Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмаз Вәгыйзов: “Туган көннәргә чәчәкне тимердән дә ясаталар”

Кат-кат агач койма буяу, искергән саен аны яңарту гадәте бетте хәзер халыкта. Соңгы елларда йорт, каралты-кураны калай койма, тимер капка белән уратып алу модасы башланды. Шул рәвешле, элекке заманнардагы тимерче һөнәре дә безнең көннәргә әйләнеп кайтты. Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылында яшәүче Алмаз Вәгыйзов та менә инде биш елдан артык тимер, калай материалларга “җан өрә”.

– 2012 елда әти үлгәч, әнине ялгызын калдырмыйм дип авылга күченеп кайтырга туры килде. Үкенмим, – ди Алмаз. – Ләкин кайчан да булса мондый эш белән шөгыльләнермен дип күз алдыма да китермәгән идем. Тәҗрибәм дә юк. Мин белгән осталар арасында җидешәр ел тимерче ярдәмчесе булып эшләп, аннары үз эшен башлаучылар бар. Шуңа да башта автосервис ачмакчы булып йөрдем. Бабаларым да агач осталары булган, канга сеңгән, күрәсең. Әнә шулай үзем дә сизмәстән тимерчелек эшенә кереп киттем. Заказга килгән беренче капкамның сызымын күргәч, эшли алмам кебек тоелды. Ләкин артка чигенү уемда да булмады. Үҗәтләнеп тотындым һәм бик әйбәт килеп чыкты! Эш башлаган чорда беренче кертемгә акча да юк иде. Заказлар килә торды, кергән акчага кирәк материал, эш коралларын ала бардык.

Машина гаражында гына башланып киткән бизнес хәзер Алмазның үзе төзегән цехында дәвам итә.

 

– Тимерне утта кыздырып, кайнар килеш таптатып эшлим. Русча әйткәндә, “горячая ковка” дип атала бу. Ә күпләр салкын төре белән, ягъни тимерне завод станогында гына бөгеп ясарга тырыша. Алай тизрәк тә, җайлырак та. Әмма минем андые белән кул бозасым килми. Капкаларга күбрәк табигать рәсемнәре кушарга яратам: чәчәк, яфрак, виноград. Ислам динендә хайван рәсемнәре рөхсәт ителмәгәч, андыйлар белән мавыкмыйм. Һәр бизәкне, һәр чәчәкне берәмләп, тимерне эретеп, чүкеп ясарга туры килә. Дөрес, бу вакытны ала торган эш. Ләкин катлаулырак хезмәт булган саен, миңа кызыклырак, – ди эшмәкәр.

Бүген Алмаз Вәгыйзовның цехында үзе белән бергә дүрт егет эшли. Бертуган энесе дә үзе янәшәсендә. Башка шәһәрләрдә яшәүче оста тимерчеләр белән дә тыгыз элемтәдә тора ул. “Иң оста тимерчеләр Украина белән Санкт-Петербургта. Кайбер эшләремне аларга да күрсәтәм. Яхшы бәя бирәләр”, – ди әңгәмәдәшем.
  
– Тимерне кыздырып, чүкеп эшләгәч, бәясе дә бардыр дим, – остага.

– Әлбәттә. Ләкин заказ юклыктан интегеп утырган юк. Хәзер күп кеше шәһәрдән кайтып, авылда йорт сала башлады. Кемнәрнеңдер туып-үскән нигезе калган була. Үзе тулаем күченеп бетмәсә дә, пенсиягә чыккач кайтып яшәр өчен йортын җиткерә тора. Ялларда да кайтып йөри. Казан ерак түгел. Андыйлар еш кына капка-койма сорап килә. Эскәмия, почта тартмасы, мангал, чардуган, баскыч тоткалары, балконнар да эшлибез. Казаннан да заказлар күп килә. Чөнки бездә бәя арзанрак. Сызымнарын да үзем сызып бирәм. Дизайнерларга кушсаң, анысына да уч тутырып акча алып китәләр бит әле.

– Мисал өчен, бер роза чәчәген ясар өчен күпме вакыт кирәк?

– 5-6 яфрагы, сабагы белән ясар өчен 3-4 сәгать китәдер. Әлбәттә, бер сәгатьтә дә эшләп була, ләкин анда хезмәтеңнең аермасы күренә. Аңлаган кешегә. Хәзер үзенчәлекле бүләк ясарга теләп, туган көн, юбилейларга тимердән чәчәк ясарга дип заказлар килә башлады. Җәй көне бер клиентыма кәрҗингә лалә чәчкәләре утыртып эшләп бирдем.

 

– Бәяләргә килсәк?

– Бәяне төгәл генә әйтеп булмый. Мин бер бәя әйтермен, ә синең күз алдыңа башка төрле әйбер килер. Гадәттә, бездә капкалар 45 меңнән башлана. Барысы да материалга бәйле: калае нинди озынлыкта, нинди йозак куйдыралар һ.б. Ягъни, бәя эшнең катлаулылыгыннан тора. Иң кыйммәтле дигән чардуганны 50 меңгә эшләп бирдек. Иң арзаны 8-9 меңнән тотына.

– Клиентларга ярарга авырмы?

– Төрлесе очрый. Эшне карап китеп, берничә җирдә булып, берәр елдан соң кире миңа килгән кешеләр дә бар. Кайсыларына бик тиз кирәк. Моңарчы капкасыз торса торган, ә бер-ике атна түзәргә сабырлыгы җитми. Заказны алгач, бер тапкыр да шалтыратмыйча, сабыр гына көтүчеләр дә очрый. Һәрбер бизәкне үземә эшләгән кебек эшләргә тырышам бит. Күңелемә ятмаганы була икән, аннан котылу җаен карамыйм, үземдә калдырып, клиентка башкасын ясыйм.

Алмаз Вәгыйзовнең киләчәккә планнары зурдан: бизнесын киңәйтергә, зуррак тимерче алачыгы эшләргә уйлый ул.

– Хәзерге мичем (тимерче учагы) газ белән ягыла. Анда артык зур тимерне салып, чүкеп булмый. Күмер белән эшли торган мич ясыйсым килә. Аннан соң безнең хезмәттә чүкечсез булмый. Тавышы да чыкмый калмый. Күршеләрнең дә тынычлыгын сакларга кирәк. Шуңа да яңа алачыкны бакча артынарак, ышыккарак салырга исәп.

Әңгәмәдәшемә 39 яшь. Өйләнмәгән. Менә дигән итеп болын кадәр йортын җиткезеп килә. Мал-туар асрамый, хәтта кош-корт та тотмый. Ләкин авыл җиренә кайтырга теләк белдерүче хатын-кызлар гына аз икән.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев