Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләреннән ачкычлар тапшырды

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ЮХИДИ хезмәткәрләренә яңа эш автомобильләре ачкычларын тапшырды. Тантаналы чарада РФ Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе башлыгының беренче урынбасары Владимир Швецов, ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов катнашты.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, республика җитәкчелеге юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Агымдагы елда юл-транспорт һәлакәтләре һәм юлларда һәлак булучылар саны кимү тенденциясе сакланган.

«Республика бюджеттан 165 муниципаль хезмәткәрне тәэмин итү өчен акча бүлеп бирелә, алар Сезнең белән бергә юлларда хезмәт итә. Шулай ук быел Татарстан Президенты тарафыннан юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү турында карар кабул ителде», – дип өстәде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.

Аннары Премьер-министр Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренә машина ачкычлары тапшырды. Бүген Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ бүлекчәләренә барлыгы 39 берәмлек техника бирелде.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев