Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Апрель-май айлары вакыйгалары

Шәмәрдәндә яшәүче үзенә файда алу ниятеннән чыгып, авылдашының фатирыннан кер юу машинасы урлый. Килдебәк авылы кешесе исерек хәлдә Байлар Сабасындагы йортларның берсе каршына куелган автомашинаны кабызып алып китә. Соңрак полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Байлар Сабасында  яшәүче үзенең танышы  йортында булганда кинәт кенә  кызып  китеп, аның башына  йодрыгы белән  суга. Нәтиҗәдә кыйналучының сәламәтлегенә  уртача авырлыктагы  зыян  килә. Әлеге  фактлар буенча  җинаять  эшләре   кузгатылды.

Интернет  челтәре  аша  мошенниклык итү очраклары  да фаш ителде.

Олы  Кибәче  авылында   яшәүче “Ватсап”,  “Телеграм” мессенджерларына авыл хуҗалыгы продуктлары һәм башка  товарлар  сату турында белдерүләр  урнаштырып,  ялган юл белән берничә кешенең  акчаларына ия булган.

 Саба  районы  кешесе финанс пирамидасына  салынган  кер­темнәрен  кире  кайтаруда ярдәм итү  сылтавы белән  белә торып аерым гражданнарның  акчаларын урлаган. Язылганнардан  чыгып, гражданнарның  Интернет  челтәре  аша товарлар  сатып  алганда сак булуларын, күрсәтелмәгән хезмәтләр  өчен  алдан түләп куймауларын  сорыйбыз.

Людмила Юзеева,

штаб начальнигы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев