Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аракы ник аз сатыла

Аракы ник начар сатыла? Соңгы вакытта түрәләр әнә шулай дип дулкынланып алды. Исерткеч сәүдәсе өчен җаваплы иптәшләр адресына, начар эшләүләре сәбәпле, янау сүзләре, хәтта эш урынын бушатырга киңәшләр яңгырады. Моның сәбәбе бик гади: илдә аракы сату кискен темп­лар белән кими, сәүдә кимегәч, акцизлар түләү дә саега. Дөрес, югары кәнәфи ияләре...

Аракы ник начар сатыла? Соңгы вакытта түрәләр әнә шулай дип дулкынланып алды. Исерткеч сәүдәсе өчен җаваплы иптәшләр адресына, начар эшләүләре сәбәпле, янау сүзләре, хәтта эш урынын бушатырга киңәшләр яңгырады. Моның сәбәбе бик гади: илдә аракы сату кискен темп­лар белән кими, сәүдә кимегәч, акцизлар түләү дә саега.

Дөрес, югары кәнәфи ияләре аракы сату кимегәнгә түгел, ә ялган аракы сату артканга борчылабыз дип белдерделәр. Аларның мантыйгы гади: кибеттән аракы алмыйлар икән, димәк, идән астыннан алып эчәләр. Бәхәсле фикер бу. Мин үзем, мәсәлән, халык чынлап та соңгы елларда эчүне киметте дип саныйм, чөнки аракыдан бөтенләй баш тарткан танышларым саны арта. Безнең авылда, әйтик, печән-салам китерткән өчен, эшләгән өчен аракы белән түләү традициясе үткәндә калды. Мәҗлесләрдән аракының этелеп чыгарылу очраклары да аз күзәтелми. Совет чоры тәрбиясе нәтиҗәсендә тыела алмый эчкән катлауның төп өлеше исерткеч ярдәме белән ләхетләргә кереп яткач, баш ташламый эчүчеләр саны да нык кимеде. Бер бездә генә түгел, башка авылларда да шулай икән ул.

Беренчедән, совет чоры эшлексез­легенә алмашка хәзер булдык­лылык, мал арттырып яшәү кебек сыйфатлар килә. Абзарыңда бер көтү терлек тотып бик алай эчеп йөреп булмый ул, чөнки/ Икенчедән, хосусый бизнеска ялланып эшләүчеләр­нең эчкән өчен беркем дә башыннан сыйпап торырга теләми, бу сиңа совет колхозы түгел, куды-чыгарды эш­тән. Өчен­чедән, хәзер күпчелек халык автомобиль хуҗалары булып бетте. Кунакка барсаң да, эшлекле сәфәр белән йөрсәң дә аракы белән тамак чылатуны туктатырга туры килә. Син туктамасаң, юл куркынычсызлыгы инспекторы туктата, аннан ришвәт биреп котылсаң, юл һәлакәте дигән галиҗәнап бар. Ахыр чиктә, аракының хәрам икәнлеген аңлап, аннан бөтенләй баш тартучылар да бар. Менә шушы сәбәпләр барысы бергә җыелып, аракы акцизларына китереп сукты дип саныйм.

Кризис та үзеннән әйбәт өлеш кертте: болай да арбадан төшеп калам дип куркып торганда, аракы белән шаярасы бик килми ул. Ә ялган аракы белән сәүдә итү беркайчан да туктамады, соңгы елда гына ул артып киткәнме, кимегәнме, статистикасы була алмый аның. Мин анысы да кимемәдеме икән дип шикләнәм, чөнки хакимиятләр андый сәүдәгә каршы чып-чын көрәш алып бара. Идән асты аракысы акциз түләми бит ул.

Кибетләрдә аракы сатуның кимүе - позитив күренеш, моңа сөенергә генә ки­рәк, билгеле. Әмма федераль хөкүмәттә бу хәл паника тудыра язды. Исерткеч сатуны чикләү турындагы Федераль закон­ның бер статьясы җаваплы министр­лар­ның кытыгына тия башлады. Мәктәп­ләр янында, дәвалау оешмалары тирәсен­дә, спорт объектлары янында, мәдәният оеш­маларында аракы сатуны чикләү кем­нәргәдер гаделсезлек булып тоела башлады һәм бу чикләүне бетерү турында шау-шу кубып алды. Кайчандыр Хөкү­мәт һәм Президент белем бирү оешмалары тирәсендә йөз метрлык радиуста аракы сатуны рөхсәт итмәскә дигән тәкъдим ясаган булган икән, әмма Федераль за­кон­да аракы сату ноктасы белән мәктәп арасындагы ераклык күрсәтелмәгән.

Мәш­һүр Геннадий Онищенко халыкара норманың 100 метр булуын искәртә һәм бу ераклыкны яхшы дип саный, Павел Астахов та балалар оешмалары тирәсен­дә исерткеч сатарга ярамый дип бара, инде, ниһаять, хөкүмәт тә чикләүне бетерү турындагы уеннан кире кайтты. Тик Россия законының бер кызык ягы бар: чикләү бар да, юк та, чөнки мәктәпләр һәм янәшә­сендә аракы сату тыелган оешмалар бе­лән аракы киштәсе арасындагы ераклыкны җирле хакимиятләр билгели: ул, имеш­тер, биш метр да була ала, биш йөз метр да була ала.

Бу юлларның авторы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арчадагы төбәк оешмасыннан белеште: ераклык төрле авылда төрлечә икән, ягъни утыз метрлы аралар да бар, илле метрлылары да. Җирле хакимият башлыклары белән сөйләшүдән шул аңлашылды: ераклыкны ни өчен утыз метр гына итеп куюларын җитәкчеләр үзләре дә белми.

Татарстанда аракы сату, тәмәке сату нокталарын суд карары белән ябу очраклары да бар. Мәсәлән, үткән елның февралендә Кукмара район прокуратурасы, хастаханәдән 30 метр гына ераклыкта сату иткәне өчен кибеттәге сәү­дәне туктатуны сорап, судка мөрәҗәгать итте. Арча районының кайбер авылларында исә утыз метр ераклык бик тә законлы булып санала, тәмәкенең мәктәп янында гына сатылуына игътибар итүче­ләр дә юк хәтта. Бу язма халык вәкил­лә­ренең кайбер авылларда мәктәп һәм мәдәният йорты тирәсендә аракы сатылудан ризасызлык белдереп "Ватаным Татарстан" журналистына мөрәҗәгать итүләре нәтиҗәсендә язылды. Җирле хакимият башлыклары чикләүче ераклыкны карарга тырышырбыз, арттырырбыз дигән вәгъдә дә бирделәр. Бәлки, кибет хуҗалары сөйләшеп карау нәтиҗәсендә үзләре үк хәрам белән сәүдә итүне туктатмаслармы дигән фикер дә әйтелде. Вәгъдәләр суга язылган булса, язманың дәвамы да булыр дип уйлыйбыз.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ

http://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X