Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аналар өчен урын кайда?..

Авыр хәлдә калган хатын-кызларга ярдәм кулы. «Бишек» социаль проекты.

«Артык кашык» дигән гыйбарәне, гадәттә, гаиләдә кадере булмаган карт-корыга, ятимнәргә карата кулланалар. Ире ташлап киткән яки өеннән куып чыгарылган ана белән бала да «артык кашык»ка әйләнергә мөмкин. Ярдәм кулы сузардай туганнар, дуслар да калмый. Нишләргә? Төнне кайда уздырырга? Балага нәрсә ашатырга? Алга таба ничек яшәргә? Мондый хәлдә калган хатын-кызлар кая мөрәҗәгать итә ала?

 

«НИЧЕК УРАМДА КАЛДЫРЫЙК?»

Туганнар шалтырата: «Авиатөзелеш районында күкрәк баласы белән бер яшь ана йөри. Исеме Альбина, барыр урыны юк. Төнне подъездда уздырган. Салкын бит, нишләтергә икән?» Чынлап та, кыш уртасында сабый бала белән урамда нишләмәк кирәк?! Шуннан телефон буенча төрле оешмаларның номерын җыя башладым. Беренче булып Казан шәһәренең 18 нче номерлы хастаханәсенә шалтыраттым. Әле берничә ел элек кенә барыр урыны булмаган аналар биредә вакытлыча яши ала иде. Моның өчен аерым палаталар бүленгән, ашату, бала кирәк-яраклары – барысы да бар. Тик, ни кызганыч, 18 нче хастаханәдә хәзер андый мөмкинлекне бетергәннәр булып чыкты. «Баласын вакытлыча калдырып торса гына, аналар өчен дә урын юк», – диделәр. Теге яшь ананың исә сабыен хастаханәдә калдырып китәсе килмәде. Аналык хокукыннан мәхрүм итәрләр, дип курыкты. Шуннан «Билгеле бер тору урыны һәм һөнәре булмаган затлар өчен «Шәфкатьлелек» адаптация үзәге»нә шалтыраттым. Әмма монда да җылы сүз әйтмәделәр: бала белән яшәргә рөхсәт юк, үзе генә килсә ярый, дигән җавап алдым. Аптырап, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы номерын җыйдым. «Авыр хәлдә калган хатын-кызлар белән турыдан-туры эшләмибез. Дәүләт тарафыннан андый аналар өчен махсус урыннар каралмаган», – диделәр. Шулай да социаль проектлар белән эшләүче Ирина исемле кызның телефон номерын бирделәр. Тик ул кыз да Альбинага ярдәм итә алмады. «Мин шәһәрдә түгел. Без әле авыр хәлдә калган аналар белән эшләргә җыенабыз гына. Проект ул. Торак, документлар артыннан йөрибез», – дип җавап кайтарды.

Шулай бәргәләнә торгач, туганнар Альбинаны баласы белән үзләренә алып кайттылар. «Ничек итеп күрә торып кешене урамда калдырыйк?» – диделәр. Ә икенче көнне туганнарым яшь ананы вокзалга илтеп куйды – Альбина туган шәһәренә кайтып китте.

1-4

Шушы вакыйгага кадәр бу проблема турында әллә ни уйланганым булмады. Чынлап та, зур шәһәрдә балаң белән ялгыз, тораксыз, акчасыз калу бик мөмкин бит. Әнә, Мәскәүдә «Әниләр йорты» исемле приют бар икән. (Православие диненә караган коммерциячел булмаган хәйрия фонды канаты астында яши.) Приют 2012 елдан бирле эшли. Алты ел эчендә 180 әни, 200дән артык бала приют аша узган. Монда психолог, юристлар, социаль белгечләр эшли. Авыр хәлдә калган хатын-кызларга тормышларын җайларга ярдәм итәләр.

1-10

АНАЛАР ӨЧЕН – «БИШЕК»

Бактың исә, Казанда да балалар һәм аналар өчен приют ачылган икән. Әле бер генә ел аңа, ул 2017 елның март аеннан бирле эшли. Җисеменә туры китереп, исемен дә «Бишек» социаль йорты» дип куйганнар. Бүген биредә 8 хатын‑кыз һәм аларның 13 баласы яши. Приют дигәч тә, алты катлы торак йорт ул. Бишенче һәм алтынчы каттан алты бүлмәле фатирны арендага алып торалар.

Без килгәндә фатирда хуш исле ризык исе чыккан иде. Администратор Ольга Арсентьева аш бүлмәсенә язып эленгән исемлекне күрсәтә:

– Кызлар һәр көн дежур тора. Берсе ашарга пешерсә, икенчесе савыт‑саба юа, приютны җыештыра…

Аш бүлмәсе гадәти фатирныкыннан берни белән дә аерылмый: суыткыч, газ плитәсе, кер юу машинасы, уртада зур өстәл. Күп вакыт аналар бергә җыелып ашый икән. Мин исә өстәлдә торган баскан токмачка игътибар иттем: вак итеп, үзебезчә киселгән ул.

– Токмачны кайсыгыз кисте?-– дип сорыйм.

Җыйнак, матур гына гәүдәле яшь ханым:

– Мин, – дип чатнатып татарча җавап кайтарды.

– Татар кызымы әллә син? – дим.

– Әйе, Гөлшат исемле.

Шуннан Гөлшат белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп киттек. Казанга якын гына урнашкан бер районнан булып чыкты. (Чын исем-фамилиясе, туган җирен язмавымны кат‑кат үтенде.) Дүрт яшьлек улы һәм сигез айлык кызы бар, үзенә утыз тулган. Гөлшатның аянычлы язмышы турында ишеткәч, чәчләр үрә тора.

–Егерме биш яшемдә Украинадан килгән бер егет белән таныштым, – дип сөйләде яшь ана. – Язылышмыйча гына фатир арендалап яши башладык. Иремнең документлары тәртиптә түгел, теләгән очракта да язылыша алмый идек. Шуннан улыбыз туды. Һөнәрем буенча бухгалтер мин, бала белән утырганда да өйдә торып эшләдем. Ирем белән танышканчы кредитка машина алган идем, шуны түләдем. Соңрак ирем машинаны сатарга кыстый башлады. Ни өчен, дип төпченгәч, ул кызыл төстә, рульдә йөрергә оялам, диде. Мин риза булдым. Үзе дә яңа машинага, дип, йөз мең сумга якын акча җыйды…

Аннан соң барысы да кинодагыча була: Гөлшат баласын бакчадан алып кайткан җиренә иреннән дә, машина саткан 400 мең сум акчадан да җилләр исә. Хәтта ноутбукка кадәр алып чыгып китә ир дигәнең. Өстәвенә, бу вакытта инде Гөлшатның биш айлык көмәне дә була!

1-7

–Үрсәләнеп әллә ничә көн үкседем, – ди Гөлшат. – Ни өчен мин шундый бәхетсез булганмындыр… Әти мин кечкенә вакытта үк вафат булды. Ә әни белән мөнәсәбәтләр катлаулы. Кечкенәдән мине яратмады сыман, нәрсә генә эшләсәм дә, сүгә иде. Хәер, рәнҗемим, гомер биргән, үстергән. Тик мин балаларыма карата андый мөнәсәбәттә булмаячакмын. Сабыйларым дип яшим. Иң кадерле кешеләрем – алар…

Гөлшат язылышмыйча яшәүче ирен эзләтер өчен полициягә гариза язган. Тик файдасы булмаган. Озак кына бәргәләнгәннән соң яшь хатын «Бишек» приютына шалтыраткан. Һәм бер кулына чемодан тотып, икенчесе белән улын җитәкләп бирегә килгән. Инде приютта яши башлавына бер ел була икән.

– Бала тудыру йортына киткәндә, улымны монда калдырдым, – ди Гөлшат. – Башка кешем дә юк бит. Иптәш кызларның үз тормышы, алар гаиләсенә кереп булмый. Туганнарга бара алмыйм, гаеп эзләүдән башка эшләре юк. Кызым белән туры приютка кайттык. Әлбәттә, әллә ничә кеше бергә яшәү рәхәт түгел, шулай да баш өстендә түбә, ашарга кайнар ризык бар. Фатир өчен акча түләргә кирәкми.

– Ә балаларның әтисе? Синең икенчегә көмәнле икәнеңне белгәнедер бит. Хәбәре юкмы? – дим.

– Белде. Хәбәре юк. Булмастыр да. Ничек мин кешедә шулкадәр ялгыша алдым икән?! Башыма сыймый…

1-3

«МӘРХӘМӘТЛЕ КЕШЕЛӘР КҮП»

Гөлшатны приют директоры Элина Галиуллина мактап туя алмады: акыллы, бик тәмле ашарга пешерә, тырыш.

Элина бу өлкәдә җиде ел эшли икән. Казан Епархия канаты астында яшәүче «Умиление» автоном коммерциячел булмаган оешмасы балаларны, аналарны яклаучы оешма булып тора. Эшләп киткән чорда үзәкнең төп максаты көмәнле хатын-кызларны абортка барудан саклап калу була. Тора‑бара үзәктә эшләүчеләр бер фикергә килә: көмәнле, балалы хатын-кызларга торак урынын булдырырга кирәк.

– Россиядә хатын-кызлар ел саен 800 мең аборт ясата, – дип, статистика белән таныштырды Элина. – Коточкыч саннар. Безнең психологлар Казанның хатын-кызлар консультацияләрендә эшли. Гүзәл затлар бу адымга баруларын күбрәк: «Баланы үстерергә мөмкинлек юк», – дип аңлата. Ә бит сугыш вакытында да бала тапканнар. Бүген тыныч тормышта бала алып кайтырга куркалар. Минемчә, хәзер җәмгыять, гаилә кыйммәтләре үзгәрде. Төп проблема әнә шунда. Әйе, чынлап та, абортка әзер хатын-кызлар арасында бик авыр хәлдә калучылар да бар. Менә шундый очраклар өчен дип приют ачтык.

Узган ел март аенда «Умиление» оешмасы «Спаси жизнь» проекты кысаларында РФ Президентының 1 миллион 800 мең сумлык грантын откан.

1-9

Элина Галиуллина, приют директоры

 

– Акча күчерелүгә приют өчен фатир эзли башладык, – ди Элина. – Тиз арада документларны тәртипкә китердек. Казан шәһәренең Совет районы админстрациясе белән килешү төзедек. Приютка социаль хезмәткәр билгеләделәр. 6 нчы балалар хастаханәсеннән даими рәвештә табиб, шәфкать туташлары килеп тора. Балалар кечкенә бит, еш авырыйлар.

Грант акчасы гыйнвар аена кадәр җиткән. Фатир өчен аренда бәясе, коммуналь хезмәтләр белән, ай саен 50 мең сум кирәк икән. Моннан тыш, ашау-эчү, порошок-сабын, подгузник кебек көндәлек кирәк-яраклар… Тагын «Бишек»тә штатта өч хезмәткәр – ике комендант белән психолог бар. Аларга да хезмәт хакы түләргә кирәк.

– Февральдән бирле хәйриячеләр акчасына яшибез, – ди Элина. – Приют өчен ай саен 170 мең сум акча кирәк. Әлегә, Аллага шөкер, очны очка ялгыйбыз. Мәрхәмәтле кешеләрне социаль челтәрләр аша табабыз. Тик халык ярдәменә генә ышанып булмый. Шуңа күрә тагын грант алыр өчен махсус проект эшләдек, Мәскәүгә җибәрдек. Алырбыз, дип ышанам, чөнки мондый приют Татарстанда бүтән юк. Ә ул бик кирәк. Бүген тагын унлап хатын‑кыз бездән җавап көтә. Барысына да урын җитми, кызганыч.

«Бишек»кә һәркемне дә алмыйлар. Беренче таләп: хатын‑кыз тәртипсез тормыш рәвеше алып барырга тиеш түгел. Приютка ир-атларны алып килергә ярамый. Эчмәү, тартмау, аерым кагыйдәләргә буйсыну – аналарга барысы да алдан аңлатыла. Риза булучылар килә. Приюттан аналарны чыгарып җибәргән очраклар да булган.

1-2

– Бер хәйрияче белән таныштым, – ди Элина. – Чит илдә яши. Казанда дүрт бүлмәле фатир алган. Приют өчен шуны бушка биреп торырга тели. Ул фатирда әлеге хәйрияче унбиш-егерме елсыз яшәргә җыенмый. Менә шул фатирны җиһазлап, тәртипкә китерә алсак, тагын, ким дигәндә, дүрт‑биш ана өчен яшәү урыны булыр иде.

Приютка хәйриячеләр тегү машинасы, телевизор бүләк иткән. Кул эшләре белән шөгыльләнү өчен биредә зур булмаган бер бүлмә ясаганнар. Аналар балалары йоклаган арада тегәргә өйрәнә. Киләчәктә бу өлкәдә тагын да күбрәк эшләргә уйлыйлар. Хәтта үзләре теккән киемнәр коллекциясен дә булдырырга ниятләре бар.

Приютта яшәүче һәр хатын-кызның язмышы үзенчә катлаулы. Кемнедер ире ташлап киткән, кайсыдыр унҗиде яшендә бала табып, туганнары белән араны өзгән. Үзләре балалар йортында тәрбияләнеп үскән яшь аналар да бар. Берсен, көмәнле икәнен белгәч, егете ташлап киткән. Бу бәхетсез язмышлы аналарны бер нәрсә берләштерә – балалары өчен янып торалар. «Алар өчен яшибез», – диләр.

ЧИТ ИЛ ТӘҖРИБӘСЕ

Казанда «Бишек» приюты оешу, минемчә, бик яхшы күренеш. Шәһәр зур, ни генә булмас. Яшәргә торагы, ярдәм итәрдәй туганнары булмаса, нәни баласы булган ялгыз анага фатир арендалап яшәү бик авыр, хәтта мөмкин түгел.

ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенә караган «Зәкәт» фонды координаторы Гүзәлия Вәлиуллова белән дә элемтәгә кердем.

1-5

– Авыр хәлдә калган хатын-кызлар өчен махсус берәр юнәлеш юкмы? – дим.

– Узган елның декабрь азагыннан бирле атнага өч тапкыр авыру бала тәрбияләүче аналарны бергә җыябыз, – диде Гүзәлия. – Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы «Яшьлек» клубында, ял формасында үтә ул. Хатын-кызлар аерым бүлмәдә фитнес, бию белән шөгыльләнә, психолог белән аралаша. Ә балалар укытучылар, волонтер студентлар белән шөгыльләнә: рәсем ясый, укый, яза. Малай-кызларның сәламәтлеге, мөмкинлегенә карап…

Балалы хатын-кызлар «Зәкәт» фондына, ярдәм сорап, еш мөрәҗәгать итә. Без күбрәк авыру балалары булган аналарга ярдәм итәбез. Гаиләдә авыру бала тууга, ирләрнең күбесе тизрәк проблемадан качу ягын карый. Шуңа күрә андый аналарның 90 проценты ялгыз, безгә мөрәҗәгать итүчеләрне күздә тотам. Кайвакыт ана кешенең ипи алырга да акчасы булмый. Андый вакытларда үзебезнең сайтыбыз, социаль челтәрләр аша акча җыю игълан итәбез. Ярдәм итәләр. Ә торак мәсьәләсенә килгәндә, бездә андый мөмкинлекләр юк шул. Алга таба уйларга була, әлбәттә. Күз күрер.

1-11

…2013 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча, АКШта 12 миллион тулы булмаган гаилә яшәгән. Аларның 80 проценты – ялгыз аналар. Һәм иң кызыгы – анда хатын-кызлар өчен приютлар юк. Ни өчен дигәндә, дәүләт яшь баласы булган ялгыз аналар өчен шактый күп программалар булдырган. Вакытлыча торак белән тәэмин итү, бушка азык‑төлек бирү. Мисал өчен, аз керемле көмәнле яки биш яшькә кадәрле баласы булган ялгыз ана аерым кибетләрдән бушка сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш, бөртекле һәм кузаклыларны ала. Мондый ризыкларның махсус исемлеге дә бар. Тагын, баласына 13 яшь тулганчы, ялгыз ананың кереме аз икән, дәүләт махсус пособие түләп тора. Шуңа күрә анага ике, өч эштә эшләргә туры килми. Һәм ана йөклелек чорында, бала тудырган вакытта бушлай медицина ярдәме дә ала.

Россиягә килгәндә, 5 миллион ялгыз ана – исәптә, ягъни һәр өченче гаилә тулы булмаган санала. Бездә ялгыз аналар ирле хатыннарга караганда әллә ни зур өстенлекләрдән файдаланмый. Бала өчен бирелә торган пособиенең суммасы шулай ук. Бер өстенлек: федераль закон буенча, ялгыз ана эшеннән кыскартыла алмый, эш хакыннан салым азрак тотыла (бала санына карап ул төрлечә). АКШ белән чагыштырганда, гаилә институты бездә барыбер көчлерәк әле, ялгыз аналар санын күздә тотам. Ә дәүләт ярдәменә килсәк, әлбәттә, без калышабыз…

Әйе, элек, совет чорында, яшь балалы ялгыз хатын-кызлар өчен приютларның кирәге булмаган. Дәүләт мондый аналарга чиратсыз фатир (һичьюгында, тулай торактан бүлмә) биргән. Ни кызганыч, бүген андый мөмкинлекләр юк. Ярый әле соңгы елларда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга аналар өчен социаль йортлар булдыру өчен дәүләт грантлар бирә башлады. Тверь, Санкт-Петербург, Пермь кебек зур шәһәрләрдә дә шундый йортлар барлыкка килгән. Нишлисең, замана таләбе. Ике, өч баласы белән кайда төн уздырырга белмәгән аналар өчен бу бердәнбер урын. Һәрхәлдә, әлегә…

 1-1

ТРнда ялгыз аналарга түләнә торган пособие (2018 ел өчен):

– ялгыз ананың баласына – 814 сум;

– ата яки ана кеше алимент түләүдән качкан яки түләтеп булмаган очракта – 460 сум.

(Мәгълүматлар ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынды).

 

Фотограф: Александр Ефремов

http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев