Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдагы өч көндә Татарстанда явым-төшем көтелә

Алдагы өч көндә Татарстанда яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина белдерде. Шулай итеп, иртәгә республика алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында, ә көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр...

Алдагы өч көндә Татарстанда яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Бу хакта "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе метеорология фаразлары бүлеге башлыгы Ирина Трущина белдерде.
Шулай итеп, иртәгә республика алмашынучан болытлы һава. Төнлә һәм иртән Татарстанның күпчелек районнарында, ә көндез урыны белән юеш кар һәм яңгыр явуы көтелә. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал, куз күреме 500 метр яки аннан да азрак тәшкил итәргә мөмкин, юлларда - бозлавык. Төнлә температура 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булачак. Көндез - 3-8 градус җылы.
8-9 апрельдә республика буенча аязучан болытлы һава. Урыны белән явым-төшем. Көндез 5-11 градус җылы булуы көтелә.
Төнлә Казанда 0 градус, көндез - 4-6 градус җылы. Алдагы көннәрдә Казанда температура 6-8 градуска кадәр күтәреләчәк.

«Татар-информ»,

Максим Кирилов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев