Алла сакласын: Татарстанда бер авылда йорт янында ук 12 тонналы эскерт янган (ФОТО)
Яшел Үзән районында прицебына печән төялгән автомобиль янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Кичә иртән үзәк янгын сүндерү пунктына Тугай авылында М. Җәлил урамында 64нче йорт янында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. "ВАЗ-2107" автомобиле прицебында 12 тонналы печән...
Яшел Үзән районында прицебына печән төялгән автомобиль янган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә иртән үзәк янгын сүндерү пунктына Тугай авылында М. Җәлил урамында 64нче йорт янында янгын чыгуы турында хәбәр алынган. "ВАЗ-2107" автомобиле прицебында 12 тонналы печән рулоннары янган.
Урынга Күгеш һәм Нурлат авылларының ирекле янгын сүндерү командалары килеп җиткән, дип яза Татар-информ. Бу вакытта янгын печәнне һәм машинаны да ялмап алган булган. Алардан ике метрда гына булган сарайга ут кабу куркынычы туган. Янгын мәйданы 11,5 квадрат метрны тәшкил иткән.
15 минуттан ут сүндерелгән. Нәтиҗәдә, 12 тонна печән һәм прицебы белән автомобиль янган.
Янгынның беренчел сәбәпләре - билгесез кешеләрнең ут белән саксыз эш итүе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев