Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җанатар паспорты булган чит ил кешеләре Россиягә визасыз керә алачак

FAN ID хуҗалары ел буе РФ территориясенә визасыз килә алачак.

Футбол буенча Дөнья чемпионатына килгән чит ил җанатарлары 2018 елда виза һәм башка документларын рәсмиләштермичә Россиягә кабат әйләнеп кайта ала. Бу хакта ДЧ-2018 гә йомгак ясауга багышланган брифингта ТР спорт министры Владимир Леонов белдерде.

Леонов сүзләренчә, Казан җанатар паспорты булган чит ил кешеләре белән элемтәдә һәм яңадан туристларны кабул итәргә әзер.

Исегезгә төшерәбез, республикабыз башкаласында мундиальнең алты матчы узды. «Казан Арена»дагы уеннарны 254 448 тамашачы караган.

Фото: tatar-inform | Салават Камалетдинов

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев