- Алинә, быел синең зур сәхнәгә чыгуыңа ун ел дип беләм. Әгәр шушы еллардагы иҗат эшчәнлегеңә бәяләмә бирсәк, әлеге юлың бормалы-сырмалы, катлаулы булдымы, әллә барысы да үз җаена, салмак кына бардымы?
- Ун ел элек мин «Барс-медиа» белән рәсми төстә килешү төзегән идем. Ә гомумән, Казанга килеп, иҗат дөньясына кереп китүемә 20 ел вакыт узып бара. Шушы вакыт эчендә төрле чаклар булды. Гомер юлы кебек, иҗат тормышы да бервакытта да салмак кына акмыйдыр инде ул. Бормалы-сырмалы вакытлары күбрәк тә булгандыр әле, чөнки мин - тиктормас, тынгысыз кеше. Эстрада жанры булсынмы ул, классикамы - ниндидер бер яңалык алып керәсем килгәнлектән, һаман эзләнү юлындамын. Көнләшү, күз тию очраклары да булды. Акча мәсьәләсендә дә кыенлыклар туды. Хәзерге вакытта да, мәсәлән, минем өчен җиңел чор түгел. Телевидениедә сирәгрәк күренә башлагач, халык оныта башлый. «Барс-медиа» белән дә дуслыгым сүрелде. Ярый, «Татарстан - Яңа Гасыр» каналы үз чараларына чакыра, күрсәтә әле. Хәзер бит һәр җырчы үз көнен үзе күрә, кем каян, ничек булдыра - шулай тырыша. Ротация өчен акча табарга, костюмнар тектерергә кирәк. Бердәм продюсерлык үзәге булсын иде дә ул. Икенче яктан, җиңел тормыш яхшы да түгелдер, бәлки. Аннан соң кеше әзергә-бәзер ияләшеп китә. Бу көннәрдә күңелемә тынгылык бирмәгән тагын бер нәрсә бар: яхшы күңелле, бөек кешеләр китә... Быел гомумән югалтулар күп булды. Рәфыйк абый Таҗетдинов, Ганс абый Сәйфуллин, бер-бер артлы Әлфия апа белән Хәния апалар китте... Соңгы кайгылы хәбәрне ишеткәч, шок кичердем, төне буе, керфек тә какмыйча уйланып, хатирәләрне барлап яттым. Бер гримеркада матур итеп сөйләшеп утыра торган идек Хәния апа белән. Халык ни генә сөйләсә дә, мин аның турында бер генә начар сүз дә әйтә алмыйм. Ул бик ачык, якты, позитив кеше иде. Бер гримеркада аралашып, бер сәхнәдә, бер бинада чыгыш ясаганнан соң, артистлар белән: «Иртәгә (тиздән) күрешербез», - дип таралышабыз. Тик әлеге очрашуларның булуын-булмавын Аллаһы Тәгалә бер үзе генә белә... Ә алар белән кабат-кабат очрашасы килә.
- Шушы еллар эчендә үзеңнең дә репертуарың әледән-әле үзгәрешләр кичерә. Жанр ягыннан да күңелеңә аеруча якын иҗат әсәрләре бардыр?
- Соңгы елларда татар халык җырларын аеруча яратып башкарам. Сара Садыйкова җырларын яратам. Мин иҗатта бик вакчыл кеше. Барысы идеаль булганда да, һаман нидер җитми. Бер җырны кабат-кабат яздырабыз. Студиядән саунадан чыккан кебек чыгам. Шушы сыйфатым өчен ирем Айдар миңа, еш кына: «Син - монстр», - ди. (Көлә.)
- Сине без «солянка»ларда бик сирәк күрәбез. Шулай ук шәхси концертларың да әлегә тукталып тора. Аның каравы республика дәрәҗәсендәге рәсми чаралар, ерак төбәкләрдә милләттәшләребез белән очрашулар синнән башка узмый, халыкара бәйгеләрдә Татарстан данын да якладың. Мондый вакытта нинди хисләр кичерәсең?
- Горурлык! Республиканың Мәдәният министрлыгы да, Татар конгрессы да бик яхшы эшли. Безгә бөтен дөньяда яшәүче татарларны күрү, алар белән аралашу мөмкинлеге тудырыла. Самолетка утырып ике сәгать очасың да бөтенләй башка илгә барып чыгасың! Уйлап карасаң, бу бит могҗиза! Монда акча, матди байлык, ниндидер файда күрү турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Үз алдыма куйган максатларымның берсе - милләтебезне бөтен дөньяга таныту. Шул ук вакытта бу - зур җаваплылык та. Әлеге юнәлеш буенча да эшләребез бик күп. Тиздән Төркиядә Татарстан мәдәнияте көннәре башлана. Андагы халык безне елый-елый тыңлый. Мин баштагы мәлләрдә аларның ни өчен елаганнарын аңламый идем. Соңыннан белдем: алар туган җирләрен, татар моңнарын сагына икән бит!
- Алинә, бервакыт син театр сәхнәсендә опера ариясен башкару теләге турында әйткән идең. Ул хыялың тормышка ашмадымы әле?
- Әлегә ул хыял булып кала. Опера, оперетта, мюзикл - уникаль жанрлар. Анда без музыка һәм сүз аша җаныбызны чистартабыз. Ул югары профессиональ артистлар өчен генә. Шуңа күрә мин әлегә үсү, шуңа таба бару юлында. Шулай да әлеге хыялыма бер адым ясадым - Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклында төп роль - Сихәтбануны башкардым. Мөмкинлек чыкса, тагын һичшиксез уйнаячакмын дип уйлыйм. Театраль сәхнәгә бер адым ясаган кеше аннан башка яши алмый башлый. Венера Ганиева да сагына аны. Гомумән, олы буын җырчыларын сәхнәдә күбрәк күрәсем килә. Шундыйлардан - Зөһрә апа Сәхабиева. Менә тавыш аңарда ичмасам! Аның күз карашына кадәр чын артист икәнлеген күрсәтә. Мин аны ике сәгать тын да алмыйча тыңлый алам. Шулай ук Зөһрә Шәрифуллинаны, Рафаэль Якуповны күрәсем килә. Балаларымда да татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырышам. Йоклар алдыннан татар китапларын укыйбыз, татарча аралашабыз. Аларның үзебезчә матур итеп «әтием», «әнием» дип дәшүләре җанга әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирә.
- Алинә, эштә нинди генә уңышларга ирешсә дә, хатын-кыз бары тик гаиләдә генә үзен тулысынча бәхетле итеп хис итә. Бер-бер артлы бәбиләр алып кайткач, синең үзеңә тагын да күбрәк нәфислек өстәлде. Әни булу сине тагын ничек үзгәртте?
- Мин соңлап - 33 яшьтә кияүгә чыктым. Улыбыз Әмирне - 34тә, кызыбыз Альмираны 36 яшьтә алып кайттым. Карьера белән гаилә параллель рәвештә бара. Әмирне тапкач, бала тудыру йортында вакытта: «Раббым, тавышымны алсаң, мин бүтән җырламыйм. Әгәр бернинди дә проблемалар булмаса, сәхнәгә кайтырмын», - дигән идем. Чөнки бала тапканнан соң күпләрнең тавышлары үзгәрә. Минем берни дә булмады, киресенчә, күбрәк мөмкинлекләр ачылды, диапазон киңәйде, тембр йомшарды. Ә шәхси сыйфатларга килгәндә, әни булу мине дисциплинага өйрәтте, хәзер мин тиз арада җыена, ашарга пешерә, өй җыештыра алам. Шулай ук үземне тагын да ышанычлырак, җаваплырак итеп хис итәм. Әйттем икән - эшлим! Улым тугач, Салават Фәтхетдинов миңа бер очрашуыбызда: «Менә син хәзер тормыш мәгънәсен беләсең инде!» - диде. Бу чыннан да шулай. Көн саен иртәнге намаз вакытында мин: «Дөньялар тыныч булсын да, сугышлар гына чыкмасын. Балаларымның юлларында начар күңелле кешеләр очрамасын», - дип телим. Күптән түгел генә бер китаптан «Иң яхшы дин ул - яхшы күңел» дигән сүзләр укыдым. Иманлы кешеләр арасында да төрле холыклылар очрый бит. Эш-гамәлләре, кешеләргә мөнәсәбәте белән начарлык кылучылар. «Өмет» дигән җырымда шушы хис-кичерешләр чагылыш тапкан. Тиздән аңа клип төшерергә дә уйлыйбыз.
- Гаиләдә генә түгел, иҗат тормышыңда да ирең Айдар - иң беренче ярдәмчең. Галиәсгар Камал театры сәхнәсендә узган сольный концертыңны оештыру мәсьәләләрендә дә ул алдан йөрде бит.
- Әйе, тик хәзер аның, эше бик тыгыз булу сәбәпле, вакыты җитми. Шулай да, гел эштә булуына карамастан, киңәшләре белән ярдәм итә. Тормыш иптәше дигән сүз ул буш сүз түгел икән. Айдар миңа чыннан да сөекле ирем дә, бик якын иптәшем дә.
- Син бит әле Айдарның беренче гаиләсендә туган улы белән дә бик яхшы мөнәсәбәтләрдә яшисең.
- Әлбәттә, Тимурны үзем дә, балалар да бик ярата. Озаграк күрешми торсалар, балалар абыйларын сагына башлый. Аралашуларын чикләү турындагы уйны башыма да китергәнем булмады. Киресенчә, Айдарның буш вакыты булу белән үк, балаларны алабыз да күңел ачарга барабыз. Бертуганнарны һич кенә дә аерырга ярамый. Иремнең беренче хатыны Лилия белән дә яхшы аралашабыз. Кирәк булганда, Тимурны үзе дә безгә алып килә.
- Икенче югары - юридик белемеңне тормышта кулланырга туры киләме?
- Ирем юрист булгач, артык мәгълүмат миңа кирәкми. Үземне тулысы белән иҗатка һәм гаиләмә багышладым.
- Син нинди хуҗабикә, Алинә?
- Көне буе кухнядан чыкмаган хатын-кыз нинди хуҗабикә булсын инде? Әйбәт, әлбәттә! (Көлешәбез. - Авт.) Ашарга пешерергә, аеруча татар ризыкларын әзерләргә яратам. Токмачны балалар белән бергә кисәбез. Калинино бистәсендә үз йортыбыз белән яшәгәч, бакчада да эш бетми. Анда гөлләр үстерергә яратам. Теплицада кыяр, помидор өлгерде. Ташкабак, борыч үсә. Мин шопинг яратам. Шуңа күрә атнага бер-ике тапкыр зур сәүдә үзәкләренә чыгып кермәсәк, күңел булмый. Моннан тыш, табигатькә чыгарга, ирем белән бергәләп балык тотарга яратабыз. Җиләккә, гөмбәгә йөрибез.
- Синең белән соңгы тапкыр эшләгән әңгәмәбездә музыкант энең Радикны бик яратып, аның турында җылы итеп сөйләгән идең. Тик күптән түгел Инстаграмыңда күңелсез хәл турында яздың. Энең белән шактый вакыт аралашмыйсыз икән. Миңа калса, бу хәл синең күңелеңә бер дә тынгылык бирми.
- Әйе, кызганыч, бертуган энем белән алты елга якын аралашмыйбыз. 4 августта әниебезнең туган көне булды. Ул анда да шалтыратып котламады. Аралашмый башлавыбызның сәбәбе - аның шәхси тормышы белән килешмәвебез. Радикны сагынам, әлбәттә. Бу хәлләр үземә дә, әнигә дә бик авыр тәэсир итә. Әниебез бик көчле кеше, авызы тулы кан булса да төкермәс. Шуңа күрә кирәк вакытта үзен кулга ала белә, минем балалар белән юаныч таба. Әмма мин бу хәлләр барысы да артта калыр, балаларым да, ниһаять, абыйлары белән таныша алырлар дип өметләнәм.
Зөһрә Садыйкова
Нет комментариев