Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акыл сатам. Кем ала?

Илдә яшәүчеләрнең баш мие эшчәнлеген яхшыртучы даруларга киткән чыгымнары арткан. Моннан ике ел элеккегә караганда, быелның беренче чирегендә мондый төр даруларга дүрттән бергә күбрәк акча тотканнар. Арада үз-үзен дәвалау белән шөгыльләнүчеләр байтак, ди белгечләр.

Акыл кемгә дә комачау итми анысы. Ноотроп препаратлар, ягъни баш мие эш­чән­леген яхшытучы дарулар бе­лән дә шул ук хәл күзәтелә. Кайсыбыз гына эшкә сәләтне арттырырга, стрессларны җи­ңелрәк кичерергә теләми соң? Халык арасында мондый төр даруларга ихтыяҗ арткан­нан-арта, дигәннәр. “Известия” басмасы мәгълү­мат­ла­рына караганда, агымдагы ел­ның беренче чире­гендә илдә яшәүчеләр ноотроп препаратларга 5 миллиард сумнан артык акча тоткан. Исемлек башында глицин, кортексин, тенотен кебек “төймә”ләр икән. Бер кап даруның уртача бәясе 365 сум тәшкил итә.


Табиблар исә чаң суга. Белгечләр әйтүенчә, баш мие эшчәнлегенә бәйле авырулар “яшәрә”. “Хәтер начарлануга бәйле проблемалар элек­кеге кебек 50 яшьтән соң түгел, ә 25–30 яшьтә үк башлана”, – ди алар. Мисал эзләп ерак йөри­се дә юк. Элек Паркинсон яки Альцгеймер авырулары ни­гездә 60 яшьтән өлкәнрәк­ләрдә күзәтелсә, хәзер ул 45–50 яшьлекләр арасында да күп. Хәер, баш мие эшчәнлеген яхшыртучы даруларны алдан кабып куючылар да җитәрлек. Шунысы да бар: акыл өстибез дип, ярык тагарак янында утырып калмагаек. Бел­геч­ләр әй­түен­чә, даруханә юлын тап­тау­га кит­кән чыгымнар­ның артуы әлеге төр дару­ларның бәясе кыйммәтләнүгә дә бәйле. “Баш мие эшчән­леген яхшыртучы даруларны яшь­ләр күбрәк сатып ала башлаган. Ә аларның акча түләргә хәл­ләреннән килә. Даруханә­ләр шуннан файдалана да инде”, – дигән бел­гечләр.

Фото: https://pixabay.com | stevepb
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев