Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актанышта миллион сумлык кысла тоткан браконьерлар һәм аларның "түбәсе" - полицейский тоткарланган

Хокук саклау органны сигез кешене кулга алган, алар арасында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дә булган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Актаныш районында Тикшерү комитеты хезмәткәрләре ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә браконьерларны кулга алу операциясен башкардылар, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Нәтиҗәдә сигез кеше кулга алынган. Алар арасында Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре дә бар. Ул бизнесны үз күзәтүе астында тоткан дип фаразлана.

Җинаятьчеләр кысла белән  Россиянең үзәк регионнарын тәэмин иткәннәр, шул исәптән Мәскәүне дә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре браконьерлардан миллион сумнан артык бәяләнгән, 28 меңгә якын кысла алганнар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев