Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актаныш районында кара каргага һәйкәл куйганнар

Авторлар фикеренчә, карга яңарыш символы һәм Карга боткасы бәйрәме хөрмәтенә урнаштырылган.

Актаныш районында кара карга рәвешендәге арт-объект урнаштырылган. Бу хакта “Татар-информ” журналистына ТР Иҗтимагый киңлекләрне үстерү Программасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Кара карга - “Карга боткасы” бәйрәменең символы. Кар эри башлап, җир ачылуга ук балалар йорт буенча йомырка, он, ярма җыеп, олылар белән бергә карга боткасы пешергән. Бу вакытка каргалар кайткан һәм салкын, ач кышның бетүен хәбәр иткән. Яланаяклы һәм канәгать балалар ул көнне туйганчы ашаган. Бу арт-объект үзенә күрә яңарыш символы”, - ди матбугат хезмәте.

Арт-объект башта Әнәк авылында урнаштырылган булган. Әнәктәге буалар ТР Иҗтимагый киңлекләр үсеше Программасы кысаларында яңартыла. “Карганы керү урынына - “Яз килә” дип аталган урынга урнаштырдылар. Ул яз килүе белән бәйле хатирәләрне яңарта”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Арт-объект идеясе – буаны яңарту белән шөгыльләнүче архитекторларныкы. Аны Алабугадагы “Фортуна” фирмасы эшләгән. Карга агачтан эшләнгән, аерым детальләре генә металлдан.

Блогер Алмаз Нурлыевка карга ошаган. Ул "Әнәктә матур парк эшлиләр", - дип язган.

Объект ботка салынган тәлинкәгә карап торган кошка охшаган. “Арт-объект эшкәртеп бетереләчәк, мәсәлән, әлегә ботка салынган тәлинкә юк”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

“Татар-информ”га билгеле булганча, Әнәктә бу арт-объектны төрлечә кабул иткәннәр. Халык фикерен исәпкә алып, объектны район үзәгенә күчерергә дигән карарга килгәннәр. “Хәзер арт-объект Актаныштагы чаңгы базасына күчерелде. Ул матур урман янында, анда ел саен халык карга боткасы бәйрәме уздыра”, - ди матбугат хезмәте.

Фото: Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев