Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана теле

Авылымның үз сүзләре бар.

Гадәттә үзем: “әдәби тел нормалары кайсын таләп итсә, шунысы, ягъни каен себеркесе”, дип бик кыска гына җавап бирсәм дә бу юлы әлеге мисалга таянып фәнни гәп корырга форсат чыгып тора. Без инде мондый күренешләрне ике яссылыкта карарга күнегеп киләбез: тел фәне һәм сөйләмият яссылыгында.

Тел фәнендә диалектология дигән бөтен бер тармак бар. Ул бүген дә үсештә. Диалектизмнарга сөйләмият юнәлеше дә игътибарлы, чөнки бу төр лексика куллану ягыннан үзенчәлеклерәк– сөйләмдә миннеге, пиннеге дә, себеркесе дә кулланыла. Сөйләмият бу күренешне: болар синоним берәмлекләрнең, ягъни мәгънәдәш сүзләрнең бер төре, тик болар кулланылуы ягыннан бер үк күләмле дә, бер үк хокуклы да түгел – берсе әдәби тел берәмлеге саналса да, икенчесенең кулланылышы аерым төбәкләр белән чикләнгән, дип аңлата. Тел фәне аларны диалекталь сүзләр – диалектизмнар ди. Җирле сөйләш сүзләре дигән термин да бар. Шивә сүзе дигән вариант та очрый. Хәзер бу кыйблада тел фәненнән алган мәгълүматны берникадәр барлап карыйк.

Диалектизм күренеше авазларның да, кушымчаларның да, сүзләрнең џәм сүзтезмәләрнең дә төрлечә әйтелүендә чагыла. Димәк, телнең бу күренешен бөтен бер система итеп карарга күнегергә кирәк, югыйсә, бездә сүз диалектизмнарга зур игътибар биреп тә грамматик диалектизмнарны “оныту” очраклары еш була. “Миннек, мәшкә дип сүләргә ярамай”, дип өйрәтеп маташкан укытучыларга да юлыккан бар. Гомумхалык татар телендә өч төп диалект аерып өйрәнелгән: урта диалект, көнбатыш яисә мишәр диалекты, көнчыгыш яисә Себер диалекты. Бу төрле-төрле өч диалект (шивә) та әле катлы-катлы џәм дә күп тармаклы.

Әйтик, урта диалект Казан арты џәм башка урынчалыкларга тармаклана, ә Казан арты шивәсе янә дә Дөбъяз, Әтнә һәм хәтта шул төбәкләрнең аерым авылларына гына хас үзенчәлекләр белән аерыла. Мәсәлән, туган төбәгем Әтнә районы Чишмәле Сапта, Күлле Кимедә богыл, күчтәркә сүзләре булуын, аларның ни аңлатуын язган идем инде. Алар нәкъ менә диалектологик сүзлекләрдә-атласларда да Казан арты, Әтнә дигән тамга белән теркәлгән. Ә андый сүзлекләр бездә калын-калын томнар булып басылып чыккан; аларны шөһрәтле галимнәребез төзегән, шулар хакында җитди-җитди фәнни хезмәтләр язган. Аларда әлеге кебек дистәләрчә төбәк, урынчалык, сөйләшләр билгеләнгән, аларга бәйле рәвештә меңнәрчә әлегедәй аһәңле, тирән мәгънәле, төрледән-төрле мәгънәви дә, хисси дә төсмерләре белән аерылып торган, саф татарча яңгырашлы, нәкъ үзебезчә аһәңле сүзләр теркәлгән. Аларда халыкның милли холкы, тарихы, язмышы чагыла. Алар милләтнең чын хәзинәсе. Әйткәнемчә, диалектизм күренеше авазлардан, аннан да элек өн-интонация үзенчәлекләреннән үк башлана. Безнең төбәктә, мәсәлән, ч ның, ш ның тоныклануы, хәтта тәмам сүрелеп, т булып ишетелүе күзәтелә (чишмә урынына тишмә, чишенү – тишенү, шушы – тушы һ.б.). Бүтән төбәкләрдә, әйтик, әдәби з урынына д авазы (кыдыл бодау), б, д, з, ж, җ авазларының саңгырау вариантлары гына (баш – паш, дошман – тошман һ.б.), и урынына ә (киртә – кәртә, ким – кәм, киштә – кәштә һ.б.), дифтонгларның кыскаруы (әйдә – әдә, әйләнү – әләнү һ.б) һәм, киресенчә, килми – килмәй кебек күренешләр очрый. Калын і, ѓ ны нечкәртеп әйтү дә – диалектизм күренеше санала.

Сүз төзелеше белән бәйле – морфологик диалектизмнар да күзәтелә. Сүзнең тамыры әдәби, ә кушымчасы үзенчәлекле: кыенсыну – кыенсырау, таптау – тапау, килергә – килгәле һ.б. Ә сүз диалектизмнарга килсәк инде, алар, татар лексика хәзинәсендә, әйткәнебезчә, бихисап. Күренекле тел галиме Габделхәй Әхәтев аларны менә мондый төркемнәргә аерып өйрәнгән иде: омоним диалектизмнар, лексик-морфологик, лексик-фонетик, алынма, эмоциональ-экспрессив диалектизмнар. Диалекталь фразеологик әйтелмәләр дә бар: ай тотылу – ай тотлыгу, күңел ачу – ирек ачу, истән чыгу – истән төшү, ләчтит сату – лыгыр сату һ.б . Кыскасы, сүз саны ягыннан иң бай саналган татар теле диалекталь берәмлекләренең байлыгы белән дә горурланырлык.

Халык теле һәм әдәби тел диалектизмнар исәбенә дә үскән һәм үсә бара. Шул ук вакытта халыкның һәр катламында, һәр төбәктә диярлек даими кулланылуы, гомумән дә, аралашу чарасы буларак тормышта тоткан урыны, дәрәҗәсе, әһәмияте бүтән лексик төркемнәрдән һич тә кайтыш булмаса да, фәндә һәм мәктәптә диалекталь берәмлекләргә караш, аптырарсың, гафу ителмәслек дәрәҗәдә тискәре булды. Менә тыңлагыз (укыгыз) әле– бөтен гомерен, фәнни эшчәнлеген диярлек шушы темага багышлаган, үзе үк татар теле укытучылары тәрбияләгән зур галим заманында менә нинди фикер язган булган: “...Диалектизмнар әле картлар телендә дә, яшьләр телендә дә, хәтта укучылар телендә дә чагыла. Мәктәптә алар өлгерешне төшерүдә төп сәбәпләрдән саналалар. Шуңа күрә җирле диалектизмнарга каршы көрәш җәмәгатьчелекнең, мәктәпнең көн алдында торган бурычларыннан исәпләнә...”.

Бу фикер бит аерым шәхес-галимнеке генә булып калмыйча, элек-электән мәктәп, югары уку йортларында укыту программаларына, методикага мәҗбүри таләп буларак салынган. Әлбәттә, инде җирле телләрне генә түгел, милләт телен тулаем бетерү максатына яраклаштырылган сәяси методика иде бу. Ә бит мәктәп программа, күрсәтмә, методикасының бүген дә үзгәргәне юк диярлек, бала сөйләменнән, язмасыннан, ниһаять, фикереннән диалектизмнарны корытыр өчен укытучы бакчачы чүп үләненә ябырылган кебек ябырыла. Мин журналистлыкка укырга кергән студентлардан беренче дәресләрдә үк: “Сезнең якта нинди җирле сөйләм үзенчәлекләре бар? Сез аларны иҗатыгызда ничек кулланырга җыенасыз?” дип сорый идем, алар моңа аптырап кала иде. Мондый хәлгә бер мин генә борчылу белдермәгән. Менә күренекле әдибебез, милләтпәрвәр Нурихан Фәттахның туксанынчы еллар башында басылып, халык бик хуплап кабул иткән бер язмасыннан өзек: “Фольклорга, этнографиягә кагылышлы төрлелекне без таныйбыз, мондый төрлелекне хәтта мактыйбыз да.

Шулай булгач, нишләп әле безгә телдәге төрлелекне дә танымаска?! Бит фольклордагы, этнографиядәге, гомумән, культурадагы төрлелек бары тик телдәге төрлелек аркасында гына саклана ала. Әдәби тел белән диалектлар, сөйләшләр, урынчалыклар арасындагы мөнәсәбәт ниндирәк принципка нигезләнергә тиеш соң? Уку-укыту, вакытлы матбугат, әлбәттә, әдәби телдә башкарылачак. Җирле телнең тәэсире көчле урыннарда башлангыч классларда әдәби тел белән бергә җирле тел кулланганда да гөнаһ булмас. Өйдә, тышта, җыелышларда җирле телдә сөйләшү, аралашу табигый хәл саналырга тиеш. Иң дөресе шул –беркем дә үзенең сөйләм теленнән хурланмаска, киресенчә, үз төбәгендәге туган теле белән, туган халкы белән, киңрәк планда – үз милләте белән горурланырга тиеш (Ирек алгач башбаштак. Социалистик Татарстан, 1991, 1 февр.).

Әйе шул, дускайларым, ана телебездә мәгълүм бер берәмлек гасырлар буе яшәп ята, мәгълүм бер кешеләр төркеменә хезмәт итә икән, аны йолкып атарга, көрәшергә түгел, әйбәтләп белергә, нәкъ кирәк чагында, нәкъ кирәк урынында кулланырга, кадерен белергә кирәк. Аннары бит әле диалекталь күренешләрне нигезле белү ул, иң башта, әдәби телне яхшы белү, гомуми куллану чараларын дөрес тоемлау өчен кирәк.

Диалектизмнарның төрләрен, кулланыш җирлеген яхшы үзләштерми торып әдәби телнең чикләрен һәм куллану үзенчәлекләрен ачыклап бетерү җиңел түгел. Ә туганнан бирле кулланып күнегелгән җирле сөйләш берәмлекләрен мәктәптә һәм аннан соңгы тормышта дөрес кулланыр өчен аларны сөйләмнән көчләп куу яисә тыю юлы белән түгел, ә тел ярдәмендә аралашу, ягъни сөйләм төзү закончалыкларын яхшы белеп кенә ирешеп була. Хәер, без инде диалектизмнарның телдәге хәленнән аларны куллану өлкәсенә күчә барабыз шикелле; бу инде үзенә бер тема; Аллаһы боерса, аңа аерым тукталырбыз.

 

Ана теле: Диалектизм – кирәкле нәрсәме? (ДӘВАМЫ)

Диалектизмнарга багышлаган үткән язманы “туганнан бирле кулланып күнегелгән җирле сөйләш берәмлекләрен мәктәптә һәм аннан соңгы тормышта дөрес кулланыр өчен аларны сөйләмнән көчләп куу яисә тыю юлы белән түгел, ә тел ярдәмендә аралашу, ягъни сөйләм төзү закончалыкларын яхшы белеп кенә ирешеп була.”, дип төгәлләгән идек.

Аларны дөрес итеп ничек кулланырга, хәзер шуңа тәфсиллерәк тукталырбыз. Мәгълүм ки, куллану төренә карап тел чаралары аерым стильләргә аерыла: матур әдәбият стиле, иҗтимагый-публицистик, фәнни, рәсми, хат стильләре һ.б. Шулардан фәнни, рәсми – эш кәгазьләре стильләре, мәсәлән, диалекталь берәмлекләрне бөтенләй кулланмый; иҗтимагый-публицистик стиль дә, башлыча, барлык халыкка мөрәҗәгать итү чарасы булганга, бу төр лексиканы куллана алмый диярлек.

Гадәттә диалекталь күренешләр көнкүреш сөйләшүе стилендә һәм матур әдәбияттә ешрак очрый. Әлбәттә, боларда да диалектизмнар куллану, гомуми берәмлекләргә караганда, күпмедер дәрәҗәдә каршылыклы бара: бер яктан сөйләм иясенә үз ягында күнеккән сүз, гыйбарәләр якын, аһәңле (ызба, богыл, җылау, карагат, мөеш, бармай, кайтмай һ.б.); икенче яктан, аларны бары бер шарт үтәлгәндә генә кулланырга мөмкин – әңгәмәдәшең, ягъни сөйләм адресаты бу сүз, гыйбарәне шундук аңлыймы, нәкъ менә син әйтергә теләгән мәгънә төсмере белән аңлыймы? Яткылык диярсең, бер төбәктә ул – көтүнең төшкә туктау урыны – туплавык, ә икенче якта ул – соңгылык (карында бала урыны), ә өченче төбәктә агым су җыелып тора торган җир.

Әңгәмәдә нәкъ менә икең дә аптыраусыз аңларлык мәгънә әйтелдеме дип шикләнелмәскә тиеш. Монда шарт аңлау-төшенү белән генә бетми. Әйтик, мишәр диалектында аралашучы туктаусыз ч ны басым белән әйтә икән, яисә Себер татары пыцак дип мавыга икән, яисә Балтач төбәге кешесе сүз саен “урман инде безнең өчен инде зур шатлык инде”, дип тәкърарлый, яки Сабалы дагын/-дәгенне өстәп кенә тора икән, бу, әлбәттә, аңлашылган очракта да, аралашуга, сүз бәйләнешенә тискәре йогынты ясаячак.

Болардан нәтиҗә үзеннән-үзе килеп чыга кебек: сөйләм ул тел чараларын фикерне кемнең кемгә нинди ният белән нинди шартларда белдерелүенә, бәян ителүенә карап, шул мотив-нигезләргә ярашлы, шуларга муафыйк килерлек итеп сайлап алудан гыйбарәт; шушы кагыйдәгә таянып кулланганда диалектизмнар бернинди кыенлык та, аңлашылмаучылык та китереп чыгармас. Матур әдәбияттә, матбугатта, радио, телевидениедә – шул ук кагыйдә. Миннән мәктәптә диалектизмнардан шайтан шамаилдән курыккан кебек куркып үскән журналистлар еш кына: “Район газетында аларны язарга ярыймыни?” дип сорый. Сөйләм адресатының барысына да бер дәрәҗәдә аңлашыла икән, сорау йә аптырау тудырмый икән, шушы мәгънәне белдерү өчен иң төгәл, иң тәэсирле берәмлек икән – нигә нәкъ шуны сайлап алмаска ди! Кызганыч ки, менә бу таләп вакыт-вакыт үтәлеп җитми, журналист яисә комментатор, диктор әдәби тел нормаларын белми, үзе күнеккән диалектизмның әдәби телдәге нисбәтен чамаламый.

Мәсәлән, күренекле генә радиожурналист аш кашыгы ясаучы кыз белән сөйләшә. “Бик матур калак ясыйсыз”, ди. Калак терминының бу урында нәрсәне белдерүен мин, мәсәлән, аңламыйм. Ярый әле кызыбыз ана телен һәм аны куллану үзенчәлеген яхшы белә – үзен бөтен татар халкы тыңлаганын аңлый һәм комментаторны төзәтә кебек: “Әйе, безнең кашыкларны бик теләп алалар”, ди. Кайбер район газетларында, радио, телевидение тапшыруларында катмарлы, кимәл, кәми, тәпкерсез кеше, кыйралык баса, ризык маемлата, кырмыска иләве, ныкышмалы, шымытыр, өлгәшү һәм башка күп кенә урынчалык берәмлегенә юлыгып, уйланып торырга туры килде. Матур әдәбияттә дә мәгънә төгәллеге таләбе шул ук дәрәҗәдә кала, “Бу сүз нәрсәне аңлата?” дип сүзлек карап укырга мәҗбүр иткән әсәрләр булмаска тиеш. Соңгы вакытларда андый фактларга да тап була торабыз. Хәтта “кешедә ничә җилкә була?” дип, диалекталь сүзләрне ничек куллану турында бәхәсләр дә кузгатыла. Бүтән эшебез юк диярсең! Ә бит матур әдәбиятнең диалектизмнар белән эш итү юнәлешендә үз кагыйдә, закончалыклары, үз нечкәлекләре бар. Әсәрдә алар мәгънә төгәллегенә өстәп, хис төсмере бирергә кирәк булганда, персонажны тасвирлау максатында, авторның сөйләменә милли үзенчәлек ихтыяҗы туганда, шушы төбәкне тасвирлау өчен этнографик чара буларак кулланыла. Шушы максатларда бик урынлы, нияткә ярашлы табып кулланылган диалектизмнар укучыда уңай хис тудыра, өстәмә мәгълүмат бирә. Мондый берәмлекләр тора-бара әдәби телгә дә кереп китеп, гомуми тел байлыгына әверелә. Моңа мисалларны Г.Бәширев, Х.Сәрьян, Р.Төхвәтуллин, А.Гыйләҗев әсәрләреннән китерергә була. Бу гомумиерәк фикер йөртү булды.

Ә бит диалектизм да аваздан (фонемадан) башлана. Менә: –Тушы автобуста кайткалларны, гомер буе чиләнгәлләрне ник берсе дә күрми икән?– ди Әтнә автобусыннан Алатта төшеп калачак апа. –Җарар, апа, җитәр инде, ичмасам чин сару кайнатып барма–, ди аңа бер ир-егет. (М.Шакирҗанов. Ш.К., 1991, 12 июнь); Бу очракта газет диалекталь авазны тоемлап, максатчан яза. Ә бит бу күренеш хата буларак та күренгәли. Шәхсән үзем борыңгы дип сөйләшкәнгә, язуда да киткәләгәне бар. Безнең авылның алайсаң сүзе район газетында чыккан иде. Диалекталь авазны газетта ничек язу мәсьәләсе – аерым тема.

Ә менә әдәби сөйләмдә авазларны дөрес әйтмәүне диалектизмнарга сылтау очрый. Игътибар итәсездер, әйтик, мәхәббәт сүзендә авазлар төрлечә әйтелә. Аеруча җырларда: мәхәббәт, мөхәбәт, мехәбәт, мәһабәт, мәһәбәт һ.б. Монда диалектның һич кысылышы юк. Авазны әдәби нормага ярашлы итеп әйтергә өйрәнергә кирәк. Аерым алганда телебезнең төп асыл кануны – сузыклар ярашы (сингармонизм) канунын үзләштерү, дөрес куллану һәркайсыбызга зарур: татарның һәр сүзе калын да, нечкә дә әйтелә. Бездә әкрен, әз, кечерткән, челтерәве дә, акрын, аз, кычыткан, чылтыравы да әдәби тел нормасы. Монда диалектизмга сылтау – һич урынсыз. Шуңа дәлил булырлык янә бер мисал: газетлар гомер буе телефон шалтырый дип язды, “Татарстан яшьләре”, даими авторы М.Мәһдиевкә ияреп, гомере буе чылтырый дип үҗәтләнә. Мин шылтырый дип сөйләшәм, язам; дәлилгә Г.Исхакыйның “Иртәгә белешергә вәгъдә биреп өлгермәде, чылтырау шылтыраттылар”, дигән җөмләсен китерәм. Татар телен укыту барышында диалектизмнарны да категория буларак файдаланырга мөмкин. Әйтик, әдәби сөйләмдә куш тартыклар ачык, берникадәр басымлы да әйтелә. Ә кайбер шивәләрдә аларның кушлыгына басым ясалмый. Моны мисаллар белән искәртергә, куш әйтелешне әдәби тел файдасына кагыйдәләштерергә кирәк. Бер җырда “җилләр иссәләр...” дигән гыйбарәдә җиләр исәләр дип ишетелә. Беренче мисалда мәгънәгә әлләни хилафлык килми, тик икенчесендә мәгънә бөтенләй үзгәрә бит... Алынмалар темасын үткәндә дә аларны үзләштерү таләпләрен аңлатканда шивә шартларында аларга төрлечә мөнәсәбәт икәнен истә тоту уңай нәтиҗә бирә ала. Мәсәлән, гарәпнең калын авазлары элек-электән төрлечә үзләштерелгән: татарның сингармонизм канунына буйсындырып, дөрес үзләштерелгәнен уңай бәяләргә кирәк: Сәлих, хәләт, әгъзә һ.б. Шул ук вакытта авазның төрлечә әйтелешенә, шул җөмләдән диалекталь әйтелешенә, иҗади карарга була.

Әйтик, авазлар әйтелешендә омоним, омоформа, ягъни мәгънә аерымлыгы күренеше барлыкка килә. Бервакыт “... мәңге картаймам, янымда син булсаң”... дигән җыр тыңлаганда берничә тапкыр җанымда дип тә ишетелгән кебек булды. Мондый аваз омоним-омофон күренешен иҗатчылар оста файдалана. Сүз уңаеннан: җ–е мөнәсәбәте турында бәхәс әледән-әле чыгып тора. Менә “Татарстан яшьләре” моннан берничә ел элек язма биргән иде. “Айгөл Батырханова “җ”лаштыруга каршы төшә. Ләкин “е”лаштыру да артыкка китсә, телне боза, бәч, “җ” белән “е” авазларын чама белән кулланганда ул телне бозмый. Заманында татарча химия дәреслеге чыккан иде; 1935 елларда булса кирәк; анда елылык, егәрлек дип язганнар. Җылылык, җегәрлек түгелме соң ул? Егет, елан диеп язып та без җылан, җегет диеп сөйлибез, ләкин мишәр кешесе аны язганча елылык, егәрлек, елан, егет дип укыячак, сөйләячәк. Сөйләсен, укысын, шуннан ни зыян? Галим-голәмә утызбишенче елларда бугай, бу авазлар (хәрефләр) турында профессор Латиф Җәләй белән галим Хуҗа Бәдигый арасында булган кызык вакыйганы хәтерли. Икесе дә мишәр, берсе (Җәләй) “җ”ны яклый, Бәдигый исә “е” ягында. Башта Бәдигый җиңсә дә, Җәләй фикере өскә чыга. Машинаның куәтен “Ике йөз ат егәрлеге яки йөз ат егәрлеге” дип язабыз .

Юкса, егәрлек сүзе җигәрлектән килеп чыга. Җигә торган ат, җигәрле, җегәрле, егәрле – ягъни гамәлгә ярый торган ат турында бу сүз. Мәшһүр “Жигули” машинасының да исеме “Җигүле” тавыннан килеп чыга (Варис Мираслы мәктүпләре. Т.я., 2010, 10 апр.). Агглютинатив тел булганга, бездә диалекталь кушымчаларның ишле булуына да аптырамыйсың. Газетларыбызда да тулып ята: урынлысы бар, урынсызы: “Аның үсешен тәэмин итү хәзергесе вакытта бик җиңел түгел; Аның турында мәгълүматлар кирәкте (Авыл таңы (Аксубай), 1987, 21 гыйнв., 25 февр.). Мондай хәл буровой эшенә кыенлык ясый (1983, 13 июль). Бик китәр идем, киткедәй булса; Радио, телевидение сөйләмендә авазларның, иҗекләрнең сәер әйтелеше аеруча көчле тәэсир итә. Менә тыңлаганда колакны “ярган” кайбер мисаллар: Болгар радиосы. Сабадан бер хатын: Чыннан дагын. Анда дагын. Эшчеләрне тәэмин итәр өчен дәген; Инде лексик диалектизнарны дәвам иттерсәк, аларга мисаллар аеруча күп. Монда да бар урынлысы, бар урынсызы. Әйдә үзегез бәяләгез әле: Ашханә яныннан үткәндә, танауга килеп кергән тәмле аш исе бераз әкренәергә мәҗбүр итте; Яны-тәне белән; тапаган; яшен яшенләве (К.т., 1962, 26 авг.). Мәтрүшкәле пиннек... (Р.Хисмәтуллин. С.Т., 1979, 17 апр.); Аның белән танышу өчен сораулар бирергә дә базулык иттем (Т.я., 1987, 13 гыйнв.); Хуҗалыкта икмәк өчен көрәш ел тәүлеге дәвам итә (Дуслык байрагы (Зәй), 1986, 9 сент.); Көр булып, томырылып үсәләр, башмак сыерга әйләнеп киләләр (Ә.Маликов. “Җиргә кайту” очеркы); Хәзер ул төштә үле тынлык, сукыр кычыткан, кырмавык, билчән, убырут кына иркенләгән (С.Т., 1981, 4 июнь); Дуңгыз бәрәннәренең астын һәрвакыт коры тоталар... (Җиңү байрагы (Балтач, БАССР), 1976, 30 окт.): Тәмәке төпчеген барган шәйгә борылып та карамый төкереп китүләрен очратасың (Игенче (Чакмагыш), 1978. 3 авг.); –Кеше яшь чагында эшчәнрәк була, картая бара кыйралык баса,– ди председатель Әхтәриев (Яңарыш. Төмән, 2011, 6 апр.); Хәзер инде ул тетер кебек егет. Киң җилкәле, ыспай гәүдәле, сүзләрендә зур ышаныч, ныклык, катгыйлек (М.Әмирханов. С.Т., 1983, 15 ноябрь); Еш ашаудан тәмле ризык та маемлата (К.т., 1987, 21 гыйнв.); Нәтиҗәдә 3–4 көн эчендә 368 тонна кындырак үләне башняларга салынды (Авыл утлары, 1978. 28 июнь); Галиев елмайды. Бу беркатлы тәпсерсез кеше елмаюы түгел, үз акылы үзендә булган, үз кадерен һәм дөнья кадерен белгән кеше елмаюы иде (К.у., 1978. №8, 43 б.); Мал куралары; Кура – келәт (Башкорт радиосының татарча тапшыруы, 1988, 20 авг.); Гаиләнең тәрбияви көче кәми (Дәүләт Советы депутаты. Татарстан радиосы. 1989. 15 дек.); Эш мәйданы кырмыска иләвен хәтерләтә (К.т., 1987, 18 гыйнв.); Түтәнә – ашауга талымсыз, әрсез кеше (Радио тапшырудан). Текст озынгарак китте. Кирәксенмәсәгез, укымагыз. Шулай да, кызыксынучылар булуы ихтимал дип, тагын берничә мисал китерим әле. Халык хәзинәсе бит, кадерен белгәннәргә бушка бирелә торган энҗе бөртекләре. Өйдә чикләвек чүмнәгәндә (кәшәнкәдән аерганда) хатын Мөхәммәтгәрәй бабасының бер елны бер тәпән чикләвек җыюы турында искә алды (Ә.Сәлах. Т.я., 2014, 2 дек.); Әтнә, Дөбъяз ягы диалектизмнары: матавыклама (комачаулама); сансызланма (тәртипсезләнмә, кыланма; сыныңны яхшы тот); санламау. санга сукмау (буйсынмау, тыңламау); дүсмәт (олпат, дәү гәүдәле, тупасрак олы кеше; алапа (Минзәлә шивәсендә); якланма (икеләнү, кылану, кыланчык); тыяна (тик кенә торганда); көнегенә бара ул анда (көн саен); тасырдама (күп йөрмә, идәнне таптама); карбыз шае (кадәр); карбыз хәтлек (кадәр. Бәрәзә); чапалак (чебен суккыч); чәпәли (бүлмәдә киеп йөри торган йомшак чүәк); Әдәби тел нормаларына туры килгән. әйтергә дә уңайлы, мәгънәсе белән дә күңелгә ятышлы мисалларга игътибар итеп, киләчәктә сөйләмдә кулланырга ниятләп, куен дәфтәрегезгә теркәп куйган сүзләр булмый калмагандыр. Андыйларга, гадәттә, җурналист, язучылар диккатьле. Бер уңайдан аларга карата белдерелгән мөнәсәбәткә дә диккать итик. “Соңгы елларда диалектлардан шактый гына сүзләр әдәби телебезгә кереп китте.

Мисал өчен күлләвек, тымызык, күбә, өрфия, төнәтү һ.б. сүзләрне китерергә була. Әмма матур әдәбиятта кулланылган һәр сүз әдәби тел өчен норма булып китә алмый. (С.Т., 1986, 10 окт.); Әдәби телдәге гөлҗимеш сүзенең җирле сөйләшләрдән унике синонимы язып алынган: гөләп, айу камыр, эт борны, үгез борны, үгез күзе, үгез үтмәге һ.б. (С.Т., 1986, 10 окт.). Хәзер килеп, диалектизмнарны сөйләмдә куллануның кайбер гамәли тезисларын ачыклап китик: – вакыт-вакыт гади битараф сүзләрне дә ялгыш диалектизм дип уйлап, пассивлаштыралар. Журналистлар арасыннан да әз, әкрен Арча ягы сөйләше ул дигәнне ишеткән булды.

Мондый фикерләүне наданлык дип кенә түгел, күрәләтә җавапсызлык дип бәяләргә кирәктер. Татар сүзенең һәр очракта калын да, нечкә дә әйтелү ихтималын канун сыйфатында кабул ителмәү бу; –кайвакыт контекстта җирле сөйләм берәмлеген аңлатып китү ихтыяҗы була. Менә шуны урынлы файдалану мисалы: Бер елны көзен шулай басуларны карап йөрдек. Күпъеллык үлән басуларында икенче кат чабу, безнеңчә әйтсәк, кәлшә чабу үткәрәләр иде (Р.Фәизов. Коммунизмга, 1990, 15 март); –җирле сөйләмгә сизгер авторларның кадерен белергә кирәк. Аларның мондый сәләтен төбәк берәмлекләрен урынлы кулландырып эшкә җигәргә була. Менә Себердән килгән укытучы радиода сөйли: “ул телевизор элдереп җибәрә”.

Шушы үзебезчә бер сүздән бөтен чыгыш җанланып китә; – еш кына бик аңлашылып бетмәгән, сирәк кулланыла торган сүзләрне диалектизм дип (бигрәк тә фәнни, рәсми чыганакларда) билгеләп, хаталанабыз. Үткән язмаларның берсендә без “... гадәти битараф сүзне дә архаизм дип тоемлау, аны бүтәннәр аңламас дип шикләнеп, төшендерергә омтылу очраклары бар: “Берсекөнгә” дигәч, диктор (Азатлык, 1994, 15 дек.), бүленеп, “иртәдән соңгы көн” дип, аңлатма бирде” дигән мисал китергән идек. Мондый пассивлашкан берәмлекләрне диалектизм дип аңлатырга тырышуга да юлыгылды. Былтыр, йәрен (йәренгә) сүзләре хәтта кайбер рәсми сүзлекләрдә дә диалектизм дип күрсәтелгән; – оста иҗатчы авторның (персонажның) шивә үзенчәлеген махсатчан да куллана икән: Радиода Мансур Мортазин: “Шәфәгать Тәхәветдиневне без дәген котлыйбыз! дигәндә дәгенгә махсус басым ясады. “Сабалы”дигән кинаясе аңлашылды. (Татарстан радиосы. 2001, 20 апр.); – һәрхәлдә иҗатчы диалектизмга карата битараф булмасын иде.Үземә калса, бер очрак хәтердә тора. “Иҗтимагый-сәяси терминнар” сүзлеген редактор укыганнан соң кабат төзәтеп утырам.”Заказ” терминын заказ, сораткы дип теркәгәнмен. Редактор “сораткы”ны сызып,”диалект нигә?” дигән. Диалект-фәлән дип күрсәтмәгән идем, берәр сүзлектән алыпмы, “Азатлык”тан ишетепме теркәгән идем. Димәк, сөйләмдә кулланыла торган – яши торган сүз; тел институты экспортлары да каршы килмәгән иде.

Шулай да артык борчылмадым, редактор кадәр редакторның “диалект” диюе берәмлекнең ләрәҗәсен үстереп кенә җибәрә түгелме, димәк, татарныкы, әле ниндие генә, диалектлардан берегеп киткән терминнарыбыз аз түгел бит. Диалектизмның әһәмиятен тоймаган, белмәгән кешенең редактор булып утыруы гына аптырата; озак утырыр микән?! Кайбер мөхәррирнең катмарлы, тапау, бетү (бетерү мәгънәсендә) һ.б. кебек чын әдәби сүзләрне башкорт диалекты дип бәяләп сүзлекләргә кертмәү очрагына юлыккан бар иде инде. Телебезне төпле үзләштерергә ниятләгән милләттәшләребезнең диалектизм куллануда сабак булырлык үз күзәтүләре дә бардыр. Сөйләшүне дәвам иттерик. Файдасы булмый калмас.

Фото: https://pixabay.com | fotoblend

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев