Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алсу Фазлыева ирен дуслары белән очрашырга җибәрәме?

«Азат белән университетта бергә укыдык. Мин аннан бер курска өлкәнрәк идем. Озак вакыт очрашып йөрмәдек: 8 айдан соң ул миңа тәкъдим ясады. Мин шундук ризалыгымны бирдем, күрәсең, нык гашыйк булганмындыр. Өйләнештек. Бер-беребезгә ярдәм итә-итә, уку йортын уңышлы тәмамладык. //Туйлар.ру// Буш вакытыбызны бергә һәм шулай ук аерым да күңелле итеп уздыра...

«Азат белән университетта бергә укыдык. Мин аннан бер курска өлкәнрәк идем. Озак вакыт очрашып йөрмәдек: 8 айдан соң ул миңа тәкъдим ясады. Мин шундук ризалыгымны бирдем, күрәсең, нык гашыйк булганмындыр. Өйләнештек. Бер-беребезгә ярдәм итә-итә, уку йортын уңышлы тәмамладык. //Туйлар.ру//
Буш вакытыбызны бергә һәм шулай ук аерым да күңелле итеп уздыра беләбез. Бернинди проблемасыз Азатны дуслары янына җибәрәм. Әле бит аның күп дуслары Казанда түгел, ә районда яши. Мин инде, балалар булгач, ул кадәр йөри алмыйм. Салонга ниндидер процедурага барып кайтам, ахирәтләрем белән очрашып алам. Алай бер-беребезне көнләшмибез, андый сөйләшүләр бары тик шаяруда гына.

Азат минем күңелемне күрә белә. Кибеткә барсак, "Әйдә сиңа шуны, шуны", - алабыз ди ул. Хатын-кызга күп кирәк мени? Матур кием булса, яхшы кәеф гарантияләнгән. Эштән арып кайтсам, өйдәге эшләрне ул үз өстенә ала. Тәмле итеп ашарга да ялт итеп пешереп куя. Бу сыйфаты миңа аеруча ошый»

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X