Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана теле: “Үле тавыш” буламы? (ДӘВАМЫ)

Мәгънә = сүз тәңгәллеге темасына язмалар тәлгәшен башлап җибәргән идек. Аңа кадәрге язмаларыбызның да төп максаты сөйләм оештыру булганга, аларда да бу тезис яктыртыла киленде, чөнки сөйләмнең төп сыйфаты икеүзәклелек бит: фикер һәм аңа тәңгәл тел чаралары. Менә шул бурыч-максатны хәл иткәндә төп чара – сүзне тел фәне барлаган системага таянып эзләргә тәкъдим иткән идек.

Кайбер күнегүләрне генә искә төшерик: кешенең шәхес буларак үзенә, көндәлек яшәешенә караган төшенчәләрне гомуми лексика, жаргон, арго категорияләреннән, хезмәте, һөнәренә караганнарын термин, профессионализмнардан, социаль хәленә – алынмалардан, яшәү вакыты, урынына караганнарын архаизм, неологизм, диалектизмнардан һ.б. эзләдек. Күрдек ки, сөйләмнең икеүзәклелек сыйфаты уңайлыклар гына түгел, кайвакыт кыенлыклар да китереп чыгара икән; аңлашыла да: кем мәгънәне өстен күрергә күнеккән, кем күбрәк телгә диккать бирә. Ә бит, мантыйк кушканча, сүз эзләүнең беренчел, башлангыч кузгаткычы, этәргече ул мәгънә булырга тиеш.

Белдерергә ниятләгән фикереңнең конкрет кайсы мәгънәсенә тәңгәл сүз эзлисең? Шуны ап-ачык күзалламыйча торып, аңа ярашлы сүз эзләү мәгънәсезлек була түгелме? Чү, акыллы затлар бар, әйтерләр,”ә үзегез сүзне үзәккә куйдыгыз, чөнки, аксиома бит, фикер тел ярдәмендә генә барлыкка килә. Димәк ки, һәр очракта гамәлнең башлангычы – сүз. Уйлауның, аның нәтиҗәсе фикернең дә”. Килешәм, – (“тавыкмы, күкәйме элек” бәхәсе монда да файдасыз),– тик бер шарт белән: теләсә кайсы очракта сүзне мәгънәдән аермаска! Моңарчы сүзнең ни-нәрсә икәнен тәгаен ачыклап, күзаллап эш иткәнбез икән, хәзер үк мәгънәнең дә ни-нәрсә икәнен хәтергә сеңдереп куярга тиешбез. Кабатлыйбыз: баштагы язмаларда да без нинди генә төр сүзне алсак та аны мәгънәдән аермадык.

Шунсыз мөмкин дә түгел иде – төп максатыбыз бит махсус тел гыйлемен үзләштерү түгел, ә бәлки аның мөстәкыйль бер юнәлеше – сөйләмиятне үзләштереп, сөйләмебезне камилләштерү.

Ә сөйләмнең төп хәсияте ачык мәгълүм, хәтта формула белән тәгаенләнгән: С= М+Т, ягьни сөйләм ул фикереңне белдерә торган мотив-сәбәпләргә тәңгәл тел (һәм телдән башка – пара,-экстралингвистик ) чаралар бердәйлеге. Димәк, мотивларга ярашлы, ягъни фикри, мәгънәви ихтыяҗны канәгатьләндерергә тел чараларын эзләп табабыз. Мотивлар: сөйләм иясе (С.И.), сөйләм адресаты (С.А.), сөйләм нияте (С.Н.), сөйләм шарты (С.Ш.), ә тел чараларын һәм телдән башка чараларны инде беләсез. Мотивларның һәркайсы турыдан-туры мәгънә белдерә. Димәк ки, сөйләм эшчәнлеге-төшенчәсе ул мәгънә +тел бердәйлегеннән хасыйл була. Бу тандемнан (икеүзәклелектән) берничек тә тайпылырга ярамый. Моннан янә бер кагыйдә килеп чыга: безнең аңда мәгънә белән бәйле белем, мәгълүмәтнең сүз белән бәйле белемебезгә тиң, тәңгәл булуы зарур. Бу бернинди искәрмәсез һәркайсыбызга – тулаем милләткә кагылган, мәҗбүри саналган постулат-таләп.

Аны үтәү фәнгә дә зур таләпләр куя, әлбәттә. Шөкер, соңгы ярты гасырда татар теле фәне тел ярдәмендә фикерләү, мәгънә һәм тел бердәйлеге өлкәсен төпле өйрәнгән сөйләмият, семасиология, социолингвистика тармакларына караган хезмәтләр белән дә тулыландырылды. Кызыксынуны баса төшәргә берничә кулланма тәкъдим итәбез (Бәширова И.Б. Татар әдәби теле. Семасиология. Казан, 2010; Низамов И.М. Уем тел очында... Беренче кисәк. Татар сөйләменең нигезләре. Казан: Тат.кит.нәшр., 1995; Низамов И.М. Татар социолингвистикасы. Казан, КФУ нәшр., 2006); темага караган әдәбиятны тагы шул чыганаклардан табарга була; кирәге чыкса, авторга да мөрәҗәгать итәргә рөхсәт. Хәзер килеп, сөйләм оештыруның, ягъни мәгънәгә тәңгәл сүз сайлау эшчәнлегенең үзәккә мәгънә куелган (шул ук вакытта сүз һич аерылгысыз истә тотылган) тезисына җентеклерәк тукталырбыз.

Мине сөендергәне һәм алга таба да бу юнәлештә эшләргә дәртләндергәне – язмаларыбызны даими укып баручы интернетчыларыбызның нәкъ менә шушы кыйблада, ягъни сөйләм юнәлешендә уйланып-ээләнеп эш итәргә омтылулары. Соңгы язмаларыбыз уңаеннан сайтта теркәлгән кайбер фикерләрне генә мисалга китерәм. Мансур Сәгъдиев: "Азатлык"тагы эзләнүчеләргә ярдәмгә килергә булдым әле. "Нежелательный"га тәрҗемә сыйфатында татарның "өнәлмәгән" дигән сүзе урынлы булыр иде. Анда кимсетү төсмере дә, теләмәү хасияте дә тоемлана бит; Билгеле шагыйрәнең "Насыйп ит мине, Ходаем, хатын-кыз бәхетенә!" дип язуын нинди кагыйдәгә "таяндырырга"? Дөресе бит: "миңа хатын-кыз бәхете насыйп ит!". Ул чагында рифманы башкачарак сайларга кирәк була шул...; Розалия Ханова: Болгар радиосындагы яңалыкларны укучы журналистлар Подмосковье сүзен Мәскәү асты дип туры тәрҗемә итеп сөйлиләр. Бу ничә еллар буе күзәтелә; Уйлый калсак, мондый “чатаклык” (ике автор да шул сүзне кулланган) – һәр очракта да мантыйк кушкан мәгънәгә, яисә мәгънә төсмеренә тәңгәл сүз табылмау; бары шул гына. Менә берничә ел инде эстрада, җыр турында сөйләшкәндә радио, телевидение, хәтта көндәлек сөйләмдә “тере тавыш” дигән гыйбарәгә сискәнеп китәм; мәгънәсен төшенеп бетмәгән очракта мин шул сүзнең антонимын искә төшерәм; бу очракта ул – “үле тавыш”; аңыбызда, телебездә андый төшенчә юк, димәк, “тере тавыш” дигәне дә була алмый. “Чын тавыш”, “чып-чын тавыш”, “үз тавышы”... Аңлашыла ки, бүгенге гәп тезисыбыз тормышчан, кирәкле, актуаль. Шулай да аңа да фәнни нигезләмә кирәк.

Барлауны дәвам иттерик. Кешенең дөньяда яшәүче барлык тереклек ияләреннән аерган төп үзенчәлеге – уйлау. Әйтәсе сүзне башта уйлап кую зарур. Акыл иясе буларак, кешенең бөтен гомере уйлап уза. Уй аның яшәү чарасы һәм чыганагы. Өйдә, мәктәптә, эштә дә, уйнаганда, ял иткәндә дә уй арты уй туып кына тора. Уйлау нәтиҗәсендә барлыкка килгән фикер (теләк, ният, максат рәвешендә) кешене яшәтә, хәрәкәтләнергә омтылдыра. Кешенең аңында фикер бик озакка саклана ала. Хәтер ярдәмендә без бүгенге фикерне иртәгә дә файдалана алабыз, зиһен ярдәмендә исә ата-баба кайчандыр уйлаган уйларны да яңарта алабыз. Фикер мәгънә бөртекләреннән, ягъни аң белән күзаллана торган җисми төшенчәләрдән туплана. Гамәлдә куллану өчен бу төшенчәне төпле аңлау кирәк, аңа җентеклерәк тукталыйк әле. Мәгънә нәрсә ул?

Моны ачыклау бик кирәк. Тел фәне, кызганыч ки, моңа ачык кына җавап бирми. Бу төшенчәне ул башлыча сүзгә бәйләп кенә берникадәр ачыклый. Аваз, кушымча, башка категорияләр белән бәйләү юк диярлек. Ә сөйләм оештырганда мәгънәне төплерәк, нечкәрәк ачыклау кирәк. Рәсми сүзлеккә күз салыйк: Мәгънә 1) значение; смысл; семантика... Күчерелмә мәгънә; бер үк мәгънәдә була; бу сүзнең тулы мәгънәсе белән; мәгънә бирү; сүзнең туры мәгънәсендә; 2) толк, смысл; аңардан мәгънә чыкмас; тормышның мәгънәсе; үзен-үзе мактаган кешедә мәгънә юк; Мәгънәви; Мәгънәдәш; Мәгънәдәшлек; Мәгънәле (бер мәгънәле; күп мәгънәле; ике мәгънәле; мәгънәле җавап; тирән мәгънәле; мәгънәле киңәш; мәгънәле тәкъдим; мәгънәле караш; ... күзләр; ... карап алу); Мәгънәлелек (күп мәгънәлелек; тирән мәгънәлелек; сүзнең мәгънәлелелеге; күз карашының мәгънәлелеге); Мәгънәсез, мәгънәсезлек (мәгънәсез сөйләшү; ... ятлау; ... кеше; мәгънәсезлек эшләү; күз карашының мәгънәсезлеге); мәгънәсезләнү; мәгънәсезләү; Төшенчә лексемасын да хәтергә сеңдерик: понятие: төшенмәгәнлек; төшенмәстән; төшенмәү; төшенмәүчелек; төшенү; төшенүчелек; төшенүчән; төшенүчәнлек; “Аңлатмалы сүзлек”тә: Төшенчә: 1) Чынбарлыктагы предметларның, күренешләрнең гомуми һәм төп билгеләрен чагылдыра торган логик фикер. Үзкыйммәт төшенчәсе. Әйбер төшенчәсе. 2) Берәр нәрсә турында күзаллау, фикер йөртү, хәбәрдарлык. Мостафа, тракторда утырган сәгатьләрдә, кайбер иптәшләренең әнә шул өйрәнелгән, күнегелгән төшенчәләргә капма-каршы сүзләрен курку аралаш борчылып тыңлый. К.Нәҗми. Белдерергә, әйтергә теләгән фикереңне, димәк ки, ул фикернең асылы булган мәгънәне бик төгәл, ап-ачык күзаллау мәҗбүри. Мәгънәнең асылы, аның сүз белән мөнәсәбәте турында галимнәр ни ди? Аларның фикере гамәли күнегүләрне үтәгәндә ярдәм итми калмас. (P.S. Кыскача тупламаны язма азагына чыгарабыз – элек укыган кешеләргә уку мәҗбүри түгел, укымаганнарга кабат-кабат укырга җайлы булыр).

Тел гыйлеме нәзәриясенең нигезен хасыйл иткән ул тезисларны тулысынча кабул кылган хәлдә дә аларның кайберләренә сөйләм гамәлиятендә турыдан-туры таянып булмавын да танырга кирәк. Әйтик, бер галимнең теркәгеч, бәйлек, кисәкчә, ымлык, мөнәсәбәтлекләр (модаль сүзләр), аваз ияртемнәре кебек сүзләрне “бәйле мәгънәле сүзләр, яки башкача – ярдәмлек сүзләр” дип аерып чыгарып, аларның тулы мәгънә белдерә алмавын искәртүе белән килешеп буламыни!? Хәзер китерәсе мисалда моңа берьюлы берничә дәлил күрербез. Бүген бик еш кулланыла торган “тел” сүзен алыйк. Табип “телеңне күрсәт”, дигәндә бернинди сорау юк, мәгълүм әгъзаңны чыгарасың да күрсәтәсең. Монда әлеге сүз номинатив мәгънәсендә, хәтта термин (анатомия). Ә менә җитәкчебез “без телне белмибез”, яисә “телне сакларга кирәк” ди икән, монда аның ни-нәрсәне күз алдында тотканын кем төп-төгәл әйтеп бирә алыр икән? Үзе дә тәгаен генә аңлатып бирә алыр микән? Чыннан да, бу очракта тел сүзе нинди мәгънәне аңлата соң? “Аңлатмалы сүзлек”тә туры мәгънәсенә өстәп, унөч күчерелмә мәгънә төсмере теркәлгән. Сәгать, гармун детальләре дисеңме, сер әйттерер өчен алынган әсирме... Безнең бүгенге контекстта күздә тотылганы болай теркәлгән: “Җәмгыятьтә кешеләргә узара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә, фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бара торган һәм гадәттә һәр халыкта үзгә, үзенчә булган сүзләр һәм грамматик чаралар системасы”.

Система булгач, ул инде шушы өлкәдәге төшенчәләрнең (аваз, иҗек, кушымча, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст, сөйләм һ. б.) барысын да тел сүзе белән белдереп була, димәк ки, мәгънә төсмерләренең әлләкүпме буласы ачыктыр: татар теле, тел фәне, чит тел, хәкимият теле, дуслык теле һ.б.; Күренә ки, тел төшенчәсенә бәйле бихисап мәгънә төсмерләре төп сүзгә бәйле бүтән берәмлекләр ярдәмендә хасил була (фән, чит, дуслык һ.б.), телнең күчерелмә мәгънә (троп, метафора, телбизәк һ.б.) формасында тәгаенләнгән мәгънәле төрләрендә алар тагын да күбрәк (тел ачылу, тел бәйләнү, телгә беткән, тел бистәсе, тел көрмәкләнү, телгә салыну, тел сату, тел тегермәне, тел төбе, телне тешләү, тел чарлау, тел шомарту, тел яшерү һ.б., һ.б.). “Аңлатмалы сүзлек”тә болар үзләре генә дә (тел мәгънәсенең төрле төсмерләре) биш биткә җыелган (3 т., 69–74 б.). Диккать итик: төп мәгънәне тел сүзе белән бер тигез дәрәҗәдә галимебез “бәйле, ярдәмче” дип атаган берәмлекләр дә барлыкка китергән. Бу хакта без үткән язмада “эшлекле тел” гыйбарәсе мисалында тәфсилле генә гәп корган идек.

Файдасы булмый калмагандыр. Бер караганда, тел сүзен термин сыйфатында кулланганда хата очрагы булмаска тиеш кебек тә, юк шул, мәгънә төсмерләре күплектән, уйлап бетермәгән очраклар килеп чыгып тора: Сөйләм теле тезмәсе – шундый хата. Сөйләү теле, сөйләшү теле, язма тел, әйтмә тел – урынлы. Ә сөйләм теле – хата. Сөйләм ул тел кебек үк мөстәкыйль мәгънәле фәнни төшенчә-термин. Мондый хаталарга юл куймау өчен мәгънә төсмерләрендәге аерманы нечкә тоемлау сорала шул. Хәер, мондый нечкәлекләр турында, Аллаһы боерса, үзенә аерым язмалар багышларга ниятлибез.Ә хәзергә менә шушы фәнни нигезләмәләргә таянып, күнегүләрне дәвам иттерик. (P.S. Кыскача тупламаны язма азагына чыгарабыз – элек укыган кешеләргә уку мәҗбүри түгел, укымаганнарга кабат-кабат укырга җайлы булыр): “Үзләренең мәгънәләре ягыннан телдәге сүзләр ике төркемгә аерылалар: а) мөстәкыйль мәгънәле сүзләр һәм б) бәйле мәгънәле сүзләр. Мөстәкыйль мәгънәле сүзләр реаль чынбарлыктагы күренешләрне белдерә (мәсәлән, әйбер яки күренеш исемнәре: таш, болын, агач; эш яки хәрәкәтне белдерүче сүзләр: йөрү, уйнау, уку, яту; әйбернең сыйфатын, үзенчәлеген белдерүче сүзләр: ак, кара, каты, түгәрәк, салкын; хәрәкәтнең, эшнең яки үзенчәлекнең билгеләрен белдерүче сүзләр: тиз-тиз оча, әкрен-әкрен йөри. бик-бик яхшы, иң-иң зуры һ.б. Бәйле мәгънәле сүзләр исә аерым торганда да, җөмлә составында да мөстәкыйль мәгънәле булмыйлар, алар шул мөстәкыйль мәгънәле сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләрне белдерүгә яки шуларга кайбер мәгънә төсмерләре өстәүгә генә хезмәт итәләр. Бәйле мәгънәле сүзләргә, яки башкача – ярдәмлек сүзләргә, теркәгечләр, бәйлекләр, кисәкчәләр керә.

Болардан башка тагын телдә мөнәсәбәтлекләр (модаль сүзләр) һәм ымлыклар белән аваз ияртемнәре дә бар. Мөстәкыйль сүзләр, нинди төшенчә белдерүләренә карап, конкрет яки абстракт мәгънәле булалар. Әйберне, күренешне, эш-хәрәкәтне һ.б. барлык билгеләре белән тулысынча күз алдына китереп бастыра торган сүзләр конкрет мәгънәле сүзләр дип атала. Төшенчәнең берәр үзенчәлеге, сыйфаты буенча гына предметны, күренешне гомумиләштереп исемли торган сүзләр абстракт мәгънәле сүзләр дип аталалар. Конкрет төшенчәле сүзләр белдерә торган әйберләрне, күренешләрне, эш яки хәрәкәтне без үзебезнең сизү органнары ярдәмендә турыдан-туры танып беләбез: аларны күз белән күрергә, ишетергә, кайберләрен иснәп-татып яки капшап карарга мөмкин. Йорт, урам, кич, кара, түгәрәк, тиз, биш, бару, йоклау һ.б. бик күп сүзләр конкрет мәгънәгә ия булалар. Абстракт мәгънәле сүзләр исә сизү органнары ярдәмендә танып беленгән төшенчәләр нигезендә кешенең уе, хыялы белән барлыкка китереләләр. Алар конкрет мәгънәле сүзләр белдергән сүзләрне гомумиләштерәләр, кешенең логик фикерләвендә төп лингвистик берәмлек функциясен башкаралар: матурлык, түземлелек, батырлык, сизгер, тылсымлы, гаҗәп, рәхәт, күңелле, кем, нәрсә, кайчан, фикерләү, юрау, чамалау һ.б. ... Сүзләрнең бу ике лексик-семантик группасы үзара бик тыгыз мөнәсәбәттә тора. Сүзнең номинатив мәгънәсе һәм күп мәгънәлелеге (полисемия). Сүзнең предметны, күренешне, аларның үзенчәлекләрен атаган вакытта белдерә торган мәгънәсе, аның туры мәгънәсе дип атала....

Төшенчә үзе үзгәрсә, сүзнең дә мәгънәсе, эчтәлеге үзгәрә... (Юлдаш сүзенең күчерелмә мәгънәсе мисалын китерә). Сүзнең беренчел төп мәгънәсе аның номинатив мәгънәсе була. Сүзнең номинатив мәгънәсе аның барлык башка мәгънә төсмерләре һәм төрлечә кулланылышы өчен таяныч һәм иҗтимагый кабул ителгән нигез булып тора. Сүзнең мәгънәсен дөрес куллану һәм тәңгәл аңлау өчен, аның төп мәгънәсен икенче дәрәҗәдәге, өстәмә, күчерелмә мәгънәләреннән аера белергә кирәк. Сүзнең төп мәгънәсен өстәмә, күчерелмә мәгънәләреннән бары контекстта гына аерырга мөмкин” (К.Сабиров. Хәзерге татар әдәби теле. Казан. 1965)

Башы

Фото: https://pixabay.com | fotoblend

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев