Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алкоголь эчеп агуланудан районда ел саен 4-5 кеше үлә

Моннан ай ярым элек редакция бинасы каршына килеп егылган ир-ат ятып-ятып та тормагач һәм үзеннән аракы исе дә килмәгәч, "Ашыгыч ярдәм" чакырдык. Өянәкле кеше булгандыр дип уйлаган идек. Әмма "Ашыгыч ярдәм"нең фельдшеры "Нинди килмәсен аракы исе, аңкып тора бит" дип, диагнозны бик тиз куйды. Алып киттеләр эчүдән уяна алмаслык хәлгә...

Моннан ай ярым элек редакция бинасы каршына килеп егылган ир-ат ятып-ятып та тормагач һәм үзеннән аракы исе дә килмәгәч, "Ашыгыч ярдәм" чакырдык. Өянәкле кеше булгандыр дип уйлаган идек. Әмма "Ашыгыч ярдәм"нең фельдшеры "Нинди килмәсен аракы исе, аңкып тора бит" дип, диагнозны бик тиз куйды. Алып киттеләр эчүдән уяна алмаслык хәлгә килгән кешене.

Бу исерекне Саба үзәк хастаханәсендә кайсы категориягә керткәннәрдер, әмма нарколог Фәрит Хәбибуллинның әйтүенчә, алкоголизм буенча диспансер учетта - 95, профилактика исәбендә 105 кеше торуы факт. Беренчеләре чын алкологиклар булса, икенчеләре әле гомерләрендә беренче тапкыр медицина чаралары ярдәмендә айнытылган кешеләр. Алкоголизмнан интегүчеләр арасында күзенә "шайтаннар" күренә башлаган кешеләр дә бар икән. Хәмернең "белая горячка" га кадәр җиткерергә сәләтле һәм үлемгә китерерлек агулану сәбәбе булып торуы турында саңгырау кешенең генә ишеткәне юктыр. Салырга яратучы кайберәүләр "минем белән бу хәл булмаячак", дип ышана. Әмма бу - зур ялгышу.

- Соңгы вакытта эчеп агу­ла­нучылар һәм безгә икенче-өченче тап­кыр­ әйләнеп кайтучылар күбәйде, - ди Фәрит Хәбибуллин.- Моның сәбәбе - суррогат эчемлек­ләрне артык күп куллану. Алкоголь сыйфатлы булганда да, аны организмда эшкәртү продукты булып альдегид - авыр агу тора, ул бөтен органнарга җитди зыян китерә, иң көчле һөҗүмне баш мие ала. Турыдан-туры алкоголь эчеп агуланудан районда ел саен 4-5 кеше үлә, хәмер китереп чыгарган авырудан вафат булганнарны әйткән дә юк. Кайберәүләр мин чама белән генә эчәм дип уйлый. Андыйлар да ахыр чиктә алкоголизм белән авырый башлый. "Белая горячка" исә 7-10 көн эчеп, соңыннан кинәт "туктаган" теләсә кемдә башланырга мөмкин. Шуңа күрә бөтенләй эчмәвең хәерле.

Нарколог соңыннан әйт­кән саннар бөтенләй сискәндерде. Быел диспансер учетка куелган 17 кешенең 3есе хатын-кыз икән. Шулай ук профилактика күзәтүенә алынган 13 кеше арасында да өч гүзәл зат бар. Хәер, андый синоним бу очракта урынсыз. Шәраб тулы чәркәне сыгылмалы бармаклары белән уйнатып утырган гүзәл туташ-ханым эчә-эчә беркөнне йөзе саргайган, чәче тузган карачкыга әверелә бит инде. Бөтен районга 6 хатын-кыз күпмени ул, диючеләр дә табылыр. Әмма туйда, туган көннәрдә, мәҗлесләрдә салган берсен күтәреп баручы хатын-кызларны да исәпләсәң, өч урынлы сан гына җитмәскә мөмкин. Булачак алкоголикларны хәмерле мәҗлесләр "тәрбияли" бит.

Тагын бер "тәрбияче", әлбәттә, алкоголь продукциясе бизнесы. Дәүләт аракы сатып табыш алса, кайбер эшмәкәрләр әлеге максаттан спиртлы сыекчаларны эшкә җигә. Болар - яшьләр яратып куллана торган энергетик эчемлекләр, хроник эчкечеләр өчен төрле лосьон, спирт кушылмалары, 95 процент спирт катнашында антисептик эретмә... Барысы да кибетләрдә, даруханәләрдә сатыла. Аларны арзанлы булганга күрә алалар, зыянын эчкече уйламый. Лицензияләре булгач, сатмаска дигән закон да юк. "Спиртлы кушылмалар бер үк төрле контингентка җибәрелә. Сатучылар аларны эчәр өчен алганнарын белә торып бирәләр,- ди Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге полиция начальнигы урынбасары Сәйдәш Латыйпов.- Проблеманың әхлакый ягын да уйларга кирәк бит инде. Эчүчелек аркасында өйдә тавыш чыга, гаиләдә балалар интегә, җинаять кылына. Быел гына җәмәгать урыннарда исерек хәлдә йөргән өчен 700гә якын кеше җаваплылыкка тартылды. Унбиш тәүлектәгеләр янына "Ашыгыч ярдәм"не еш чакырырга туры килә. Чөнки шактыенда алкоголь психозы башлана. Элек андый хәл сирәк була иде. Хәзер сыйфатсыз аракы, төрле лосьоннар эчү организмны тиз таушалта. Полиция алкоголь продукциясе белән законсыз эш итү очракларын ачыклау буенча рейдларны даими үткәрә. Быел гына тыелган сәгатьләрдә аракы сатуның 32 очрагы билгеле булды. Шулай ук спиртлы флаконнар да киш­тәләрдән алынды. Әмма бу сату тукталган дигән сүз түгел. Лосьон - косметик чара, әмма чынбарлыкта аны ул максатта кулланучылар бар микән? Эшмәкәрләр шуны белә торып, сату өчен алып кайта. Кешеләрне үз куллары белән агулыйлар".

...Беркөнне телевизор сөйләп тора, Дәүләт Думасы эчүчелеккә каршы куркыту юлы белән көрәшүгә кагылышлы закон чыгармакчы була икән. Әйтик, аракы шешәсенә череп таркалган бавыр сурәте төшерсәң, кеше шөбһәгә төшәчәк, имеш. Барып чыгармы, нәтиҗәсен тормыш күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев