым.

«Балалар кызганыч»

Гүзәлнең төп ярдәмчеләре - үз әти-әнисе, Разия апа белән Равил абый.
- Киявебезне бик ярата идек. Кызымны бик бәхетле иткән кешене ничек яратмыйсың инде? Маратны соңгы тапкыр өеннән киткәндә дә мин озатып калган идем. Дүшәмбе иде ул. Ә ял көне күп итеп таба ашлары пешереп илттем. Туйганчы сыйланырлар да, юлына да алырга булыр, дидем. Сәгать 10.30да озатып калдым. Соңгы күрешүебез булыр дип кем уйлаган? Аны уйламаган бер генә көнебез дә юк. Тормышны, Гүзәлне, балаларны өзелеп ярата иде. Безне, туганнарны бик хөрмәт итте. Үзен дә, кайда гына эшләсә дә, бик яраталар иде... Әмир оныгым да бик акыллы. Җәй көне малайлар әтиләре белән су коенырга киткәндә, бик уңайсызланып, моңсу гына артларыннан карап кала иде. Инде, Раббым, кызыма исәнлек, озын гомер бир, дип сорыйм. Балаларны әтиләре кебек тәртипле, инсафлы итеп үстерергә язсын иде, - дип сөйләде Разия апа.
Эх, сөеп-сөелеп бик озак гомерләр яшисе дә яшисе иде бит әле бу гаиләгә! Кызганыч... дип әйтү берни дип әйтмәү белән бер. Гаилә дип өзелеп торган, аларны күз карасыдай саклаган чын ир-атлар бик аз калган вакытта менә шундый ил тоткасы булганнарның китеп баруы аяныч.

Зөһрә Садыйкова

http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев