Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алкогольнең куркыныч дозасы юк»: бәйрәмнәрдән соң ничек сәламәт калырга

«Алкогольнең куркыныч дозасы юк»: бәйрәмнәрдән соң ничек сәламәт калырга Бәйрәм өстәле артында күтәрелгән бер бокал да, дип ышандыра экспертлар, сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян китерергә мөмкин. Әлбәттә, эчмәү - файдалырак, әмма шулай да булган икән, гади кагыйдәләрне саклау яхшырак. Экспертлар киңәш итә: алкогольнең төрле төрләрен катнаштырмаска, кабымлыкны дөрес сайларга һәм дозаларны арттырмаска.

Иң популяр яңа ел эчемлегеннән башлыйк. Бер шешә шампан шәрабен ачарга өлгереп,   гимн астында эчү традициягә әйләнде. Тик шампан шәрабе  без уйлаганча ул кадәр җиңел һәм зарарсыз түгел. "Шампан шәрабе организмга бик тиз сеңә. Тиз канга эләгә һәм, әлбәттә, нерв системасына, йөрәкнең кан белән тәэмин ителешенә, ашказаны асты бизенә йогынты ясый. Чөнки канга бик тиз сеңү токсик хәрәкәткә китерә, - дип билгеләп үтте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хаева "Татар-информ" хәбәрчесе белән әңгәмәдә.

Татарстанның баш токсикологы Алия Насыйбуллина сүзләренчә, кеше тәнендә алкоголь тискәре тәэсир итмәгән орган юк. Барыннан да элек ул үзәк нерв системасына йогынты ясый. Алкоголь молекулалары кеше миен юалар. Шулай ук бавыр да җитди зыян күрә, цирроз булырга мөмкин.

Шулай да спиртлыдан берничек тә баш тартмыйсың икән, аны сатып алуга аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки суррогат кулланган өчен сәламәтлек белән түләвегез бар.

«Татарстанда республика территориясенә кертелә һәм аның территориясендә җитештерелә торган барлык алкоголь продукциясе сыйфат, уникальлек һәм иминлек ягыннан тикшерелә», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина.

Сезгә кунакта самогон тәкъдим итсәләр, тагы да начаррак. Шуңа күрә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече өй самогонын сынап карау тәкъдименнән баш тартырга киңәш итә, чөнки нәтиҗәләр начар булырга мөмкин.

Әгәр дә сез эчәргә карар кылгансыз икән, экспертлар алкогольнең бер төрендә туктарга киңәш итә. Мәсәлән, коктейльләр эчү һәм алкогольнең төрле төрләрен бутау сәламәтлек өчен шактый куркыныч.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев