Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апа белән сеңел (хикәя)

Алия белән Гөлиянең яшь аермалары зур түгел, бер ел гына. Игезәкләр диярсең. Әниләре исемнәрен дә охшаш итеп кушкан. Кызларга тәрбияне дә бер төсле итеп бирергә тырыштылар. Киемнәрне, уенчыкларны да бер төрлене алдылар. Тик кызларның йөзләре охшаш булса да, характерлары бөтенләй капма-каршы иде. Олы кызлары Алия тыйнак, тырыш булып үсте. Мәктәптә...

Алия белән Гөлиянең яшь аермалары зур түгел, бер ел гына. Игезәкләр диярсең. Әниләре исемнәрен дә охшаш итеп кушкан. Кызларга тәрбияне дә бер төсле итеп бирергә тырыштылар. Киемнәрне, уенчыкларны да бер төрлене алдылар.

Тик кызларның йөзләре охшаш булса да, характерлары бөтенләй капма-каршы иде. Олы кызлары Алия тыйнак, тырыш булып үсте. Мәктәптә дә гел алдынгылар рәтендә йөрде. Ә Гөлия исә артык шук, шаян иде. Уенда гел күңел ачу булды. Укуга да әлләни исе китмәде. "Акыллым" дип мактый иде әтисе Алияне. "Матурым" дип эндәшә иде әнисе Гөлиягә.

Мәктәпне тәмамлауга Алия үз тырышлыгы белән югары уку йортына керде һәм баш-аягы белән укуга чумды.

Ә Гөлия үзенә мөкиббән киткән егетләр арасында мәш килде. Аларның үзе өчен сугышуларын күреп тәм таба иде. Бу үзенә күрә кызлар арасында бер горурлык та иде аңа.

Гөлия мәктәпне тәмамлагач, әти-әнисе кече кызларына да югары белем биререгә теләде. Тик Гөлиянең үз белеме белән укырга керә алмаячагы билгеле иде. Аңа репетитор ялладылар. Ә Гөлия исә белем гранитын кимерү урынына, репетиторын - аспирантураны яңа тәмамлаган егетне үзенә каратып куйды. Уку елы башланыр алдыннан егет әти-әнисеннән Гөлиянең кулын сорарга килде. Ата-ана бераз аптырап калса да, яшьләрнең теләгенә каршы килмәделәр.

Туйдан соң Гөлия ире белән Америкага китеп барды. Иренә анда эш тәкъдим иткәннәр иде. Аннары ул океан артыннан хатларны, фотосурәтләрне яудырды гына. Кыйммәтле машинага утырып, затлы отельдә, күз явын алырлык матур урыннарда төшкән нинди генә сурәтләр юк иде анда! Кызның яхшы тормышына күпләр көнләшеп карады. Әниләре исә кызлары белән горурланды. Ә Алия сеңлесе өчен чын күңелдән сөенде.

Алиянең дә тормышы үз җаена барды. Институтны тәмамлагач эшкә урнашты. Берничә елдан язмыш аңа мәхәббәт бүләк итте.

Эш буенча командировкага баргач танышты ул булачак ире Илгиз белән. Чибәр, ягымлы егет Алиягә бик ошады. Ә Илгизне Алиянең гадилеге, тырышлыгы җәлеп итте. "Менә дигән хатын булачак", - дип уйлады Илгиз һәм үз алдына кызның күңелен яуларга дигән максат куйды.

Озакламый кызлы йортта икенче туй гөрләде. Инде табын түрендә ак күлмәктән шатлыктан балкыган Алия утыра. Кызганыч, сеңлесе генә туйга кайта алмады. Әмма Алия аңа иң матур фотоларын җибәрде: менә алар балдаклар алыша... бусында туй сәяхәтендә... ире Алияне кулларына күтәргә...

Бервакыт Гөлия апасына "тиздән кунакка кайтам" дип хәбәр җибәрде. Алия инде йөклелекнең сигезенче аенда, декрет ялында утыра иде. Көннәр буе ялгызы өйдә утыруы күңелсез. Менә ичмасам бергә сөйләшеп, серләшеп утырырлар! Бик сагынган иде ул сеңлесен.

Озакламый Гөлия кайтып та төште. Үзгәргән, тагын да чибәрләнеп киткән. Үзе генә кайткан, иренең эшләре бар дип аңлатты.

Озак кунак булды Гөлия туган ягында. Алияләргә дә бик еш килеп йөрде. Әмма көннәрдән бер көнне суга төшкәндәй юк булды, телефонын да алмады.

Бер көнне әниләренең дача йортына барырга булды Алия. Саф һавада ял итеп кайтырга иде исәбе. Ишек төбенә килеп җиткәч өй эченнән ишетелгән музыкага бик нык аптырады. Ишекне ачып өйгә кергәч исә тораташтай катып калды. Өстәл тулы сый, шәраб. Өстәл янындагы кәнәфидә юка гына халаттан Гөлия утыра. Ә ишеккә арты белән утырган ире Илгиз бик тырышып бокалларга шәраб агыза...

Алияне күргәч Илгиз кып-кызыл булды. Ни әйтергә белмичә, элгечтән пиджагын алып, чыгып йөгерде. Ә Алиянең каршысына ук килеп баскан ярым исерек Гөлиянең күзләрендә аптырау, оялу билгеләре күренмәде. Ул апасына бер тын карап торды да, тезеп китте:

- Нәрсә катып калдың?.. Иреңнең иң матур сурәтләрен миңа җибәргәндә нәрсәгә өметләндең? Көнләштерергә идеме исәбең? Теләгеңә ирештең - чынлап та ошады миңа Илгиз. Нәрсә аңлыйсың соң син... Әллә миңа рәхәт дип белдеңме чит-ят җирдә яратмаган кеше белән яшәү...

Алия калганын тыңлап бетерә алмады, йөзен куллары белән каплап чыгып йгерде. Елый-елый күпме баргандыр, хәле беткәч кенә туктап якындагы утыргычка утырды. Бер мәрхәмәтлесе өенә кайтырга булышты аңа.

Булган хәлләрне Алия дә, Гөлия дә әти-әнисенә сөйләмәде. Гөлия озак тормыйча янәдән Америкага китеп барды. Алия белән башка аралашмадылар.

Тезләнеп гафу үтенгәч, туачак нарасыйлары хакына ирен гафу итте Алия. Тик ул элеккечә бәхет диңгезендә йөзми иде инде. Ире йоклап киткәч, мендәргә капланып, тавышсыз гына үкси. Ул үзен дә, туачак баласын да кызганып елый. Тик барысыннан да бигрәк туганлык җепләрен өзгән, Алияне генә түгел, үзен дә бер мәгънәсезгә бәхетсез тормышка дучар иткән сеңлесен кызгана...

Автор: Лилия Закирова

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X