Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Анкарада Сөембикә «Төньяк ханбикәсе –Сөембикә» дип танытылды

Төрек галимәсе Ышылай Сава Сөембикәне төрки дөньяның сугышчан, батыр хатын-кызларының берсе итеп аңлатты.

Анкарада үткән «Төрки дөньяда хатын-кыз» фәнни җыенында Хаҗи Бәйрәм Вәли университетының яшь галимәсе Ышылай Ышыкташ-Сава Казан ханлыгы һәм Сөембикә турында чыгыш ясады.

Төрек галимәсе Казан ханбикәсе Сөембикәне төрки дөньяның сугышчан, батыр хатын-кызларының берсе итеп аңлатты. 1549 еллардан соң рус кенәзлеге һөҗүмнәре каршында ханлыкны нык торып яклавын, хәтта сугышны, генераллар кебек, үзе җитәкләвен ассызыклады.

Ышылай Сава Сөембикәнең тууына 500 ел тулу уңаеннан әзерләнгән докладын татар тарихын аңлатудан башлады. Казан ханлыгы белән рус кенәзлеге арасындагы мөнәсәбәтләрне ачыклап үтте. Сөембикә һәм улы Үтәмешгәрәй язмышы турында сөйләде.

Филология фәннәре галимәсе Ышылай Сава чыгышында Сөембикә манарасы тарихы белән бәйле мәгълүматлар да җиткерде. Сөембикәнең нәсел шәҗәрәсе белән таныштырып үтте.

Әлеге җыен Тюркологлар берлеге тарафыннан Хаҗи Бәйрәм Вәли университетында оештырылды. Анда профессорлар Наҗия Ата Йылдыз, Зюһал Йүксәл, Суна Тимур Агилдәрә, доцент Җәмилә Кынаҗы төрек, казах һәм татар хатын-кызларының җәмгыяви эшчәнлекләре, милли көрәштәге рольләре һәм проблемалары хакында чыгыш ясадылар.

Доцент Җәмилә Кынаҗы «XX гасыр башында Казахстан хатын-кызлары мәсьәләләре» исемле докладында төрки дөньяда хатын-кызга белем бирү системасының иң элек казан татарлары арасында башлануын, хәтта Сорбонна университетында белем алган татар кызлары булуын, хатын-кызга белем бирү мәсьәләсендә җәдитче казах зыялылары татарларны үрнәк итеп алулары хакында сөйләде. Гаяз Исхакыйның «Татар кызлары тәрәзәне ачтылар, пәрдәне күтәрделәр һәм дөньяга чыктылар» дигән сүзләрен китерде.

Фото: Ышылай Сава һәм Әрди Эрбәдән

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев