Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләмәүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартмакчылар

Юстиция министрлыгы алимент түләмәүчеләргә административ җәза, ә әлеге хәл кабатланган очракта канун бозучыларны җинаять җаваплылыгына тартырга чакыра.Идарә тармагының тәкъдиме хакында "Известия" язып чыккан.

Анда әйтелгәнчә, әгәр дә әти-әни балигъ булмаган яисә хезмәткә яраксыз баласына сәбәпсез алимент түләми икән, аңа 10-15 тәүлек административ кулга алу билгеләнелә. Кулга алу кулланыла алмаган очракларда 20 мең сум күләмендә штраф салына.Шундый ук җәзаны хезмәткә яраксыз әти-әнисен акча белән тәэмин итмәгән балигъ булган балаларга карата да куллану тәкъдим ителә.

Җаваплылык түләүләр ике айга тоткарланган очракта суд карары нигезендә кулланыла. Алимент түләмәгән өчен бер елга кадәр мәҗбүри эш, өч айга кадәр кулга алу яисә бер елга кадәр иректән мәхрүм итү кебек җәзалар кертергә кирәк, дип тәкъдим кертә министрлык.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев