Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акыллы булдыксызлык буламы?

Белгечләр россиялеләрнең өчтән беренең китапны гомумән кулына тотып карамавын, укымавын әйтә. Биредәге халыкның күпчелегенә кешене акыллырак итүче күптеллелек тә янамый – телләр белән бәйле вәзгыять илдәге төп халыкның чит телләрне (хәтта инглиз телен дә) өйрәнергә атлыгып тормавын күр­сәтте. Без әле тагын – гыйлем, аң һәм акыл белән беркетелмәгән күп мең­ләгән псевдодипломнар ватаны да.

Сорау туа: башка илләр белән чагыштырганда Россия халкы ни дәрәҗәдә акыллы яки юләр соң? Күпләргә мәгълүм IQ (интеллект дәрәҗәсе) бездә башкалардан артыкмы, әллә кимме? Инглиз профессоры Ричард Линн төзегән исемлеккә караганда, әлеге күрсәткеч буенча Россия – дөньяда 33 нче урында. Җир шарында 200гә якын ил барын исәпкә алсаң, бу бер дә начар түгел кебек. Чагыштыру өчен: күршеләребез финнар бездән аз гына “башлырак” – алар 31 нче баскычны били. Профессорга бик ышанып та бетмәс идең, башка чыганаклар да аерманың шул тирә булуын күрсәтә. Ягъни “тилеләр иле”ндә яшәүче россияле кавемне тулар-тулмаслыкта, миңгерәүлектә гаепләү дөрес була алмый.


Әмма шушы урында кайбер бән­дә­ләргә киная белән әйтелә торган: “Алай бик акыллы булгач, син нигә шундый ярлы соң?” – дигән сорау искә төшеп, аны биредәге 145 миллионлы халыкка бирәсе килеп тел кычыта башлый. Ник дигәндә, беренчедән, мәгълүмат заманы – кемнең кайда ничек яшәгәнен беләбез. Икен­чедән, рәсми статистика, мәсәлән, Легатиум институты дип аталучы Британия аналитик үзәге, башка ышанычлы халыкара оешмалар һәр елны төзеп торган рей­тинг­лар бар. Дөнья илләрендәге тормыш дәрәҗәсе, сыйфаты буенча. Аңа карасаң, ике күрше ил арасында гомумән киң вә тирән упкын ята: финнар 8 нче урында булса, без – 90 нчы баскычта. Шул ук Үзәк даими төзеп килгән икенче бер чагыштыру – уңышлылык һәм чәчәк ату индексы (LPI – Legatium Prosperiti Index). Анысы буенча Россия – 95 нче урында. Ә интеллект, акыл дигәндә россиялеләрдән бик аерылмаган Финляндия кайда дип уйлыйсыз? Ул Россиядән 92 баскыч өстә – безнең буй җитмәслек 3 нче урында. Менә шулай.


Югары тормыш дәрәҗәсе, сыйфаты, уңышлылык, чәчәк ату. Россия тарафларында без боларны кайчан да булса күрербезме? Алда китерелгән саннардан чыгып, уңыш һәм яхшы тормыш интеллект белән бик үк бәйле түгел, дигән нәтиҗә чыгарырга да булыр иде. Ә нәрсәгә бәйле соң ул чагында? Биредә Россиянең территориаль зурлыгын, зур илдә тәртип урнаштыру авырлыгын, салкын климатка бәйле зур энергетик чыгымнарны, башкасын санап акланырга мөмкин булыр иде. Тик ул чагында ник Канада дигән ил LPI индексы буенча 5 нче урында? Бәлки Россия – тоташ булдыксызлар, эш сөймәсләр ватаныдыр? Юк, аңа да охшамаган. Әмма булдыксызлык дигәндә аның иҗтимагые да бар бит әле. Хикмәт күбрәк шунысында түгел микән? “Дәүләт ул – без!” – дия белмичә, ирек-хөрлек дауламыйча, Некрасовтагыча “Вот придет барин – барин нас рассудит”, – дип яшәүдән ни көтеп була? “Барин”нарың 85 процентлы рейтингы китермиме ул 95 нче урынны? Телевизорны гаепләргә ашыкмыйк, IQ буенча башкалардан калышмаган халык бераз уйлый белергә дә тиеш ич.


Интеллект белән акылның бик үк тәңгәл сыйфатлар түгеллеген дә әйтик. Акыл ул – актив һәм практик интеллект. Акыллы халык хөкүмәтне дә акыллы, ипле итә, үзе белән санлашырга өйрәтә. Без­дәге власть халыктан аерым яши һәм үз дигәнен эшли килә. Аның бар тырышканы – бүгенге хәлне консервацияләү, үзлә­ренә үзләре төзегән оҗмахны саклап калу. Нәкъ шул сәбәпле, салым түләүче кесә­сеннән алынган триллионнар властьның төп таянычы булган көч структураларына, чиновниклар аппараты асрауга юнәл­телә. Мәгариф белән фәнгә, сәламәтлек саклауга, мәдәнияткә калса кала, калмаса – юк. Европа һәм АКШ универси­тетларының Россиядәге әйдәп баручы вузларга караганда 5-10 тапкыр күбрәк финанслануы мәгълүм. Ә азчылык халык­ларга үз университетларын ачу гомумән тыелган. Татарның мәгариф системасы белән даими булашу  ул – руслаштыру максатыннан гына түгел, вак милләтләр надан калсын өчен дә. Гомумән, “юрист улы” искәрткәнчә, белемле, акыллы, аңлы гражданнар, милләтенә карамастан, ил өчен бер бәла булып чыга. Тик “ил” белән “власть”ны бутарга кирәк микән?


Сергей Капица моннан ун еллар чамасы элек әйткән сүзләр искә төшә. “Мин хөкүмәт әгъзаларына әйттем: вәзгыятьне, социаль сәясәтне үзгәртмәсәгез, диваналар иле тудырачаксыз. Андый ил белән идарә итү җиңел, тик аның киләчәге юк, дидем”. Чыннан да бүген без гаджетлар аша смайлик, лайклар куеп сөйләшүче тулы бер буын үстердек. Аларның бер өлеше өчен кояш булып кояш та хәзер Җир тирәли әйләнеп йөри...

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев