Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

А.Песошин Татарстанның РФ төбәкләре һәм чит илләрдәге 22 вәкаләтле вәкиле белән очрашты

ТР Премьер-министры республиканың Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге вәкилләре белән мөнәсәбәтләрне алга таба үстерү планнары хакында фикер алышты.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республиканың Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге 22 вәкаләтле вәкиле белән киңәшмә үткәрде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу ТР Министрлар Кабинетында узды. Премьер-министр сүзләренчә, Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән тышкы сәүдә әйләнеше артуга да карамастан, республиканың үсеш өчен зур потенциалы бар әле. Песошин вәкаләтле вәкилләргә шулай ук ТР Президентының шушы көннәрдә республика Дәүләт Советына юллама белән мөрәҗәгать итүе хакында да искәртте.

Совещание Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с представителями Республики Татарстан за рубежом и в субъектах Российской Федерации

Вәкаләтле вәкилләр һәм Премьер-министрдан тыш, очрашуда ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Сапунов та катнашты. Алар Татарстан вәкаләтле вәкиллекләренең быелның 6 аендагы эшчәнлеге турында хисап тотты. Бүгенге көндә республиканың 22 вәкаләтле вәкиллеге бар, шуларның 14е – чит илләрдә, 8е – Россия төбәкләрендә. Хисап чорында Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 12 процентка арткан. Республиканың чит илләрдәге төп сәүдә партнерлары – Төркия, Кытай, АКШ һәм Казахстан.

Киңәшмәдә вәкиллекләрнең агымдагы эшчәнлеге турында Татарстанның Франциядәге вәкаләтле вәкиле Искәндәр Йосыпов, Үзбәкстандагы вәкил Рамил Шакиров, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге вәкил Ренат Вәлиуллин хисап тотты. Очрашу ахырында Песошин Татарстанның АКШтагы вәкаләтле вәкиле Роберт Галиуллинга ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. 

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев