Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алты көн ярату”: Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә татарча альбом яздыра

Зуля Камалова Йолдыз Миңнуллинаның “Алты көн ярату” шигырьләр циклына татарча яңа альбом яздыру өчен краудфандинг ысулы белән акча туплый.

“Йолдыз әйтте: “Ярату” сүзенең икенче мәгънәсе – барлыкка китерү. Бу гаҗәеп эш! Әйдәгез, без бергәләп бу җырларны барлыкка китерик. Булышырсызмы?” – дип мөрәҗәгать итә Зуля.

“Минем һәм командам өчен бу краудфандинг тәҗрибәсе беренче булганга, без кирәкле сумманың яртысын гына — 250 мең сум җыябыз. Краудфандингның акча җыю гына түгел, иҗтимагый мөнәсәбәтләр кору коралы икәнлеген аңлыйбыз. Шуңа күрә сезнең ярдәмегез белән кампания эре иганәчеләр игътибарын җәлеп итеп, проектка кирәкле сумманы - 525 мең сумны булдырырга ярдәм итәчәкләр, дип ышанып калабыз”, - дип язган Зөлфия краудфандинг старт алган биттә (https://planeta.ru/campaigns/zulyakamalova).

Зуля Камалованың Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылачак альбомы өчен биш көн эчендә 22 мең сум акча җыелган. Бу – кирәкле сумманың 8 проценты.

Проект голланд музыканты Михиль Холландның саунд-продюсерлыгы белән башкарылачак.
 

Әлеге платформа аша 24 июльгә кадәр акча күчерергә мөмкин.

Зуля Камалова проектына җырчы Юлия Җиһаншина, музыкант Дмитрий Бикчәнтәев, журналист Антон Райхштат, музыкант Рәдиф Кашапов, музыкант Ольга Арефьева, журналист һәм галим Илшат Сәетов кушылган.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев