Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ана теле" проекты

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсе буенча 2013 елдан EF Education First компаниясе һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан «Ана теле» Татар телен дистанцион укыту проекты гамәлгә ашырыла.

«Ана теле» проекты татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген бирә. Дистанцион мәктәп Татарстан Республикасында һәм шулай ук чит илләрдә яшәүче барлык теләүчеләрне дә татар теленә өйрәтүгә юнәлдерелгән.  Проектны тормышка ашыра башлаганнан бирле мәктәптә 30 меңнән артык кеше белем алган. Һәр дәрәҗәне уңышлы тәмамланганда тиешле сертификат бирелә.  Бүгенге көндә «Ана теле» проекты татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ачык. Әлеге мәктәптә тулы курс укытуның озынлыгы 1 елны тәшкил итә.

Регистрация өчен ссылка: http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx#

Фото: скриншот из сайта

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев