Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альбина Гайзуллина: «Рөстәм беренче курстан ук артымнан йөрде»

Орчык кадәр генә бу яшь ханымга карап торасың да, каян шул кадәр энергия ала икән дип уйлыйсың. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының сәләтле артистларының берсе, артист Рөстәм Гайзуллинның тормыш иптәше, әти-әниләре кебек бик тә шаян-шук ике малай әнисе Альбина Гайзуллина турында әйтүем. Ул әле Казан дәүләт мәдәният...

Орчык кадәр генә бу яшь ханымга карап торасың да, каян шул кадәр энергия ала икән дип уйлыйсың. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының сәләтле артистларының берсе, артист Рөстәм Гайзуллинның тормыш иптәше, әти-әниләре кебек бик тә шаян-шук ике малай әнисе Альбина Гайзуллина турында әйтүем. Ул әле Казан дәүләт мәдәният университетында читтән торып белем алырга да өлгерә. Тормышлары турында үз авызыннан тыңлыйк әле.
«Украинага барасым килми»
Рөстәмнең әти-әнисе белән әлегә бергә яшибез. Бергә тора башлавыбызга инде ун ел була. Элек тә начар яшәмәдек, тавыш-гауга чыкканы булмады. Хәзер инде бөтенләй бер-беребезгә ияләшеп беттек. Гаиләдә ир-атлар күп булгач, бер дә җиңел түгел, каенанам да еш ярдәмгә килә.
Улыбызның олысы мәктәпкә укырга керде, кечкенәсе әле балалар бакчасында. Икесен ике төрле вакытта каршы аласы бар. Барына да өлгерергә тырышабыз инде...
Рөстәм гаиләдә бердәнбер бала. Шулай да бик иркәләмәгәннәр үзен, хәзер инде иркәләнеп торырга вакыты бөтенләй юк. Әти-әни аңа чын ир-атларга хас тәрбия бирә алган. Кирәк икән, үз сүзен әйтә, кирәк вакытта дәшми дә кала белә, кайбер нәрсәләргә күз дә йома...
Гаилә белән без кич, 10-11ләр тирәсендә генә җыелабыз. Рөстәм иртәнге 6 тулганчы чыгып китә, соң гына кайта. Шуңа да ялларны бер вакытта алырга тырышабыз, балалар, гаилә белән буласы килә.
Узган ел беренче тапкыр үз машинабыз белән Абхазиягә бардык, быел да шулай итәрбез дип торабыз. Балалар да җәйге ялларыбызны бик көтә.
Кыш көне чаңгы шуарга яратабыз. Мин Биектау районының Дөбъяз авылында үстем. Анда чаңгы базасы бар. Кышкы ялларда, Яңа елда шунда кайтып, мунчалар кереп, ял итеп киләбез. Җәен исә бакчага барабыз.Үзем авыл кызы булсам да, бакчада казынырга бик яратмыйм.
Мин Украинаның Ворошиловград өлкәсе, Лисичанск шәһәрендә туганмын. Әни авырлы килеш әтигә ияреп барган да, мин тугач, ярты еллап шунда яшәгәннәр. Бәхет эзләп киткән булганнармы инде... Әти шахтада эшләргә киткән булган.
Анда туганнарыбыз бик күп булган, күрәсең, алар янына дип киткәннәр. Әни сөйләве буенча, ул бик нык сагынган, яши дә алмаган булыр идем ди үзе дә. «Бала коляскасын урамда төртеп йөрткәндә, аяк астында абрикослар чәчелеп ята иде», - дип сөйләгәне дә истә. Шулай булса да, ул якка бер дә барасы килми. Бигрәк тә хәзерге вакыйгалардан соң.
«Мәктәптән туеп, училищега килдем»
Әни чүәк фабрикасында эшләде. Мәктәптә дәресләр беткәч, мин дә әни янына бара идем. Шунда фабрика бакчасының агачлары арасында җырлап, хыялланып йөргәнемне хәтерлим. Элек авылда мендәр өсләренә челтәрләр ябып куя иделәр. Шул челтәрләрне алып, сари ясап, һиндча киенеп, һинд киноларындагыча кыланып, җырлап йөргәнем истә калган. Дәү әни дә: «И, кызым, артист булырсын син!» - дия торган иде.
Укытучым Гөлсинә Галимова мәктәптә укыганда бөтен фестивальләргә алып йөрде. Ул елларда Казанның Химиклар мәдәният сараенда уздырылган «Сандугач керде күңелгә» фестивалендә дә катнашканым булды, авылларда концертлар куеп, җырлап та йөрдем.
9 нчы сыйныфны тәмамлагач, театр училищесына кердем. Сыйныфтан ике кыз килдек, мин баштан ук, укырга керәм дип, Казанга килдем. Икебез дә өч турны да уздык һәм артистлыкка укый башладык. Кош тоткан кебек идем мин ул көннәрдә. Әнинең бик җибәрәсе дә килмәгәндер инде... Ә мин мәктәптән туйган идем, башкача укып карыйсым килде.
Тулай торакларда торып азапланмадым, әнинең бертуган апасы белән яшәдем. Хәзер мәрхүмә инде ул, мин аңа бик нык рәхмәтле. 4 ел буе ул мине Казан тормышына ияләштерде.
«Илдар Хәйруллин мине елатты»
Рөстәм белән без бер курста укыдык. Укырга имтиханнар биреп йөргәндә үк ул минем хәтергә кереп калды. Бик шук, шаян, Казан малае, «крутой» егет. Әле тегесе белән барып күрешә, әле монысына килеп бәйләнә... «Бу егет керер инде», - дип уйладым ул чакта. Егетләр аз булгач, аларны болай да алалар бит инде.
Безнең курс Илдар Хәйруллинда укыды. Имтихан биргәндә, мин аның каршысына килеп бастым да каян килдең, исемең кем кебек сорауларга җавап бирдем. Шуннан Илдар абый миңа: «Ела!» - диде. «Нигә елыйм инде мин?» - дим, гаҗәпләнеп. «Ела дидем мин сиңа!» Шунда куркудан елап җибәрдем. Мине тынычландырып, урыныма утырттылар. Рөстәм мине шул вакыт кызганган, аның күңеленә шулай кереп калганмын.
Ул беренче курстан ук, әйдә, очрашабыз дип артымнан йөрде, әмма мин бирешмәдем. Шулай булса да, без бик якын дуслар идек. Икебезнең серләр гел уртак булды.
Дүртенче курста безне Минзәләгә практикага җибәрделәр. Анда исә тулай торакка урнаштырдылар. Егетләр бәйләнмәсен дип, Рөстәмгә алдан ук, без синең белән очрашабыз, яме, дип әйтеп куйдым. Рөстәм дә, «Ярар, ярар», - диде. Ул тулай торак егетләрен «кисәтеп» куйган, шуңа да миңа бәйләнүче булмады.
Бер көнне, практикага дип, театрга барабыз, бу килде дә мине кулымнан җитәкләп алды. Кулымда көмеш йөзегем бар иде, шуны салдырып алды да чәнти бармагына киеп куйды. «Мин бу балдакны аерылышкач кына салачакмын!» - диде. Туйга кадәр шул балдакны салмады, әле дә булса ул балдак өйдә саклана.
Рөстәмнең әтисе бик тыныч кеше. Үз эшен эшләп, акрын гына йөри бирә. Ә әнисен мин училищеда элегрәк тә күргәнем бар иде. Ул бик уңган, аш-суга оста ханым. Очрашкан вакытта, аларга кунакка барганда да, гел тәмле ризыклар, тортлар пешереп каршы алды. Аннан калышмыйм дия-дия, мин дә аш-суга акрынлап өйрәнеп киләм инде.
«Өченчесе дә малай булыр төсле...»
Артист гаиләсе, әлбәттә инде, башка гаиләләрдән аерыла. Мондый гаиләдә иң мөһиме - бер-береңә ышану. Тормышта төрле хәлләр була бит инде. Гадәти гаиләләрдә кич белән барысы да өйгә җыела. Бездә исә алай түгел, иртән иртүк Рөстәм инде өйдә юк. Мин балаларны үзем урнаштырам, бакчага, мәктәпкә илтәм, эшкә барам. Төшке ашка, вакыты булса, Рөстәм кайтып китәргә мөмкин, булмаса, кайтмый инде.
Кечкенәрәк вакытта, олы малайның: «Әни, әти безнең белән яшәмиме әллә ул?» - дип сораганы булды. «Ник алай дисең, улым?» дигәч, «Өйдә әтинең исе дә килми», - ди бу миңа. Ул безнең лифтка керә дә, иртән Рөстәм эшкә күптән түгелрәк кенә киткән булса: «О-о, әти исе килә!» - дип, одеколон исен исни.
...Иртән балалар йокыдан торганда - әтиләре эштә, алар йокларга яткач кына кайта. Шуңа да кайчагында күрешә дә алмыйлар. Әмма Рөстәм аларны һәрвакыт контрольдә тота. Телефоннан да сөйләшә, укытучылары белән дә элемтәдә тора. Бераз тәртип бозсалар, үзем дә әтиләренә «эләкләп» алам. Балалар күбрәк аңардан шүрли, әти сүзен беренче урынга куя.
Кибетләрдә кечкенә балалар киемнәре, бантиклар күргәч, кайчагында кыз сөясе дә килеп китә. Бәлки киләчәктә тагын бер бәби алып кайтырбыз, Ходай ничек бирә бит инде. Әмма никтер анысы да малай булыр төсле. Икенче улымны тапканда да, УЗИдан караганчы ук, малай буласын сиздем.
Балаларыбызга исемне әтиләре кушты. Рамазан туганчы ук, аны шулай дип атам йөрттек. Нурсолтан исемен Рөстәм үзе уйлап тапты. Башта бу исем бер дә күңелемә ошамады. Бик озын кебек тоелды. Әмма тора-бара ияләштек. Бакчага йөргәндә дә, урамда уйнаганда да, мәктәптә дә исемнәрегезне бозып әйттермәгез дип өйрәтәбез.
Өйдә балалар белән татарча гына сөйләшәбез, чөнки рус теле аларның тормышында болай да күп. Мәктәптә алар үзара русча аралаша, укуда да рус теле җитәрлек. Кайбер кеше татарча сөйләргә уңайсызлана бит. Без исә кибеттә булсак та, автобуста да авыз тутырып татарча сөйләшәбез. Кечкенәсе бөтенләй кызык, сөйләм телендә булмаган җөмләләр чыгара, кайчагында. «Ниһаять, ниһаять миңа бу әйберне алдылар», - дип, кызык-кызык сүзләр әйтеп куя. - Нурсолтанга әле ике генә яшь иде: «Дәү әти, сезнең бу тәмәке тартуыгыз минем сәламәтлегемә зыян китерәчәк бит», - дип шаккатырган иде. Бу сүзләрне каян өйрәнгән икән дип аптырап калдым ул чагында. Кечкенәдән татарча мультфильмнар карап үстеләр, шуннан отып калган икән.
Олы улыбыз Рамазан да безнең юлдан китәргә уйлый бугай, сәнгатьле уку конкурсларында катнаша башлады. Театрларга да еш йөрибез. Рөстәм уйнаган барлык премьераларга да барабыз. Кечкенә вакытта Нурсолтан сәхнәдә әтисен күргәч: «Әти! Сәлам!» - дип кычкырып җибәрә иде. Моны ишеткән тамашачылар пыш-пыш килә башлый... Хәзер исә бик тыныч, кызыксынып карап утыралар.
«Баш геройларны уйнарга яратмыйм...»
Училищены тәмамлаганда, диплом спектакле буларак, «Диләфрүзгә - дүрт кияү»не куйдык. Әлеге спектакль белән без Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрына килеп кердек. Анда безне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов чакырды. Театрга бер курстан биш кеше бардык. Әлеге спектакль белән бик күп гастрольләргә йөрдек.
Мин баш геройларны бик яратмыйм, үземне героиня итеп тә санамыйм. Икенче пландагы, характерлы рольләр минем табигатемә якынрак. Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар»ында сакау кызны уйный идем. Ул роль миңа шундый ошады, яратып уйнагач, тамашачы да истә калдыра. Шундый рольләрне тудыру миңа ныграк ошый. Нинди генә роль бирсәләр дә, бөтен көчемне биреп уйнаячакмын һәм уйныйм.
Лилия ЛОКМАНОВА

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X