Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Альмир Абашев: 40 яшьтән соң һәркем ел саен диспансеризация узарга тиеш

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары районнарга мобиль комплекслар йөриячәген әйтте.

40 яшьтән соң һәр гражданин ел саен диспансеризация узарга тиеш. Бу хакта Казанның 21нче сырхауханәсендә "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтте.

"Кешеләр нәтиҗәләргә ышанмый, сырхауханәләргә килми. Ә 40 яшьтән соң һәр гражданин ел саен диспансеризация узарга тиеш", - диде Абашев. Ул медицина тикшерүләрендә чирне вакытында ачыклап булуын искәртте. Аның сүзләренчә, 2019 елда диспансеризация, онкоскрининг кысаларында 1 млн 300 мең кешене карау фаразлана. Былтыр 950 мең кеше булган. 2024 елга 70 процентны колачлау - 2 млн 600 кешенең сәламәтлеген тикшерү ниятләнә.

Альмир Абашев һәр сырхауханәдә, табиб амбулаториенда рентген аппаратлары булырга тиешлеген әйтте.
Матди-техник базаны ныгыту өчен, илкүләм проект кысаларында федераль казнадан барлыгы 10 мобиль комплекс- 6 флюорографик һәм 4 маммографик күчмә җайланма сатып алынган. Республика акчасына 4 күчмә диагностика госпиталь кайтарылган.

"Махсус персонал муниципаль берәмлекләргә барачак. Беренче чиратта халык саны 100гә кадәр торак пунктларга юл тотачаклар", - диде Абашев. Район башлыкларына мобиль комплексларны кабул итү өчен шартлар тудырырга кирәклеген искәртте.

Республика клиник хастаханәсенә, Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә, Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә, Әлмәт Үзәк район хастаханәсенә 14 урынлык автобуслар да тапшырылачак. Алар мобиль комплексларда эшләүчеләргә кирәкле дарулар, җиһаз-җайланмалар илтәчәк.
Онкологик авыруларга каршы көрәш өчен 2019 елда 150 млрд сум акча юнәлтелә.

2018 елда яман шешнең 1442 очрагы ачыкланган. Шуның 57 проценты башлангыч стадиядә, бу күрсәткечне 65 процентка җиткерү ниятләнә. Бер ел эчендә үлеп китү 24 процент. "Безнең максат - кеше үлемен мөмкин кадәр кичектерү, 17 процентка кадәр киметү", - диде Альмир Абашев. Чир ачыклангач биш ел яшәү күрсәткече 56 процент, аны 60 процентка җиткерү күзаллана.
Татарстанда 115 мең кеше яман шештән интегә.

Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев