Алмаз, Алмаз Хәмзетдин...
Бер елны хатын белән, өскә-башка импортный кием алырга Мәскәүгә киттек. Үзәк урамнарның берсеннән барабыз, шул вакыт каршыга Алмаз Хәмзин килеп чыкмасынмы! Мондый көтелмәгән очрашуга өчебез дә шаккаттык: бу бит һавада очып йөргән ике каз мамыгының очрашуы кебек иде. 14 миллион тирәсе халык яшәгән Мәскәүдә, алдан сөйләшсәң дә бер үк вакытта,...
Бер елны хатын белән, өскә-башка импортный кием алырга Мәскәүгә киттек. Үзәк урамнарның берсеннән барабыз, шул вакыт каршыга Алмаз Хәмзин килеп чыкмасынмы! Мондый көтелмәгән очрашуга өчебез дә шаккаттык: бу бит һавада очып йөргән ике каз мамыгының очрашуы кебек иде. 14 миллион тирәсе халык яшәгән Мәскәүдә, алдан сөйләшсәң дә бер үк вакытта, бер үк урында очрашып булмас иде.
Казанда ике көннең берендә дигәндәй күрешеп торсак та, Мәскәүдә Алмаз белән аерылышасы килми генә бит! Бу инде ике дусның рухи якынлыгы, фикердәш булуы дигән сүз иде.
Башка берәү очраса, исәнме-саумыдан әллә ни ерак китә алмаган булыр идек, ә Алмаз белән мине 40 елдан артыкка сузылган дуслык, фикер берлеге бәйләп тота һәм бу "төен"не бер нәрсә дә чишә алмас кебек.
Мәскәүдәге очрашуны телгә алуымның тагын бер сәбәбе бар: Казанда күрешмәсәк, без Алмаз белән гадәттә берәр районда, йә чит шәһәрдә очраша идек. Чөнки ул мәңгелек сәфәрдә, йә концерт, йә эш белән чыгып китә. Халык, тамашачы белән очрашу - аның өчен иң зур юаныч һәм куаныч. Әле бер көнне: "Ун-унбиш кеше килсә дә, концерт куям мин", - ди. 70 яшькә җитеп тә юл йөрүдән мәңге туймас бу егет турында кайберәүләр, Алмаз уен-көлке сөйләп йөреп гомер уздыра инде, дип уйлыйдыр, аны җитди кешегә санамаучылар да юк түгелдер. Әмма атаклы юмористлар-сатирикларның эчке дөньясын нечкәләсәң, аларның күбесе - бик җитди кешеләр, язмышлары да гаять катлаулы.
Алмаз да шундый. Тик ул зарланмый. Юмор осталары, бәлки, авыр уйлардан арынып тору өчен һәрнәрсәдән кызык табарга тырышалардыр. Алмаз кайчак: "Их, Риман дус, барысын да сөйләсәм, башыңда бер бөртек тә чәч калмаячак", - ди. Ә мин аның вакытыннан иртә агарган сирәк чәчләренә, такыр башына карап куям. Өченче баласын тапкач, хатыны Тәнзиләнең сәламәтлеге какшады һәм Алмазга өч баланы аякка бастырырга туры килде. Гаиләне берүзе җигелеп тартты ул һәм бүген дә "тәртә арасында". Ни генә булмасын, безнең һәр очрашу һәрвакыт уен-көлкегә борыла. Булса да була икән кешедә оптимизм, тормышны якты, күңелле итәргә омтылу.
Бер елны ул "Биш татар" дигән төркем оештырды. Публиканы сайлап тормадылар, зур сәхнәләрдә дә, Сабантуйларда да, бәйрәм ярминкәләрендә дә чыгыш ясадылар шук егетләр. Ярминкәләргә халык әйбер алу өчен генә түгел, "Биш татар"ны карар өчен дә килә иде. Килмичә, анда бит Алмаздан тыш Равил Шәрәфи, Хәлим Җәләл, Рәшит Шамкай, Рәшит Сабиров кебек ут-мут егетләр дә бар иде. Алмаз менә шул төркем өчен махсус җыр да язды.
Җырдагы "... Ул, ул, ул булыр, Хуҗа, Хуҗа Насретдин, ул, ул, ул булыр Алмаз, Алмаз Хәмзетдин..." - дигән сүзләргә баштарак әллә ни игътибар да итмәгән идем. Инде менә хәзер уйлап утырам: Алмаз бит татарның Хуҗа Насретдины кебек тә. Аның шаяртулары да, нигездә, төрткеле, мәгънәле. Бәлки, шуңа күрә кайберәүләр аның шаяртуын "үз бакчаларына атылган таш" дип кабул итеп үпкәләп тә йөридер, башына сугарга да тырышадыр. Алмазның тормышны ничек бар - шулай гына кабул итәргә теләмәве, чын хакыйкать эзләргә омтылып, чәнечкеле-төрткеле сүзләр әйтүе, такмаклар җырлавы, әлбәттә, бәгъзе бәндәләрнең эчләрен пошырмый калмыйдыр.
Әмма Алмаз кешене нахакка рәнҗетми, әйтәсе сүзен дә, әчесе бетсен дип, уен-көлкегә төреп бирә белә. Язучылар берлегенә керер алдыннан Алмазның "Озак яшисең килсә" дигән китабы чыккан иде. Язучылар моңа: "Китабың бигрәк кечкенә инде, зуррак итеп чыгарып булмадымыни?" - дигәннәр. Алмаз ничек җавап биргән дисез? "Кибет шүрлекләрендә сезнең китапларга күбрәк урын калсын өчен кечкенәне чыгардым", - дигән. Аңлаган кешегә аңларлык, шулай бит!
Мин иң беренче танышканда Алмаз Хәмзин Рифкать Гомәров җитәкләгән атаклы "Саз" ансамбленең җырчысы иде. Ничек дуслашып, якынаеп киткәнебезне хәтерләмим. Мөгаен, Казан телестудиясенең музыкаль тапшырулар редакциясе мөхәррире булуым бер юлданрак китүебезгә сәбәп булгандыр. Инде хәзер язсам да ярыйдыр, җавапка тартмаслар, без элек "левый" концертлар белән йөри идек. Ягъни мәсәлән, талантлы яшьләрне алабыз да районнарга шабашкага чыгып китәбез. "Левый" дип ул хәтле үк закон бозу түгел иде инде бу, концерттан җыелган акчаның фәлән проценты район мәдәният бүлегенә кала иде. Менә шундый концертларда Алмаз төп җырчыбыз булды. "Бис"ка ике бүлектә дә җырлый иде ул. Тора-бара егетебез амплуасын алыштырды - конферансьега әйләнде. Дөрес, җырлавын да ташламады. Үзе шигырь дә, көй дә, юмористик хикәяләр дә, эстрада миниатюралары да яза, барысын да үзе башкара. Әле җитмәсә, концерт-тамашаларының режиссеры да иде ул. Шулай итеп егетебез "киң профильле" иҗат, сәхнә кешесенә әверелде. Гомергә онытасым юк, миңа 50 яшь тулгач, ул Камал театры сәхнәсендә юбилеемны үткәрде. "Гәҗит чыгарып ятыш" дигән (минем "Татарстан яшьләре"ндә эшләгән вакыт) музыкаль тамаша иде ул.
Авторы да, режиссеры да, алып баручысы да Алмаз булды. Башта бик киреләндем: "Камал театры сәхнәсенә менәргә кем соң мин ул хәтле?" - дидем. Җитмәсә, хатын да: "Кеше көлдереп йөрү генә булмас микән?" - дип шикләнде. Ә Алмазның үз туксаны - туксан: "Син алай мескенләнмә, Риман дус. Журналист буларак исемең дә бар, халык сине белә", - дип тукый торгач, тәки күндерде бу. Алмазның әнә шул "мескенләнмә!" дигән бер сүзе минем өчен яшәү принцибына әйләнмәдеме икән дип тә уйлыйм. Чөнки кәеф киткәндә, кулдан эш төшкәндә шул "мескенләнмә!" дигән сүз искә килә дә төшә. Шөкер, яшәү көче гаҗәп дәрәҗәдә Алмаз дусның, бөтен авырлыкларны, кайгы-хәсрәтләрне дә уен-көлке белән уздырып җибәрергә тырыша. Хәтта минем аяк сынгач та: "Яза торган аягы түгел микән", - диюче һәм бу сүзләрне авылдашы Разил Вәлиевкә җиткерүче дә ул булып чыкты. Ни хикмәт, моны ишеткәч, сызланып ятуыма карамастан, үзем дә кычкырып көлдем. Һич бетмәс-төкәнмәс юмор хисе каян килгән бу Алмазга? Элегрәк ул миңа әбисе Мәликәнең бик шаян сүзле булуын сөйли иде.
Алмаз авылга кайткач, әбисеннән сораштыра башлый: "Исәнлекләр ничек?"
- Менә йөгереп йөрим әле.
- Үрдәк бәбкәләре үсәме?
- Үсә, ну бик нахалныйлар. Тагарак тутырып ашарга салам. Каршыма киләләр дә: "Мәликә, вак бит бу, вак-вак-вак бит бу дип торалар", - ди икән.
Бервакыт, 100 яшен тутырган Мәликә әби янына бер журналист килгән дә: "Әби, озак яшәр өчен нишләргә кирәк?" - дип сораган. "Үлмәскә кирәк", - дигән әби. Бу инде кайбер сәхнә йолдызлары сөйләргә яраткан билдән түбән юмор түгел. Бу - халкыбызның зирәклеге, тапкырлыгы.
Рабит Батулла бервакыт ярымшаяртып, ярымҗитди итеп: "Юмор" дигән сүз татарның "йомры" дигән сүзеннән килеп чыккан дигән иде. Алмазның уен-көлкесе, төрттерүләре дә әнә шул йомры сүзләрдән тора. Аның белән аралашу җиңел, күңелле. Үзара сөйләшкәндә берәүләр каныңны эчсә, Алмаз белән очрашканнан соң күңел күгендәге болытлар таралып, рәхәтлек кичерә башлыйсың. Бәлки, халык аны шуңа күрә үз итәдер дә.
Бу язманы тәмамлар алдыннан Алмазга шалтыраттым.
- Хәлләр ничек?
- Әйбәт бит.
- Нишлисең?
- Менә яңа китабымны тотып утырам әле. Сигнальный экземпляр чыкты.
- Зурмы? Кибет киштәләрендә башкаларның китабына урын калырмы?
- Хикмәт зур булуында түгел. Ике повесть, хикәяләрем кергән.
- Исеме ничек?
- "Бармагыңнан үбәр идем".
- Ник бармактан?
- Укыгач белерсең.
Укымасам да чамалыйм, китапны кулга алсам, елмаю катыш уйларга чумармын кебек. Аның сүзләре минем өчен кадерле. Китабы да китап киштәләрендә тузан җыеп ятмас.
Ә хәзергә туган көнең белән, дустым, исән-сау бул! Минем теләкләргә меңләгән тамашачыларың һәм... укучыларың кушылыр дип өметләнәм.
("Ватаным Татарстан", /№ 139, 19.09.2017/)
Риман Гыйлемханов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев