Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмалы-эремчекле татлы ризык (рецепт)

Телетапшырулар алып баручы Айсылу Лероннан алмалы-эремчекле татлы ризык рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен: 250 г эремчек, 0,5 ст. каймак, 3 аш кашыгы шикәр комы, 2 йомырка, 3 аш кашыгы он.

Эчлек өчен: 2 алма, 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы сыер мае.

Эш тәртибе: эремчеккә каймак, йомырка, он, шикәр комы кушып болгатасы. Алманы телемләп турыйсың да, өстенә бераз шикәр комы сибеп майлы табада кыздырасың. Якынча 10 минут тирәсе. Аннан өстенә камырын салып, тагы берничә минут сүлпән утта тотасы. Һәм табаны, ризык әзер булганчы, 180°-200° духовкада тотасы. Якынча 20 минут.
 

http://intertat.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев