Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Америка хирурглары Россиянең дистәләгән табибы күз алдында пациентка операция ясады

Күрсәтмә операция илнең барлык төбәкләреннән җыелган белгечләр өчен белем бирү мәктәбе вакытында Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә узды.

Бүген АКШ профессорлары, Казандагы коллегалары белән берлектә, Россиянең дистәләгән табибы күз алдында пациентка операция ясады.

«Без әлеге операцияне Россиянең барлык төбәкләреннән килгән табиблар утырган белем бирү үзәгенә трансляцияләдек. Алар теория һәм күнекмәләрнең чынбарлыкта гамәлгә ашуын үз күзләре белән күрде», - дип искәртте Төбәкара клиника-диагностика үзәгенең нейрохирургия бүлеге табиб-нейрохирургы Бәхтияр Пашаев.

Күрсәтмә операция илнең барлык төбәкләреннән җыелган белгечләр өчен белем бирү мәктәбе вакытында Төбәкара клиника-диагностика үзәгендә узды. Табиблар гипофиз аденомасы диагнозы куелган 49 яшьлек ир-атка операция ясады.

«Әлеге шеш бик зур иде. Пациентның күзе сукыраюга нәкъ менә шул сәбәпче булган», - дип аңлатты АКШның Питтсбург Университеты Медицина үзәге табиб-нейрохирургы, профессор Пол Гарнер.

«Татарстанда мондый операцияләр ясау өчен кирәкле бөтен әйберләр дә бар. Биредә чын профессионаллар җыелган, алар эшнең җаен белә», - дип өстәде Питтсбург Университеты Медицина үзәгенең оториноларингология профессоры Карл Снайдерман. 

Фото: Михаил Захаров, Валерия Белова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X