Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Алтын» сәүдә үзәгенә һөҗүм итүчеләргә карата кузгатылган җинаять эшен карау төгәлләнде

«Суконка» криминаль төркеме шулай ук Журналистлар урамындагы төзелеш материаллары базарына да һөҗүм оештырган була.

Казанның «Суконка» криминаль төркеме әгъзаларына карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү төгәлләнде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Криминаль төркем әгъзалары Казанның «Алтын» сәүдә үзәгенә һәм Журналистлар урамындагы төзелеш материаллары базарына һөҗүм оештырган.

17 март кичендә медицина битлекләре кигән берничә егет «Алтын» сәүдә үзәгенә бәреп керә һәм берничә витринаны ватып чыгып китә. Татарстан Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге оперативниклары шикләнелүчеләрнең барысының да шәхесен ачыклый – алар Казанның «Суконка» криминаль төркеме әгъзалары булып чыга.

Эчке эшләр министрлыгы тикшерүчеләре хулиганлык һәм чит милеккә зыян китергән өчен җинаять эше кузгата. Криминаль төркем әгъзалары үз гаепләрен таный.

Тикшерү барышында 2016 елның 20 августында Казанның Журналистлар урамында урнашкан төзелеш материаллары базарына һөҗүм итүдә дә «Суконка» төркеме әгъзаларының катнашы булуы ачыклана.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев