Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алаудинов махсус хәрби операция 2024 елда тәмамланачагы турында фараз ясады

Махсус хәрби операция инде 2024 елда тәмамланырга мөмкин, дип белдерде Россия Саклану министрлыгы Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы урынбасары, «Ахмат» спецназы командиры Апти Алаудинов «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында.

Аның сүзләренчә, вәзгыятькә АКШта булачак президент сайлаулары, Якын Көнчыгыштагы һәм гомумән Украинадагы хәлләр торышы тәэсир итәргә мөмкин. Инде хәзерге вакытта ук әлеге ил зур проблемалар чигендә, аның мобилизацияләнгән ресурслары бетеп килә.

«Зеленский куйган һәм Америка хуҗалары яңгыраткан бурыч – соңгы Украина кешесенә кадәр сугышачакбыз, дигән сүз – алар моны үтәде диярлек, - дип саный Алаудинов. - Ягъни аларда хәзер коточкыч демографик катастрофа».

Болар барысы да махсус операция тиздән тәмамланачагы турында сөйли, дип ассызыклады «Ахмат» спецназы командиры.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alaudinov-maxsus-xarbi-operaciya-2024-elda-tamamlanacagy-turynda-faraz-yasady-5894638

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев