Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алло, Путин?” Халык Илбашының ярдәменә өметләнә

Киләсе атнада Илбашы Владимир Путин уналтынчы тапкыр халык белән аралашачак. 7 июньдә узачак “Туры эфир”га сорауларны кабул итә башладылар инде. Былтыр Владимир Путин 70тән артык сорауга җавап бирергә өлгерде.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренә караганда, быелгы чара географиясе ягыннан да, техник мөмкин­лекләр буенча да алдагыларыннан аерылып торачак. Соңгы өмет итеп, Илбашына мөрәҗәгать итүчеләр дә ел­дан-ел күбрәк. Узган ел Путин дүрт сәгатькә якын халык бе­лән аралашты. Россия Президентына 2 миллионга якын сорау юллаганнар. Ул алар­ның 73енә җавап бирде. Путинга сорауларны 7 июнь­гә кадәр телефон аша, смс-хәбәр ярдәмендә, шулай ук, программаның рәсми сайтына кереп һәм кесә теле­фо­нын­дагы махсус кушымта аша җибәрергә мөмкин. Мө­рә­җәгатьләрне кабул итү һәм эшкәртү үзәге тәүлек буе эшли. Россиядә яшәүче­ләр­дән шалтыратуларны 8 800 200-40-40 телефон номеры буенча кабул итәләр. Чит илдә яшәүчеләр өчен дә телефон номерлары бар. Шалтырату бушлай. Быел әлеге эшкә волонтерларны да җәлеп ит­кән­нәр. Социаль челтәр­ләр­дә рәсми төркем­нәр гамәлдә. Соңгы елларда сорауны видеога төшереп җибәрүчеләр күбәйде, ди оештыручылар. смс-хәбәр – 70 тамгадан, ә видео 1 минуттан артмаска тиеш. “Туры эфир” көндезге сәгать уни­кедә башлана.


Илбашына килеп иреш­кән тәүге сораулар да билгеле булды. Алар нигездә мә­га­риф һәм фән, социаль тәэ­мин итү, ТКХ кебек мәсьә­лә­ләр­гә кагыла. “Бензин бәясе 50 сумлык чиккә якынлашып килә. Бу – бик күп”, – дип зар бел­дергән берәү. Икен­чесе исә: – “Тула өлкәсендә ир-атлар­ның уртача гомер озын­лыгы – 64 яшь. Ә пен­сиягә чыгу вакытын 65 яшьлек чиккә кадәр күтәрмәк­челәр”, – дип язып куйган. Социаль челтәр аша мөрә­җә­гать иткән бер малай: “Бик әйбәт укыйм, дип әйтә алмыйм, моңа өстәп, әтисез үсәм. Сезгә бик зур үтенечем бар – кадетлар мәктәбенә укырга керергә булышыгыз әле. Ярдәм итәр­сез дип өмет­ләнәм”, – дигән. Тормыш Путинсыз бармый!

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев