Саба таңнары

Альбина Кармышева: “Татар булмасам да, татар телен өйрәнергә теләвем белән мин - балаларыма үрнәк”

Альбина Кармышева – катнаш гаиләдә, чит төбәктә үскән, татар телендә иркен аралашучы хатын-кыз. Татар теленә булган мәхәббәте, балаларына татар исемнәре кушып, аларда да шундый ук мәхәббәт тәрбияләү теләге – зур мактауга лаеклы күренеш. Альбина белән әңгәмәбез дә үзе кебек үк ихлас, күңелгә ятышлы булды.

 



- Альбина, милләтең буенча кем син? Татар телен сиңа кем өйрәтте?

- Мин – Мордовия Республикасының Саранск шәһәреннән. Әнием – рус-украин, әтием - татар милләтеннән. Ике милләтне дә хөрмәт итәм, яратам. Мин укыган мәктәптә татар теле факультатив буларак укытылды. Бик яратып укыдым, ә апаларым татар телен сайламады. Бөтен иптәш кызларым татар булгач, татар телен өйрәнәсем килде. Әти тальянда “Авыл көе”н, “Ай, былбылым”ны, “Беренче мәхәббәт”не уйный иде. Бу җырларны әтидән ишетеп, татар теленә мәхәббәт уянды. Шуннан соң мин татар халык җырларын, гомумән, җырлый башладым. 2004 елда Казанга килдем, Татар дәүләт педагогика университетының вокал бүлегенә, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиевка укырга кердем. Миңгол абый “татарча дөрес сөйләшмисең, хәрефләрне дөрес әйтмисең” дигәч, татар телен, татар мөнәҗәтләрен өйрәнә башладым. Тулай торакта яшәгәндә, минем сөйләмнән көләләр иде. Мин читенсенә идем, шуңа күрә күбесенчә татар телендә түгел, ә рус телендә аралаштым.

Беренче курста укыганда бер вакыйга булды. Кыяфәтем белән мин бөтенләй татарга охшамаган. Тулай торакта кызлар-егетләр үзләре турында сөйләде дә, миңа чират җиткәч, “син, Альбина, бер милләткә дә охшамагансың”, диделәр. Шунда ялгыш “мин – тутарка” дидем! Һәм 13 елдан соң, ягъни быел җәй “Тутарка” дигән җыр иҗат ителде. Мин аны биш минут эчендә яздым. Ә клибын 3 көн эчендә 160 меңгә якын кеше карады. Бу – шаян җыр, бераз үзеңнән көлү кебек яңгыраса да, дөресе шул! Җырдагы төп фикер: төрле кан кушылса да, нәтиҗәдә татар каны җиңә. Миңгол абый белән дә “тударак күчегез әле” дип татарчалы-русчалы кызык итеп аралаша идек.

- Син татарча гына җырлау түгел, татар телендә мәҗлесләр дә алып барасың бит әле.

- Татар алып баручылары арасында мине өнәп бетермәүчеләр дә бар. 100 процент татарлар булган мәҗлесләрне, никахларны алып барам бит! Шаккаткыч, әлбәттә! Татар телендә матур итеп сөйләшергә, әти-әнигә дөрес итеп сүз бирергә кирәк. Әмма халык мине чакыра. Мин анда “Беренче мәхәббәт”, “Сибелә чәчем”, “Ай, былбылым” җырларын, үземнең җырларны җырлыйм. “Синдә моң бар, син башкалардан аерылып торасың. Танылган артистларны чакырырга теләмибез”, - диләр миңа. Ә башкалар минем турында “татар түгел, ә татар мәҗлесләрен алып бара”, - дип аптырый. Шуны да әйтәсем килә, мин - Мордовиядән килгән бердәнбер татар җырчысы. Минем ярдәм итүчеләрем, иганәчеләрем юк. Ләкин шуңа да карамастан, мин 2009 елдан бирле Саранскида татар концертлары оештырам. Ике тапкыр Айдар Галимов булып китте. Хәния Фәрхинең концертын үткәрдем. Дөресен генә әйткәндә, бу концертка алынырга теләмәгән идем, чөнки оештыру эше бик авыр. Ләкин мин моны башкарып чыгуыма әле дә сөенеп туя алмыйм, хәтта үзем белән горурланам дияр идем. Әле дә бу концерт өчен рәхмәт сүзләре килә... (Альбина күз яшьләрен тыя алмады).



- Казанга килеп татар егетенә кияүгә чыккансың. Алай гына да түгел, ике балаңа да татар исеме кушкансыз. Алар татарча беләме? Балаларыңның мәктәптә татар телен өйрәнүен телисеңме?

- Без өйдә татарча аралашабыз. Кызым – Әминә, улым – Әскәр. Тормыш иптәшем Айзат - Актаныштан. Ирем татар булуына мин бик шат. Дөресен әйтәм, кияүгә чыккач кына татар халык ашлары пешерә башладым. Мордовиядә өчпочмак, чәк-чәк пешермиләр иде. Бәлешнең бөтенләй нәрсә икәнен дә белмиләр иде. Мин кыстыйбыйлар ясый башладым. Моңа мине каенанам, мин аңа “әни” дим, өйрәтте. Татар телен, татар әдәбиятын яратам. Мәктәпләрдә җыелышлар булды, әлбәттә, мин татар телен сайладым. Татар булмасам да, татар телен белергә, өйрәнергә теләвем белән мин балаларыма үрнәк бирәм. Ә нигә укымаска? Кемгә комачаулый ул? Өстәмә тел өйрәнү бит ул! Инглиз телен белмәсәм дә, татар телен белүемә шат мин. Татарча җырлыйм, татарча сөйләшәм. Яшермим, рус телендә фикерлим. Шуңа да интервьюга барасы булса, иремә “иртәгә интервьюга барам, минем белән татарча гына сөйләш әле”, - дим. Тик менә кайбер фразалар татар телендә күпкә яхшырак яңгырый. Аны рус телендә әйтеп тә булмый. Чынлап та, татар телен башка бер тел белән дә чагыштырып булмый. Мин татар теле белән горурланам һәм балаларыма да аның кирәклеген аңлатачакмын. Заманында моны миңа аңлаткан әти-әниемә мин рәхмәтлемен. Әнием “Беренче мәхәббәт”, “Оныт инде мине мәңгелеккә”, “Идел бит ул” җырларын башыннан ахырына кадәр яттан белә. Бу нәрсәне аңлата? Бу – әни, рус булуына карамастан, әтине, аның милләтен хөрмәт итә дигән сүз. Һәм ул үз балаларының татар телен белүләрен теләде. Кире очракта, әни мине Казанга җибәрмәс иде. Казанда бер туганым да юк иде. Иң якын кешеләрем Миңгол абый һәм аның хәләл җефете Фәния апа булдылар. Миңгол абый мине нинди генә шәһәрләргә, тапшыруларга алып бармады. “Син катнаш гаиләдән, күрсеннәр, белсеннәр. Мордовиядән килгән кыз татарча мөнәҗәтләр белә, дисеннәр”, - дия иде. (Бу урында Альбина мөнәҗәт җырлады).

- Күптән түгел Интернетта бер видео пәйда булды. Анда син чит ил кешесе белән “Авыл көе”н җырлыйсың. Бу видео хәтта Яндексның беренче бишлегенә дә эләкте. Ул егет кем һәм каян иде?

- Узган ел үземнең туган көнем һәм Миңгол абыйның 75 яшьлек юбилеен бергә кушып, иҗат кичәсе оештырдым. Миңгол абыйга сюрприз ясарга булдым, ягъни француз егете Адам белән “Авыл көе”н башкардык. Миңгол абыйның төрле милләт вәкилләре белән эшләү тәҗрибәсе бар, ләкин бу җырны бу рәвешле башкаручы юк иде әле. “Авыл көе”н теге егеткә өч көндә өйрәттем. Ә апрель аенда клип төшергәндә, шушы җырны җырлап Инстаграмга урнаштырдык. Ул нибары 15 секундлык кына видео иде. Соңыннан ирем бу видеоның Яндекс яңалыкларында дүртенче урынга эләгүен хәбәр итте. Ике көн эчендә видеоны 70 меңнән артык кеше карады. Уйламаганда, вакыт үткәрү өчен генә төшерелгән видео шундый уңышка ирешер дип һич уйламадым. Кайвакыт әллә ниләр эшлисең һәм ул игъбарсыз кала...

- Альбина, ни өчен татар эстрадасы сәхнәсенә татарча яңгырашлы фамилия, мәсәлән, иреңнең фамилиясе белән чыкмыйсың?

- Иремнең фамилиясе – Басыйров. Якташларымны үпкәләтмәс өчен, фамилиямне махсус алыштырмадым. Каян, кем булуымны яшермим. Мордовиядә Кармышевлар бик күп һәм бу Абдюшевлар кебек үк чын татар фамилиясе! Мин Мордовиядә кала алмадым. Дөрес, мин төрле ансамбльләргә йөрдем, тик анда миңа кирәкле әйберне бирә алмауларын аңлый идем. Миңа мелизмнар, Миңгол абый биргән җырлар җитмәде. Ә моның өчен миңа музыка белгечлегенә укырга керергә кирәк иде. Мин бер дә үкенмим һәм шул ук вакытта якташларымны да онытмыйм. Бездә 50 меңгә якын татар яши, әле бер, әле икенче артистны сорыйлар. Әмма быел Саранскида соңгы тапкыр концерт оештырам дигән фикергә килдем, чөнки бу бик күп көч таләп итә. Салават абый әйтмешли, башта бездә халыкны җыеп, аннан куып чыгарып булмый. Концерт дигәннән, онкология белән авыручылар өчен дә еш кына хастаханәдә җырлыйм.











Фото: Солтан ИСХАКОВ

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 6 ноября 2017 в 20:29
    Соревнования по корэш среди мужчин на призы газеты «Саба таннары»
  • 23 октября 2017 в 15:42
    День призывника в Сабинском районе
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58
  • 20 ноября 2017 в 09:34
    Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйтте Беренче каналда күрсәтелә торган иң рейтинглы тапшыруларның берсе - «Лучше всех»та Казан кызы Мәрьям Сабирова да катнашты. Кем кызы икәнен игълан итмәгән очракта да, аны Данирныкы икнен аңларга була. Мәрьям әтисе кебек үк сыгылмалы, бик матур бии һәм сүзгә дә аптырап тормый.
    1246
    0
    3
  • 20 ноября 2017 в 07:39
    Данир Сабировның кызы Мәрьям "Беренче канал"да Галкин тапшыруында катнашты “Беренче канал”да Максим Галкинның “Лучше всех” тапшыруында танылган юмор остасы, җырчы, пародист Данир Сабировның кызы Мәрьям тамашачыларны шаккаттырды. Мәрьямнең “Беренче канал”га бару тарихын әтисе Данир “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләп үтте.
    731
    0
    1
  • 19 ноября 2017 в 16:06
    ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА: «БАРМАГАН ҖИР, ОЧРАШМАГАН КЕШЕ, ӨШКЕРМӘГӘН ӘБИ КАЛМАДЫ” Моннан 3-4 ел элек җырчы Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә сирәк күренә башлады, хәтта Казандагы концертын күчергән иде ул. Җырчы шәхси тормышы турында беркемгә берни дә сөйләмәде. Ләкин соңыннан билгеле булганча, ул авыру әнисен караган. Кызганычка каршы, Флүрә ханымны коткара алмаганнар, яман чир аны алып киткән. Бу хәлләргә шактый вакыт узса да, Дилә бары хәзер генә ул чакларны искә төшерергә үзендә көч тапты. Җырчы газиз әнкәе турында сөйләгәндә, әрнүен, күз яшен тыя алмады... Игътибарыгызга Дилә Нигъмәтуллина белән эксклюзив әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
    671
    0
    0
  • 20 ноября 2017 в 14:19
    Президент бүләген алучылар арасында сабалылар да бар Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов урып җыю эшләре башланганчы “Иң яхшы комбайнчы 2017” бәйгесен игълан иткән иде.
    516
    0
    0
  • 21 ноября 2017 в 11:06
    Сабага эшкә кайткан яшь механизаторлар (фото) Ветераннарга алмашка килгән яшь механизаторлар:
    491
    0
    0
  • 20 ноября 2017 в 12:34
    "Ничек исән калганмындыр..." Аралашырга, сөйләшергә яраткангамы, бик күпләр миңа күргәннәрен, язмышларын сөйлиләр. Кемдер шул рәвешле эчен бушатырга, кичерешләрен уртаклашырга теләсә, кемгәдер бер җылы сүз, киңәш кирәк. Нәсимә апа да күпне күргән икән. Тормыш юлын, анда очраган авырлыклары турында сөйләгәндә авызына каратты да куйды мине әлеге мөлаем татар апасы. Бик күпне бәян итте ул, ләкин укучыларны ялыктырмас өчен, аның белән булган бер хәлне генә язып үтәм.
    463
    0
    0
  • 21 ноября 2017 в 10:15
    Сабаның иң оста пешекчеләре (фото) Урып-җыю чорында иң күп кешегә сыйфатлы ризыклар белән хезмәт күрсәткән алдынгы ашханә мөдирләре:
    400
    0
    2
  • 21 ноября 2017 в 07:44
    Илсөя Бәдретдинова: “Концертыма килгән меңләгән кеше дивана дигән сүз бу!” Сәхнәгә ул дөреслекне җырлап күтәрелде һәм аның концертларына халык яратып йөри. Илсөя Бәдретдинова – татар эстрадасында кешенең йөзенә дөресен бәреп җырлаучы сирәк башкаручыларның берсе. “Алтын йолдыз” Милли музыкаль премиясенә җырчы беренче тапкыр гына дәгъва кылмый
    380
    0
    0