Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алтын медальнең дәрәҗәсен күтәрмәкчеләр

Әйе, соңгы елларда бу бүләкнең кадере бетеп китте сыман. Дөресрәге, бетереп маташтылар. Педагог халкы 2014 елдагы вакыйгаларны яхшы хәтерлидер әле.

Тарихына карасак, XVII гасырда укучыларга яхшы укыган өчен алтын медаль бирә башлаганнар. Үткән йөз еллыкта медаль үзе дә, аны бирү тәртибе дә үзгәрешләр кичергән. Медаль бирүне әле бетергәннәр, әле кире кайтарганнар. Соңгы мәртәбә медаль бирү 2014 елның 1 гыйнваренда туктатылган иде. Әмма җәмәгатьчелек басымы белән шул елның май аенда кире кайтарылды да.

Мәгълүм булганча, медальнең вузга кергәндә ташламасы бар. Мәсәлән, ике абитурент бер үк балл җыйса, медальлесе укырга керә. Шулай ук БДИ нәтиҗәләрен хәтта 10 баллга кадәр арттыра ала. Мәсәлән, МГУда алтын медаль өчен 6 балл өстиләр.

Бу көннәрдә медаль бирү тәртибенә үзгәреш кертү мәсьәләсе кабат күтәрелде. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән проектта бәян ителгәнчә, 11 сыйныф укучысының барлык фәннәр буенча да өлгереше “бишле” булырга һәм БДИны (мәҗбүри имтиханнар буенча) кимендә 70 баллга тапшырырга тиеш.

Бу үзгәрешләр, фәрман проекты расланган очракта, 2018/19нчы уку елыннан кертелә.

— Бу яңалык түгел, медаль бирүне тәртипкә салу гына. Соңгы елларда “алтын медаль” төшенчәсе төссезләнеп китте, безнең бурыч — аның дәрәҗәсен күтәрү, — диде РФ мәгариф һәм фән министры О. Васильева.

Бу рәсми хәбәрләргә тормыш чынбарлыгыннан да бер вакыйга өстисе килә. Узган ел беренче сыйныфтан бик яхшы билгеләренә укып килгән, тырыш кызны – милләтәшебезне медальсез калдырдылар. Бу зур бүләккә билгеләре белән дә, белеме белән дә лаек иде. Алган белемен илебезнең иң дәрәҗәле вузларының берсенә укырга керә алу белән дә күрсәтте кыз. Укытучылары да яхшы белем биреп үзләренең профессиональлеге күрсәтте. Әмма үз фикере булган, үз сүзен әйтергә яраткан кыз белән дөрес мөнәсәбәтләр генә кора алмаганнар, кызганыч. Хөсетлекме, ачумы, башка сәбәпме тырыш укучыны медальле иттермәс өчен тырышлык куйган. Менә шулай итеп бер тамчы дегет бер мичкә балны “бозды” да куйды.

Фото: https://pixabay.com | Manuchi

http://magarif-uku.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев