Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Песошин Татарстан волонтерларын котлады

Республикада ирекле эшчәнлек белән даими рәвештә 65 мең кеше шөгыльләнә.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республика волонтерларын Халыкара волонтерлар көне белән котлады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин бу көнне волонтерларга мөһим һәм файдалы эшләре өчен бөтен дөнья рәхмәт белдерә, дип искәртте.

«Авыр тормыш хәлләрендә калган кешеләргә булышу, ярдәм кирәк булган хайваннарны, туган як табигатен, мәдәни мирасны коткару — ул бүген «волонтер» сүзе белән нык бәйләнгән һәм сезнең һәрберегезнең ярдәменнән башка була алмый», — диде Премьер-министр.

Татарстанда ирекле эшчәнлек белән даими рәвештә 65 мең кеше шөгыльләнә. «Сез - безнең чын байлыгыбыз һәм горурлыгыбыз, үз кулларыгыз белән дөньяны матуррак һәм җылырак итү үрнәге», - диде Алексей Песошин. Аның сүзләренчә, волонтерлар һәр кешедә игелеклелек һәм ярдәмчеллек булуын аңларга, якыннарыңа ярдәм итү — тормыш нормасы икәнлегенә инанырга мөмкинлек бирә.

Соңыннан ул волонтерларга сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт һәм барлык башлангычларында уңышлар теләде.

Фото: архив/Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев