Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актанышта Энгель Фәттахов турында табышмак уйлап тапканнар: Кечкенә дә төш кенә

Актанышта узган мәдәният конференциясендә район башлыгы Энгель Фәттаховны мобиль мәдәни паркның “баш архитекторы” дип игълан иттеләр.

Актанышта узган мәдәният конференциясендә район башлыгы Энгель Фәттахов турында табышмак әйткәннәр: “кечкенә дә, төш кенә, үзе бии, үзе гармунда уйный”.  Бу хакта районның мәгълүмат-мохтарият үзәге хәбәр итә.

Районыбызда үткән мәдәният конференциясе рәсми еллык сөйләшү булса да, оештыручылар аны “хыяллар чынга аша торган әкияти дөнья булып” истә калдыруны максат итеп куйган. Мәдәният йорты каршындагы һәм фойедагы театраль тукталышлар, иҗади сәхифәләр аша мәдәният осталары еллык эшчәнлекләрен тәкъдим итте, диелә әлеге хәбәрдә.

“Мәгърифәтнең тирән коесы” дип исемләнгән иҗади сәхифәләр сәнгатькәрләрнең мобиль мәдәни парк төзүләре белән башланып киткән. Мәдәният хезмәткәрләре һәр җирлекнең казанышларын – данлыклы хезмәт кешеләрен, иҗат әһелләрен һәм җирлектәге мәдәни гаиләләрдә буыннар бәйләнешен чагылдырдылар. Район башлыгы Энгель Фәттаховны мобиль мәдәни паркның “баш архитекторы” итеп билгеләп, “мәдәни зонтик” тапшырдылар, диелә хәбәрдә.

“Фойедагы галереяда “Мәгърифәтнең өч коесы”ннан спорт, сәхнә, китап “җен”нәре чыгып, мәдәният хезмәткәрләренең музасы булу өчен тарткалаша да башладылар. “Әкияти фантазияләр белән чынбарлык уңышлар кушылып, Актаныш мәдәнияте күз алдына мең төрле бизәлеше белән килеп тә басты”, дип хәбәр итә Актаныш мәгълүмат-мохтарият үзәге.

Иске Байсар мәдәният йорты “Гармун тартыш” Бөтенроссия гармуннар фестивале истәлекләрен, район драма коллективлары смотрында җиңгән Күҗәкә мәдәният йорты Әлмәндәр картны, Иске Сәфәр клубы “Кавказ тоткыны” киносы пресонажларын, Кәзкәй мәдәниосталары брендка әйләнгән үлән чәйләрен тәкъдим иткән. Иске Кормашлар халык авыз иҗатын “тел чүкү” формасында әкияти, “кечкенә дә, төш кенә, үзе бии, үзе гармунда уйный”, дип, район башлыгы Энгель Фәттахов турында табышмак әйтеп, “сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, дип, татар халкының тапкырлыгын күрсәттеләр, диелә хәбәрдә.

Мәдәният хезмәткәрләре Ш. Мәрҗани стенды янында татар галимен искә алып, район башлыгыннан “мәгърифәтнең өч коесы”н үстерүдә теләк-юллама да яздырган. Энгель Фәттахов: “Туган телебезне саклыйк, киләчәк буыннарга тапшырыйк!” - дип язган.  

Фото: Актаныш мәгълүмат-мохтарият үзәге

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев