Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Шәрифуллин нәрсәдән икеләтә рәхәтлек алганын сөйләде [+видео-фото]

Күптән түгел интернетта "Айфара" төркеменең быелгы Казан концертыннан тулаем видео барлыкка килде. Инде аны шактый кеше карап та өлгергән. Әлеге концертны карагач, төркемнең солисты Алмаз Шәрифуллинга сораулар туды. Шул сәбәпле, аның белән элемтәгә кердек.

- Алмаз, "Айфара" төркеме ел да Казанда концерт куя һәм ул бик югары дәрәҗәдә уза. Аны уздырырга идеяләрне һәм акчаны кайдан алып бетерәсез?
- Безнең ил зур, бер Татарстан гына түгел. Европа артистларының чыгышын интернеттан карыйбыз. Рус эстрадасы артистларының да эшләү рәвешләрен күзәтәбез. Аларга карап биеклеккә күтәрелергә тырышабыз. Акчаны берәү дә китереп бирми. Барысы да билет саткан акчага. Кемдер акча эшләү өчен концертлар куя. Кемдер сыйфат күрсәтәм дип эшли. Безнең өчен һәрвакытта да сыйфат беренче урында булды һәм шулай булачак та. Акча артыннан кумыйбыз. Аннары тамашачыны шаккатырырга яратабыз.
- Шәхсән үзең быелгы Казан концертыннан канәгать калдыңмы?
- Минем беркайчан да канәгать калганым юк. Димәк, эшләнеп бетмәгән эшләр бар дигән сүз.
- Сәхнә киемнәрегез өстендә кем эшли?
- Махсус сайлаган юк. Барысы да "на бум". Иң мөһиме төсләре туры килсен. Музыкантларыбыз белән киңәшләшеп эшлибез. Инде яшь тә бара. Тәннәребезне төрле аксессуарлар белән бизибез. Мәсәлән, сәхнәгә беләзек, муенса ише әйберләр тагып чыгарга мөмкинбез.
- Алмаз, концертларыңда тере тавышка гына җырлыйсың. Син моны принципиаль рәвештә эшлисеңме?
- Тере тавышка җырлаганда икеләтә рәхәтлек алам. Мин шундый шәп җырчы дип әйтәсем килми. Әлбәттә, тере тавышка җырлаганда ялгышлыклар китә. Аны сүзләр белән аңлатып булмый, тоеп кына була.
- Быелгы концертыгызда тамаша залыннан сәхнәгә балалар, яшүсмерләр чыгып, уен коралларыгызда уйнап карадылар. Бу махсус эшләндеме?
- Юк. Берсе белән дә алдан сөйләшенмәгән иде. Барысы да көтелмәгәнрәк килеп чыкты. Махсус белгән кешеләрне репетиция ясаттырып чыгарган эш түгел. Гомумән, үзебез дә көтелмәгән хәлләрне яратабыз. Импровизация булганда тамашачыга да кызыклы бит.
- Кумирың бармы? Кемнән үрнәк аласың?
- Валерий Леонтьев, Майкл Джексон. Алар миңа үз өлкәләрендә эшли белгәннәре өчен ошый. Энергетикаларын бер дә җәлләмичә, үзләрен тамашачыга тулаем бирәләр. Бу әйберләрне дә сүз белән генә аңлатып булмый. Аны күрергә кирәк. Быел апрель аенда Уфага Валерий Леонтьев концертына бардым. Үземә яңа идеяләр алдым. Икенче елга без аны концертыбызда кулланачакбыз.
Эльза ГАЗИЗОВА
http://акчарлак-газета.рф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев