Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

АЛМАГАЧ БОТАГЫ НИГӘ КАРАЛА?

Алмагачның бер ботагы утта янып күмерләнгәндәй каралды. Җәй уртасында яфраклары саргаеп корыды. Кәүсәсендә дә шундый урыннар бар. Бу нинди чир икән? Агачны коткарып буламы?

Танылган бакчачы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Франс ХӘЛИЛОВ:
— Алмагачыгызда бик куркыныч кара рак чире. Аңа, гадәттә, зәгыйфьләнгән агачлар бирешә. Бер елны алмагач бик күп уңыш биргән, шунлыктан көчсезләнгән һәм кышка тиешенчә әзерләнә алмаган булырга мөмкин. Ә ул елны кыш кырыс килгәндер. Билгеле, сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, бик нык формалаштырып кисүдән соң йогышсызландырмау, киселгән, җәрәхәтләнгән урыннарны бакча сумаласы белән эшкәртмәү, кайрыны кояш пешерү дә чиргә китерә ала.
Бу авыруны тулысынча җиңү мөмкин түгел. Шулай да агачка ярдәм итәргә була. Моның өчен зарарланган ботактагы каралган урыннарны эчкә кадәр яхшылап чистартырга. 3-4 %лы бакыр купоросы эремәсе (1 л суга 30-40 г кушарга) белән йогышсызландырырга һәм бакча сумаласы сылап куярга кирәк.

https://vk.com/irekmaydani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X