Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Анда безнекеләр юк”

Безнең татарда “Беткә үч итеп тунны утка ягу” дигән әйтем бар. Ягъни проб­лемадан котыласы килеп, яңа, тагын да зуррак проблема тудыру, үзеңә үзең зыян салу. Чикләүләргә каршы Россия керткән чикләүләр, ягъни антисанкцияләр турында сүз чыкканда шул һәм урысларның “Бей своих, чтобы чужие боялись” диюе искә төшә.

Мәгълүмат чараларында исә соңгы елларда “Воронежны бомбага тоту” дигән сүз тезмәсе модада. “Ә-ә, сез, фәлән-фәсмәтән мәмләкәт, безгә каршы начарлык кыласызмы әле? Әллә җавапсыз калыр дип уйлыйсызмы? Сезгә үч итеп менә хәзер Воронежны бомбага тотачакбыз!” Ягъни нинди дә булса каршы “этлек”, үтемле контрчара башкара алмау сәбәпле (ә нәрсәдер кылырга кирәк – без бит “текә” дәүләт) үз-үзеңне камчылау. “Ре­визор”дагы унтер-офицер хатыны кебек. Дума вице-спикеры, телевизордагы Киселев, Соловьевларның элекке коллегасы Петр Толстой әнә нәрсә сөйли? Ан­тисанкцияләргә эләгәчәк АКШ дарулары сезгә ни пычагыма, алар урынына имән кайрысы кайнатып эчегез, ди. Ә үзе йөрәге авырткан саен Австриягә чаба. Хәлләр тагын да мөшкелләнеп, илдә азык-төлек проблемасы килеп туа калса, шул ук Толстой россияле кавемгә ул кайрыны, ихтимал, кимерергә дә өндәр. Агачта килеш. Монысы инде бичара кала Воронежга атом бомбасы ташлауга тиң.


Бер гаепсез шәһәргә кагылышлы ул гыйбарәнең яралу тарихы кызыклы да, кызганыч та. Россия – Грузия сугышы вакытында беркадәр җимерелгән Цхинвалны (Көньяк Осетия) торгызу өчен Мәскәүнең галәмәт зур сумма бүлеп биргәне бе­ленгәч, Воронеж шәһәр де­путат­ларының берсе, юмор белән, тик бик дөрес чамалап: “Шунда безне дә бомбага тотмаганнар, андый акчага юллар да салыр, тузган торактан да котылыр, шәһәрне гөлбакча ясар идек”, – дигән. Депутатның сүзлә­реннән, җиңел кулыннан соң туган үзен­чәлекле мәзәк тә бар. Имеш, Лавров оборона министры Шойгуга шалтырата: “Кужугетович, син Нью-Йоркны бомбага тотма инде, анда минем кызым яши”. Шойгу, ачуы чыгып: “Песков Лондон белән Парижга кагылмаска куша, Медведев – Берлинга, Жириновский – Швейцариягә, Мизулина – Бельгиягә. Исемлек су буе. Кемне манчырга соң?” Лавров: “Син Воронежны дөмбәслә, анда безнекеләр яшәми...”


Санкцияләр сугышы зыянны ике якка да бертигез салырлык булса, Көнбатыш андый матавыкка тотынмаган да булыр иде. Россиянең дөнья икътисадындагы өлеше – 2 процент. АКШныкы – 20. Ягъни Евросоюзны исәпләмәгәндә дә, Сэм агай бездән 10 тапкыр көчле. Авырлык кате­горияләре нык аерыла икән, көрәшнең нәтиҗәсе алдан билгеле генә түгел, кемнеңдер имгәнү, аяк-кулын сындыру куркынычы да зурдан. Тик сөякләребезне җыеп алачакбызмы, юкмы – анысы “черт с ним”, мәгълүмат чаралары аша без каршы якны инде күптән сыртына салдык. Крылов мәсәлендә фил бар, кечкенә эт – Моська бар. Моськаның фәлсәфәсе: “Күр­дегезме инде мине – фил тикле филгә өрдем бит!” Пропаганда машинасы кушканны үтәп килә: контрчикләүләр нәти­җәлеме, әллә, киресенчә, “Воронежны бом­­бага тотабызмы”, чебеннән фил әвә­ләп сөйләнергә, кикрик кабартырга, Моська кебек өреп калырга кирәк. Гавам (беркатлы гыйбадлар дисәң дә хата булмас): “Менә бит, дөньяның беренче иленә каршы чикләүләр керттек, шулай булгач, без – Россия дә төшеп калганнардан түгел, бөекләр белән бары бөекләр генә тарткалаша ала”, – дип уйласын өчен.


Антисанкцияләр аша Көнбатышка без салган зыян, ни генә сөйләнсәк тә, минималь. Ниндидер Буркино Фасо Рос­сиягә каршы чикләүләр кертә калса яисә Гондурас банан сатмый башласа, безгә аннан зыян күпме булачак? Ташка үлчим. Шул ук Европа без алмый башлаган ит һәм сөт продуктларын, яшелчә, җиләк-җимеш сатарга альтернатив базарлар тапты һәм табып килә. Ә бездә, мәсәлән, 2014 елга кадәр бәясе 70-80 сумнан артмаган “Конференция” грушасы инде дүртенче ел 140 сум тора. Тагын “Воронеж”.


Чит-ятлар белән аркан тартышканчы, беренче башлап теге мескеннән дә мес­кен 2 процентны һич югы 5-6га ка­дәр җиткерү хакында уйлыйсы иде безгә. Халыкның тормыш дәрәҗәсе, сыйфаты турыдан-туры шуңа бәйле ич. Хакимнәр: “Нигә халык пылау ашамый соң?” – дип сорамый әлегә. Шулар ук Көнбатышта ха­лыкның бездән 4-5 тапкыр яхшырак яшәвен дә белә. Чикләү һәм каршы чикләүләрнең алыш-биреш, сәүдәне киметеп, конкуренцияне юкка чыгарып, ул аерманы тагын да арттыруын аңлар өчен җитәкче булу да кирәкми. Көндәш­сез­лекнең теләсә кайсы продукцияне кыйм­мәтләндереп кенә калмыйча, аның сыйфатын киметүенә төшенү өчен дә... Барысын да аңлыйлар, тик халык түзем, мокыт, карусыз булганда геосәяси уеннар уйнау күпкә кызыграк бит.

Фото: http://www.vatantat.ru

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев