Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алма желесы [+рецепт]

Кирәк: 3,5 кг алма; 1,5 л су; 2,400 г чамасы шикәр комы (1 л сутка 1,200 г шикәр).

Эш барышы:
алмаларны юып, берничә кисәккә бүләбез һәм өстенә су коеп, талгын утта 2 сәгать пешерәбез. Әледән-әле болгаткалап алабыз. Пешкән алманы ике катлы марляга салып, табак өстенә элеп куябыз. Кул белән сыгарга кирәкми! Алмадан чама белән 2 л сут чыга. Шуңа ярты өлеш шикәр комы кушып, талгын утта 20 минут кайнатабыз. Калган шикәрне өстәп, эреп беткәнче болгатабыз. Желены уттан алып, кайнар килеш банкаларга тутырабыз. Бераз суынгач, капкачын каплыйбыз. Мәтле тәм бирү өчен пешергән вакытта бер тотам бөтнек үләне (мята перечная) өстәргә була.

http://syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев