Ана капиталыннан файдалану тәртибе җиңеләя
4 декабрьдән ана капиталын теге яки бу максатка юнәлтү өчен, СНИЛС тәкъдим итәргә кирәкми. Хәзер бу документ әлеге сертификатны алу өчен гариза тапшырганда гына кирәк. Бу хакта «Российская газета» Россия Пенсия фонды матбугат хезмәтенә сылтама белән яза.
«Татар-информ» билгеләп үтүенчә, ана капиталы программасы гамәлдә булган вакытта 8,5 миллион гаилә әлеге сертификатны алган. Аларның 5 миллионы аны торак шартларын яхшыртуга сарыф иткән. Шул исәптән, 3,2 миллион гаилә шуның ярдәмендә торак кредитларын өлешчә яки тулысынча түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев