Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Аның бозаулары да җыр тыңлый

    Җырлый-җырлый бозаулар үстерә безнең терлекчеләр. Хатын-кыз үзенчәлекле зат шул ул, юктан да сөенә белә, башкалар борчуын үзенекедәй итеп уртаклаша. Аллаһ аларның кулларына бөтен дөньяны күтәрерлек көч белән беррәттән яңа туган сабыйның башын тотарлык нәфислек һәм наз да сыйдырган. Бөтен кеше егылганда да алга атларлык ихтыяр көче дә җитәрлек үзләрендә. Урамда...

    Җырлый-җырлый бозаулар үстерә безнең терлекчеләр. Хатын-кыз үзенчәлекле зат шул ул, юктан да сөенә белә, башкалар борчуын үзенекедәй итеп уртаклаша. Аллаһ аларның кулларына бөтен дөньяны күтәрерлек көч белән беррәттән яңа туган сабыйның башын тотарлык нәфислек һәм наз да сыйдырган. Бөтен кеше егылганда да алга атларлык ихтыяр көче дә җитәрлек үзләрендә.

    Урамда йөргән ялгыз каз бәбкәсен күреп тә тирән мәгънәле җырлар язарга да сәләтле алар. Әле өстәвенә тырышып-тырмашып тормышын тарта, хөкүмәт эшенә чыгып чаба. Төбәк авылында яшәүче Гүзәлия Ибәтованы да якыннары, авылдашлары сабыр булуына сокланып телгә ала.

    Әтисе Кыям абыйның гармун моңнарын тыңлап үскән кызның күңеленә моң дигәннәре балачактан ук сеңгән күрәсең. Җырлар яза башлавына да шул сәбәпчедер. Өздереп үк уйнамаса да, гармунның серен аңлый ул. Унынчы сыйныфны тәмамлауга авылга клуб мөдире булып эшкә урнаша. Анда бер ел эшләгәннән соң, район юлламасы белән Алабуга культура-агарту училищесына укырга җибәрәләр. Ләкин, хыялларга язмыш каршы чыга, укырга керергә барганда алар утырган машина юл фаҗигасына очрый. Кызның баш мие селкенү сәбәпле бераз вакытка язарга да, эшләргә дә ярамый. Әмма яшьлек хыяллары очар канатлы була бит, унсигез яше тулуга, мәктәп елларыннан ук очрашып йөргән егетенә тормышка чыгып куя. Колхоз ашханәсендә эшли. Ашханә күрше авыл Кибәчегә күчерелгәч тә велосипед белән йөри. Тормыш шулай җай гына, талгын гына ага да ага. Кызлары Алия, уллары Айдар туа.

    "Кибәче" бүлекчәсендә бозаулар карый башлаганына да дистә елдан артык вакыт узган. Туып ун көннән соңгы яшь бозауларны өч айга кадәр тәрбиялиләр алар.

    • Сабый балалардай карыйсы яшь терлекләрне. Җырлый-җырлый гына эшлибез. Яңа язган җырларымны иң беренче бергә эшләүче Наиләгә дә тыңлатам, хәзер бергәләп җырлыйбыз, - ди Гүзәлия апа.

    Хезмәттәшләре дә бик ярата икән үзен. Наилә Дәүләтшина:

    - Аның белән эшләве җайлы, - ди. - Без бер сыйныфта укыдык. Менә хәзер бергәләп бозаулар карыйбыз. Башта бозау караучыларны ялга гына чыгарып йөрдем, Гүзәлия белән бергәләп эшли башлаганга бер ел. Бик җайлы, ипле, килешеп эшлибез, сабыр кеше ул.

    Йөрәге сөю белән тулган Гүзәлия ханымның. Исеме дә җисеменә туры килгән. Һәр нәрсәдән гүзәллек эзләп табып, шуларны җырлары аша күрсәтә. Тормышны яратуы язмыш каршылыклары алдында сыгылып-сынып калмаска да ярдәм итә. Ә язмышның сындырырлык көннәрен үткәрергә дә язган икән. Утыз елга якын гомер иткән, балалар үстергән ире, гаиләсен калдырып башка җиргә күчә. Аерылу газапларына телен тешләп булса да түзеп, алга таба яшәрлек көч таба Гүзәлия ханым. Җырлары белән юана. "Саба дулкыннары" радиосы аша да яңгырый аның җырлары. Авылдагы мәдәни чаралар да аннан башка узмый. Гүзәлия ханымны азмы-күпме безнең каләмдәшебез дияргә дә мөмкин, язмаларын республика матбугатында да укырга мөмкин. Ә ана өчен иң сөенечлесе - балалары.

    - Әни безне балаларым акыллы булсын дип тәрбияләде. Кирәк чакта ачулана да белде. Мәктәптә укыганда ук бергәләп сәхнәдә җырлый идек. Хәзер дә җырлыйбыз, - ди улы Айдар. Кызы Алия гаиләсе белән Мәскәүдә яши.

    Горурланырлык балаларың булу ана өчен чыннан да бернинди дәрәҗәгә дә алыштырып булмаслык шатлык. Гүзәлия ханымның да сөенече алар.

    Замирә Сәмигуллина.

    Нурхан Дәүләтов фотосы.


    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: