Ана булу –изгелекнең таҗы
Әниләр көне якынлаша
"Ана бәхете нәрсәдә?" дигән соравыма, әңгәмәдәшем – Юлбат авылында яшәүче Мәрзия Халикова: Балаларың өчен күңелең тыныч һәм бүгенге көндә дә, картлыгыңда да кадер-хөрмәткә олы өметең булу", - дип җавап бирде. Бу сүзләр Мәрзия ханымның гына түгел, барлык аналарның йөрәк авазы булып яңгырый кебек.
Мәрзия Гатаулла кызы бөтен гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган олы йөрәкле мөгаллимә булу белән бергә, илгә-Ватанга лаеклы өч ул үстергән, бүген газизләренең исән-сау булуына дога кылып яшәүче аналарның берсе. Чөнки улларының икесе бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша, ягъни Ватан мәнфәгатьләре сагында тора. Ниләр кичергәнен, каян сабырлыклар алганын үзе генә белсә дә, Мәрзия ханым белән әңгәмә кору үзе бер җан рәхәте, һәр сүзендә тирән мәгънә, үзе белән сине дә ниндидер бер тыныч, җылы мохиткә алып кереп китә. Мәктәптән лаеклы ялга киткәндә хезмәттәшләре "Сез тынычлык символы кебек булдыгыз" дип бәяләүләреннән дә яхшырак итеп аңлатып булмастыр кебек.
1957 елда Югары Шытсу авылының иң тырыш, хезмәт сөюче Асия апа һәм Гатаулла абый Әхмәдуллиннар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән кызга әти-әни тәрбиясе гомергә сеңеп кала. Гаиләдәге биш балага да иң кыйммәтле сыйфат – игелеклелек орлыклары салына. "Әти-әнием бик эшчән кешеләр иде. Һәр минутыбыз эшкә багышланды. Мин кечкенәдән укытучы булырга омтылып, әниемнең тормышка ашмаган хыялын чынга ашырдым. Башта Арча педагогия училищесын, соңрак Казан Дәүләт педагогия институтын тәмамладым. Укытучыларыбыз безгә ныклы белем дә, укучыларга һәм үзеңә карата таләпчән булырга да, тормышта югалып калмаска да өйрәттеләр. Берничә мәктәптә укытырга туры килде. Озак еллар Юлбат урта мәктәбендә рус теле һәм технология укытучысы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым. Эшемне бик яраттым. Коллективта үзара мөнәсәбәтләребез бик яхшы булды. Миңа кечкенәдән юрганны үзеңә генә тартасы түгел, бер-береңә ярдәмләшеп эшлисе икәнлеген сеңдереп үстерделәр. Балаларга тиешле, таләп ителгән белемне көчемнән килгәнчә бирергә тырыштым. Әмма шул ук вакытта тәрбия мәсьәләсе һәрвакыт беренче урында булды", –дип сөйли Мәрзия Гатаулла кызы. Укуга, белем алуга омтылышы кечкенәдән көчле булганын бер генә мисал да дәлилли. Бик күп шәкертләре күңелендә якты эз калдырган мөхтәрәм укытучы Әлфия Фәсхиева хакында Мәрзия ханым да зур хөрмәт белән искә ала. “Сыйныф җитәкчебез Әлфия Фәсхи кызы, үзе географ булса да, әдәбиятка мәхәббәт уята алды. Ул безгә "Казан утлары" һәм "Вокруг света" журналларындагы материаллар турында шулкадәр тәмләп сөйли иде. Мин кызыгып тора идем. Әти-әниебез газеталарга язылалар, әмма бөтенесен дә алдырырга мөмкинлекләре җитмәгәндер. Мин укытучы апам әйткән басмаларга ничек язылырга белмичә, хәйләгә керештем. Ядәч аерып, әнине җиңдем. Әни бик хәтерле иде, оту теләгем көчле булгач, бик озак азапланырга туры килде. Шунысы сөенечле, ярты елга “Казан утлары”на язылу бәхетенә ирештем", – дип искә ала Мәрзия апа. Әдәбият-сәнгатькә гашыйк, шигъри җанлы Мәрзия ханым “Казан утлары” журналыннан гомер буе аерылмый, аның йөрәк түреннән чыккан шигъри тәлгәшләре соңрак әлеге басмада да урын ала.
Алар тормыш иптәше Илһам абый белән уллары Фәнүс, Дилүс, Мөнирне дә үзләре үрнәгендә тирә-юньдәгеләргә мәрхәмәтле, гадел, туган җанлы итеп кенә түгел, ватанпәрвәр, курку белмәс итеп тә тәрбиялиләр. Авыл җанлы егетләрнең өчесе дә Юлбатта төпләнеп, Фәнүс белән Дилүс үз нигезләрен булдырганнар. Төпчекләре Мөнир әлегә гаилә корырга өлгермәгән. Бүген Фәнүс Херсон өлкәсендә, Мөнир Луганск юнәлешендә хезмәт итә. Уртанчылары Дилүс “Таттелеком” җәмгыятендә хезмәт куя, тормыш иптәше Лилия белән ике бала үстерәләр.
Язманың дәвамын газетабызның 22 ноябрь саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев