Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АКШ хакимияте Владимир Путинны быел көз Вашингтонга килергә чакыра

Чакыруны Дональд Трампның милли иминлек буенча киңәшчесе Джон Болтон аша тапшырганнар.

Россия Президенты Владимир Путинны АКШ хакимияте быел көз Вашингтонга килергә чакырды. Бу турыда Ак йортның рәсми вәкиле Сара Сандерс әйткән. "Интерфакс" шул хакта язды.

Сандерс әлеге чакыруның Дональд Трампның милли иминлек буенча киңәшчесе Джон Болтон аша тапшырылуын әйткән.

"Президент Трамп Джон Болтонга Владимир Путинны быел көз Вашингтонга килергә чакырырга әйткән. Бу мәсьәлә буенча яклар арасында фикерләшү бара инде", - дип язган ул твиттерда.

Фото: http://static.kremlin.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X